• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Дрожжановский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокакерлинская средняя общеобразовательная школа» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы “Иске Кәкерле гомуми урта белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокакерлинская средняя общеобразовательная школа» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы “Иске Кәкерле гомуми урта белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422476, РТ, Дрожжановский район, с. Старые Какерли, улица Советская, здание 52
Телефон: +7(843)-753-01-66
E-Mail: Ssk.Drz@tatar.ru, skakerli@rambler.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Старокакерлинская СОШ"
Руководитель: Хусаинов Илдар Абзалович
Год основания учреждения: 1926
У нас учатся: 45 обучающихся
У нас учат: 18 учителей

Новости Старокакерлинской средней школы. Иске Кәкерле урта мәктәбе яңалыклары.

Студентлар белән очрашу кичәсе

Опубликовано: 04.02.2019

Кем булырга, нинди һөнәр сайларга, укырга кая барырга?  Бу сораулар зур тормыш юлына аяк басарга әзерләнүче һәр өлкән класс укучысын борчый. Һәркем үзенә ошаган, үзенең мөмкинлекләренә туры килә торган, киләчәктә актуаль булган һөнәрне һәм белгечлекне сайларга омтыла. Кеше гомеренең өчтән бер өлеше хезмәттә үтә. Димәк, башкара торган эш шәхес үсеше өчен нигез булып торырга тиеш. Шулай ук кешенең рухи байлыгы да аның эшчәнлегенә бәйле, ә һөнәр – шул эшчәнлекнең төп өлеше.
Кеше һәм һөнәр мәнфәгатьләренең үзара ярашуы өчен ниләр эшләргә кирәк соң?
Һөнәр сайлаганда нәрсәләргә игътибар итәргә? Шушы һәм башка кызыксындырган сорауларга жавап алу максаты белән 1 февраль көнне Иске Кәкерле урта мәктәбенең өлкән класс укучылары  студентлар белән очрашу кичәсенә җыелдылар. Студентлар мавыктыргыч итеп үзләре укыган уку йортлары турында сөйләделәр, укучыларның һәм укытучыларның сорауларына  җавап бирделәр, укучыларга мәктәптә тырышып укырга киңәш иттеләр.
            Әлеге очрашу студентлар өчен туган мәктәпләрен күрү, укытучылары һәм дуслары белән аралашу мөмкинлеге тудырса, югары класс укучыларына азмы-күпме киләчәкләрен күзалларга, һөнәр сайлаганда югалып калмас өчен киңәшләр ишетергә, шулай ук теге яки бу уку йорты, аңа керү шартлары турында тулырак мәгълүмат алырга ярдәм итте. Очрашу эчкерсез, дустанә мөнәсәбәттә бик күңелле  үтте.


К списку новостей