Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокакерлинская средняя общеобразовательная школа» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы “Иске Кәкерле гомуми урта белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422476, РТ, Дрожжановский район, с. Старые Какерли, улица Советская, здание 52 |
Телефон: | +7(843)-753-01-66 |
E-Mail: | Ssk.Drz@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старокакерлинская СОШ" |
Руководитель: | Хусаинов Илдар Абзалович |
Год основания учреждения: | 1926 |
У нас учатся: | 31 обучающихся |
У нас учат: | 16 учителей |
Новости Старокакерлинской средней школы. Иске Кәкерле урта мәктәбе яңалыклары.
Каюм Насыйри исемендәге XI төбәкара фәнни-гамәли укулары
Опубликовано: 06.03.20132013 нче елның 1 нче мартында Яшел Үзән шәһәренең 10 нчы гимназиясендә яшүсмерләрнең Каюм Насыйри исемендәге XI төбәкара фәнни-гамәли укулары булып үтте. Анда Татарстан Республикасы һәм Президент аппаратыннан, Министрлар аппаратыннан, “Бөтендөнья татар конгрессы” башкарма комитетыннан, Мәгариф һәм фән министрлыгыннан, Казан (Идел буе) Федераль университетыннан, К.Насыйри музееннан, төрле газета-журналлар редакциясеннән вәкилләр, югары уку йортларыннан студентлар килгән иде. Татарстан Республикасының төрле мәктәпләреннән, күрше Чувашия, Мари иле һ.б. төбәкләрдән килгән укучылар үзләренең эшләрен һәйәт әгъзалары каршында якладылар. Фәнни-гамәли укулар төркемнәргә бүленеп үткәрелде: татар филологиясе, туган якны өйрәнү, ономастика, рус һәм чит телләр филологиясе, биология, экология, химия, география, математика, физика, тарих, декоратив-гамәли сәнгать һ.б. Барлык укучылар да зур әзерлек белән килгәннәр: рефератлар язганнар, эзләнү-тикшеренү эшләре башкарганнар, презентацияләр төзегәннәр. Якташыбыз Каюм Насыйри хезмәтләренә таянып башкарган эшләр дә шактый. Яклау эшләре тәмамлангач, нәтиҗәләрне игълан итү өчен, бөтен кунаклар актлар залына җыелды. Төркем җитәкчеләре җиңүчеләргә Мактау грамоталары, ә оештыручылар аларга китап, чәкчәк, торт бүләк иттеләр. Тәнәфес вакытында “Сорнай” төркеме, Казан шәһәрендә укучы Кытай татарлары җырлады. Бу укуларда безнен мэктэпнен 10 сыйныф укучылары Азизова Ильсеяр hәм Аглиуллина Нәзилә катнашты. Алар рус һәм чит телләр филологиясе секциясендә унышлы чыгыш ясадылар.Азизова Ильсеяр III дәрэжәдәге диплом белән буләкләнде, ә Аглиуллина Назилә мактау кәгазенә лаек булды (Житәкчеләре Айзятова Ф.М.). Котлыйбыз!
К списку новостей