Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокакерлинская средняя общеобразовательная школа» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы “Иске Кәкерле гомуми урта белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422476, РТ, Дрожжановский район, с. Старые Какерли, улица Советская, здание 52 |
Телефон: | +7(843)-753-01-66 |
E-Mail: | Ssk.Drz@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старокакерлинская СОШ" |
Руководитель: | Хусаинов Илдар Абзалович |
Год основания учреждения: | 1926 |
У нас учатся: | 31 обучающихся |
У нас учат: | 16 учителей |
Новости Старокакерлинской средней школы. Иске Кәкерле урта мәктәбе яңалыклары.
Студентлар белән очрашу кичәсе
Опубликовано: 06.02.2017Кеше һәм һөнәр мәнфәгатьләренең үзара ярашуы өчен ниләр эшләргә кирәк соң?
Һөнәр сайлаганда нәрсәләргә игътибар итәргә? Шушы һәм башка кызыксындырган сорауларга жавап алу максаты белән 26 гыйнвар көнне Иске Кәкерле урта мәктәбенең өлкән класс укучылары студентлар белән очрашу кичәсенә җыелдылар. Кичәдә шулай ук мәктәп директоры И.А.Хөсәенов, җирле хакимият башлыгы С.А.Хөсәенов һәм укытучылар катнашты. Очрашуны мәктәп директоры И.А.Хөсәенов ачып җибәрде.Ул килгән студентларга рәхмәт әйтте, уңышлар теләде. Чыгарылыш сыйныф укучыларына да үз киңәшләрен бирде. Ә җирле хакимият башлыгы С.А.Хөсәенов студентларны укуларын тәмамлагач туган районга, туган авылга эшкә чакырып калды. Студентлар үз чиратында мавыктыргыч итеп үзләре укыган уку йортлары турында сөйләделәр, укучыларның һәм укытучыларның сорауларына җавап бирделәр, укучыларга мәктәптә тырышып укырга киңәш иттеләр.
Әлеге очрашу студентлар өчен туган мәктәпләрен күрү, укытучылары һәм дуслары белән аралашу мөмкинлеге тудырса, югары класс укучыларына азмы-күпме киләчәкләрен күзалларга, һөнәр сайлаганда югалып калмас өчен киңәшләр ишетергә, шулай ук теге яки бу уку йорты, аңа керү шартлары турында тулырак мәгълүмат алырга ярдәм итте.
Кичәбезнең икенче өлеше КВН рәвешендә дәвам итте. Студентлар белән 11 нче сыйныф укучылары көч сынашты. Очрашу эчкерсез, дустанә мөнәсәбәттә бик күңелле үтте. Студентлар безгә рәхмәт әйтеп таралыштылар. Ә без аларны һәр елны районда традицион үтә торган Студентлар белән очрашу кичәсенә чакырып калдык.
К списку новостей