• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Дрожжановский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокакерлинская средняя общеобразовательная школа» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы “Иске Кәкерле гомуми урта белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокакерлинская средняя общеобразовательная школа» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы “Иске Кәкерле гомуми урта белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422476, РТ, Дрожжановский район, с. Старые Какерли, улица Советская, здание 52
Телефон: +7(843)-753-01-66
E-Mail: Ssk.Drz@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Старокакерлинская СОШ"
Руководитель: Хусаинов Илдар Абзалович
Год основания учреждения: 1926
У нас учатся: 31 обучающихся
У нас учат: 16 учителей

Новости Старокакерлинской средней школы. Иске Кәкерле урта мәктәбе яңалыклары.

Студентлар белән очрашу кичәсе

Опубликовано: 01.02.2018

  Чыннан да һөнәр сайлау тормышта иң җитди адымнарның берсе. Шуңа күрә дә бу җаваплы чорда укучыларга туган төбәкләрендә ихтыяҗ зур булган һөнәр ияләре турында чын мәгълүматлар алу һәм үз сәләт-мөмкинлекләрен тулы мәгънәдә ачыклау өчен ата-аналар, укытучылар ярдәме кирәк.
 Шулай ук теге яки бу профессияне дөрес сайлау өчен укучыга үзенең индивидуаль-психологик мөмкинчелекләрен барлау да мөһим. Бу шартларны үтәгән очракта ул кирәкле һөнәрне сайлап, адаптация үтеп, озак вакытлар шушы өлкәдә уңышлы хезмәт куя алачак.
Шуларны исәптә тотып, безнең Иске Кәкерле урта мәктәбендә профориентация тәрбиясе системалы рәвештә укучының яшь үзенчәлекләреннән чыгып алып барыла.Мәсәлән, IX – XI сыйныфларда профориентация тәрбиясе бирү чаралары укучылар өчен бу чорның үз-үзең өстендә эшләү, һөнәри сыйфатлар тәрбияләү, үз-үзеңә бәя бирергә өйрәнү чоры икәнен хисаплап тормышка ашырыла. Бу этапта бездә төрле уку йортларында белем алучы элеккеге еллар чыгарылыш укучылары белән очрашулар, сайланган уку йортларына “Ачык ишекләр” көннәренә барулар оештырыла.
   26 нчы гыйнвар көнне мәктәбебездә иң кызыклы һәм ел саен көтеп алына торган чараларның берсе- студентлар белән очрашу кичәсе булып үтте.Студентлар авыр кышкы сессиядән соң үзләренең туган мәктәпләренә җыелдылар. Очрашу кичәсенә 12 студент килде. Очрашуда җирле хакимият башлыгы  С.А.Хөсәенов,Чүпрәле муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе   И.Р.Хайруллин, мәктәбебез укытучылары һәм югары сыйныф укучылары катнаштылар. Очрашуның беренче өлеше түгәрәк өстәл артында үтте. Катнашучылар районыбызның үсеш мөмкинлекләре, районда яшьләр өчен эшләп килә һәм уңышлы тормышка ашырыла торган программалар турында фикер алыштылар. И.Р.Хайруллин катнашучыларга шулай ук район масштабында гамәлгә кертелгән социаль программалар һәм яңа тезелеп килүче спорт комплексы турында тулы мәгълүмат бирде.
   Очрашуның икенче өлешен студентлар дәвам иттерде. Алар укучыларны үзләренең укыган уку йортлары, студентлар тормышында була торган кызыклы вакыйгалар белән таныштырдылар, укучыларны һәм укытучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
   Соңыннан студентлар КВН рәвешендә оештырылган шаян һәм интеллектуаль уен уйнадылар. Алар анда үзләренең белемнәрен, осталыкларын, тапкырлыкларын сынадылар.
Студенлар белән очрашу кичәсе һәркемгә ошады. Югары сыйныф укучылары өчен студентлар белән очрашу, фикер алышу кирәкле чара. Киләчәктә һөнәр сайлаганда мондый очрашулар аларга һичшиксез ярдәм итәчәк. Җәмгыятьнең алга таба үсеше һәрбер чыгарылыш сыйныф укучысының тормышта үз урынын табуга, дөрес һөнәр сайлап, алга таба илебезгә файда китерүеннән һәм үзенең дә эшеннән канәгатьлек табуына бәйле.
Аббазова Гөлия,Иске Кәкерле урта мәктәбе


К списку новостей