Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокакерлинская средняя общеобразовательная школа» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы “Иске Кәкерле гомуми урта белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422476, РТ, Дрожжановский район, с. Старые Какерли, улица Советская, здание 52 |
Телефон: | +7(843)-753-01-66 |
E-Mail: | Ssk.Drz@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старокакерлинская СОШ" |
Руководитель: | Хусаинов Илдар Абзалович |
Год основания учреждения: | 1926 |
У нас учатся: | 31 обучающихся |
У нас учат: | 16 учителей |
Новости Старокакерлинской средней школы. Иске Кәкерле урта мәктәбе яңалыклары.
Безнең күңелләрдә син,Тукай!
Опубликовано: 27.04.2019
Сөекле шагыйребез Г.Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган атналык тематик сыйныф сәгатьләре үткәрү белән башланып китте. Башлангыч сыйныф укытучылары шагыйрьнең балалык елларына багышланган иртә үткәрде. Рәсем һәм шигырь конкурсларында да укучылар теләп катнашты. Ә шагыйрьнең туган көненә багышланган линейкада әдәбиятыбыз үсешенә Г.Тукай керткән зур өлеш, аның укучыларда формалашырга тиешле гүзәл сыйфатларны эченә алган шигырьләре турындагы кереш сүздән соң 8нче сыйныф укучылары (җитәкчесе Исхакова Р.А.) бөек шагыйребез иҗаты буенча чыгыш ясадылар.
Буын арты буын алмашыныр,
Гасыр арты узар гасырлар.
Шигъриятнең һәйкәленә шулай
Язлар һаман гөлләр ташырлар.
Әйдә, Тукай, безнең белән бергә
Син дә шатлан, халкың шатлана;
Дәртле Казан, нурлы Казан балкый,
Бездә бүген бәйрәм, тантана!
Гасыр арты узар гасырлар.
Шигъриятнең һәйкәленә шулай
Язлар һаман гөлләр ташырлар.
Әйдә, Тукай, безнең белән бергә
Син дә шатлан, халкың шатлана;
Дәртле Казан, нурлы Казан балкый,
Бездә бүген бәйрәм, тантана!
Тукай мирасы яшәгәндә, милләтебез дә яшәр. Татар халкы милләт булып яшәгәндә, Тукай да яшәр!
К списку новостей