• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Дрожжановский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокакерлинская средняя общеобразовательная школа» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы “Иске Кәкерле гомуми урта белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокакерлинская средняя общеобразовательная школа» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы “Иске Кәкерле гомуми урта белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422476, РТ, Дрожжановский район, с. Старые Какерли, улица Советская, здание 52
Телефон: +7(843)-753-01-66
E-Mail: Ssk.Drz@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Старокакерлинская СОШ"
Руководитель: Хусаинов Илдар Абзалович
Год основания учреждения: 1926
У нас учатся: 31 обучающихся
У нас учат: 16 учителей

Новости Старокакерлинской средней школы. Иске Кәкерле урта мәктәбе яңалыклары.

«Нечкәбил – 2018»

Опубликовано: 27.11.2018

   Фәткуллиннар гаиләсендә Ана дигән исемнең бөтен күркәм сыйфатларын туплаган, гаилә ныклыгын, гореф-гадәтләрен саклап, аларны үзеннән соң балаларына тапшыру тәрбиясе белән шөгыльләнүче ул – Земфира ханым. Иске Кәкерле урта мәктәбендә балаларга чит телләрне өйрәтүче мөгаллимә:  “Тормышны, кешеләрне, үзеңне яратырга кирәк”, ди. Ана дигән олы миссияне дә буыннан-буынга, анадан балага күчә торган рухи мирас дип саный. Зонаара бәйгедәге чыгышында да  талантлы мөгаллимәнең якыннары белән бергә сәхнәдә тудырган «Үткәнне хәтерләмәгән, киләчәкне дә белми»  исемле театральләштерелгән чыгышында да үткән белән бүгенге арасында бәйләнешнең ни дәрәҗәдә тыгыз булуына һәм шушы бәйләнештә хатын-кызның алыштыргысыз урын биләвенә  төшендерә.
     Үзенең горурлыгы итеп тә 60 ел бергә, бер сукмактан, тигез, күркәм гаилә булып атлаган әти-әнисен; төп таянычы, терәге булган  тормыш иптәшен; уңышлары белән куандырган балаларын, укучыларын саный.  Аларны бәхетле итү өчен үзең дә игелек, мәрхәмәтлелек, мәхәббәт таратырга кирәк, ди.
   Земфира ханымның гаилә тормышы 19 яшеннән башлана. Борынгы гореф-гадәтләр нигезендә авылдаш  егет  Рөстәм аны “урлап” алып кайта.
Шуннан бирле 21 ел гомер узып киткән. Тату гаиләдә нәсел дәвамчылары ике ул дөньяга килгән. Бүген аларның олысы Ульяновск шәһәрендәге  уку йортында белем ала, икенчесе – мәктәп укучысы.
   Гаиләдә милли гореф-гадәтләрне олылау элеккегедән килгән. Моннан тыш, гаилә башлыгы Рөстәмнең эшчәнлеге дә шушы юнәлеш белән тыгыз бәйләнгән. Ул – авыл мәдәният йорты мөдире булып эшли, авыл тарихы белән кызыксына.  Земфира ханым үзе дә мәктәптә белем бирүдән тыш, дини кыйммәтләрне саклауда да үз үрнәгендә зур өлеш кертә. Фәткуллиннар ике якның да өлкән кешеләрен  – әти-әниләрен хөрмәтләп яшиләр.
   Әйе, һәр ананың үз батырлыгы, үз бәхет формуласы бар. Земфира ханымның  исә бәхет формуласы – гаилә учагын сүндермичә саклап яшәүдән,  балаларына,  укучыларына матур киләчәккә юл күрсәтүдән гыйбарәт.Земфира Равиловнаны чын күңелдән бу бәйгедә катнашуы һәм уңышлы чыгыш ясавы белән тәбрик итәбез .Аңа иҗади уңышлар,гаилә бәхете,исәнлек телибез!




К списку новостей