Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокакерлинская средняя общеобразовательная школа» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы “Иске Кәкерле гомуми урта белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422476, РТ, Дрожжановский район, с. Старые Какерли, улица Советская, здание 52 |
Телефон: | +7(843)-753-01-66 |
E-Mail: | Ssk.Drz@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старокакерлинская СОШ" |
Руководитель: | Хусаинов Илдар Абзалович |
Год основания учреждения: | 1926 |
У нас учатся: | 31 обучающихся |
У нас учат: | 16 учителей |
Новости Старокакерлинской средней школы. Иске Кәкерле урта мәктәбе яңалыклары.
Сабантуй бездә кунакта
Опубликовано: 26.12.2012
Балачак кеше тормышының гаҗәеп гүзәл мизгеле. «Сабантуй» газетасы балачакны, малай-кызларның ихлас күңелләрен, аларның эш-гамәлләрен чагылдыручы көзге кебек. Газета яшь каләм тибрәтүчеләр өчен иҗат мәйданы, батырлык, шәфкатьлелек, матурлык мәктәбе, тормыш дәреслеге дә. Газета битләрендә көрәшергә, бил алышырга, төрле бәйгеләрдә катнашырга, үзеңне сынарга, үстерергә мөмкин.
«Сабантуй» газетасы укытучыларның, класс җитәкчеләренең, тәрбиячеләрнең, әти-әниләрнең, әби-бабайларның төп ярдәмчесе. Газета битләрендә үсеп килүче яшь буынны тәрбияләү, аларның дәрестән тыш вакытларын файдалы итеп уздыру, республикадагы балалар хәрәкәтен үстерүгә дә зур игътибар бирә.
Ай саен ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ белән берлектә чыгучы Хәерле юл сәхифәсе балаларыбызны юлларда исән-имин сакларга, аларны юл кагыйдәләрен белергә өйрәтүче иң шәп кулланма. Татар халкының танылган шагыйрь-язучыларына, сәнгать эшлеклеләренең юбилейларына багышланган сәхифәләрне педагоглар дәресләрдә куллана. Сабантуйлы балачак – киләчәкле балачак. Сабантуй да чыныгу алган малай-кызлар тормыш дигән олы сабантуйда да сынатмаслар.
«Сабантуй» газетасының баш мөхәррире Гыймадиев Айдар Марс улы белән берлектә АйФаРа төркеме безнең районда да булдылар. Алар безнең авыл мәдәният йортында “Сабантуй” газетасына язылучы район укучыларына концерт куйдылар,уеннар уйнаттылар.Концерт бик күңелле үтте. “Сабантуй” газетасы хезмәткәрләренә иҗади уңышлар телибез!
К списку новостей