Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокакерлинская средняя общеобразовательная школа» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы “Иске Кәкерле гомуми урта белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422476, РТ, Дрожжановский район, с. Старые Какерли, улица Советская, здание 52 |
Телефон: | +7(843)-753-01-66 |
E-Mail: | Ssk.Drz@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старокакерлинская СОШ" |
Руководитель: | Хусаинов Илдар Абзалович |
Год основания учреждения: | 1926 |
У нас учатся: | 31 обучающихся |
У нас учат: | 16 учителей |
Новости Старокакерлинской средней школы. Иске Кәкерле урта мәктәбе яңалыклары.
Муса Җәлил-герой-шагыйрь
Опубликовано: 15.02.2022Ел саен 15 февральдә татар халкының бөек каһарман шагыйре Муса Җәлилнең (1906-1944) туган көне билгеләп үтелә. Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундыйлардан. Бу исемне телгә алуга, аның кабатланмас шигырьләре һәм күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге булган көрәше һәм эшчәнлеге күз алдына килеп баса. Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен көрәшкән курку белмәс, үлемне ирләрчә каршылаган каһарман да.
Шул уңайдан укучылар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, Бөек Ватан сугышындагы батырлыгы турында кабат искә төшерделәр. Китапханәдә китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.Әсәрләре буенча рәсемнәр ясадылар,авыл китапханәсенә экскурсиягә бардылар, герой-шагыйрьнең үлмәс шигырьләрен, җырларын аудиоязмадан тыңладылар.
К списку новостей