Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокакерлинская средняя общеобразовательная школа» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы “Иске Кәкерле гомуми урта белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422476, РТ, Дрожжановский район, с. Старые Какерли, улица Советская, здание 52 |
Телефон: | +7(843)-753-01-66 |
E-Mail: | Ssk.Drz@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старокакерлинская СОШ" |
Руководитель: | Хусаинов Илдар Абзалович |
Год основания учреждения: | 1926 |
У нас учатся: | 31 обучающихся |
У нас учат: | 16 учителей |
Новости Старокакерлинской средней школы. Иске Кәкерле урта мәктәбе яңалыклары.
Кызыклы очрашу
Опубликовано: 19.02.2019
Иске Кәкерле урта мәктәбе башлангыч сыйныф укучылары сугыш чоры баласы Иматдинов Рифкать Абдрахман улы белән очрашу үткәрде. Күңелләрне нечкәрткән, яраларны кузгаткан очрашу булды бу.
Сугыш... Нинди шомлы һәм авыр сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган.Минем туган авылым да бу кайгы – хәсрәттән читтә калмаган .
Әлеге афәт миллионлаган кешеләрнең гомерен генә түгел, ә
кеп-кечкенә балаларның балачагын, яшүсмерләрнең беренче мәхәббәтен,
тормышларын, шатлыкларын урлап, һәр көнен борчу-хәсрәткә, ачлыкка,
ялангачлыкка төргән. Әлеге вакыйгалар алар хәтерләрендә мәңгегә уелып
калган. «Сугыш безнең күңелләрдә бик куркыныч һәм килбәтсез, искә
төшерергә теләми торган әйбер булып калды. Сугыш башланганда, миңа
бары 5 кенә яшь иде ”- дип искә ала Рифкать абый Абдрахман улы.
Иске Кәкерле авылында, гади эшче гаиләсендә туып үскән һәм
бар гомерен туган ягында уздырган. Гаиләләре ишле
булган. Бүген бертуганнарыннан үзе генә исән-сау. Гаиләнең
көнкүреше заманасына күрә җитеш булган, хуҗалык тулы мал-туар
тотканнар, иген иккәннәр.

Ачы язмыш сугыш балаларын сынаган. Тормыш авырлыгын күтәреп,
күпме сыгылсалар да, сынмаганнар. Каһәр суккан ул сугышалар
тормышларга үтеп кереп, өмет-хыялларын чәлпәрәмә китерде, балачак
бәхетеннән мәхрүм итте. Көч җитмәстәй авыр хезмәттә ватылганнар,
ятимлек ачысын да белгәннәр, ач үлем белән күзгә-күз очрашканнар.
Аларның бала чаклары булмаган да диярлек, чөнки алар сугыш чоры
балалары. Тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар сынмыйча –
сыгылмыйча яшәүләрен дәвам иткәннәр.

Рифкать абый !Сезгә тыныч картлык, нык сәламәтлек, бәхетле киләчәк hәм балаларыгызның, оныкларыгызның тәүфыйклы булуларын, бергәләп озак еллар яшәвегезне телибез.
Источник: Сабирзянова Р.Ш., башлангыч сыйныф укытучысы
К списку новостей