• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Дрожжановский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокакерлинская средняя общеобразовательная школа» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы “Иске Кәкерле гомуми урта белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокакерлинская средняя общеобразовательная школа» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы “Иске Кәкерле гомуми урта белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422476, РТ, Дрожжановский район, с. Старые Какерли, улица Советская, здание 52
Телефон: +7(843)-753-01-66
E-Mail: Ssk.Drz@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Старокакерлинская СОШ"
Руководитель: Хусаинов Илдар Абзалович
Год основания учреждения: 1926
У нас учатся: 31 обучающихся
У нас учат: 16 учителей

Новости Старокакерлинской средней школы. Иске Кәкерле урта мәктәбе яңалыклары.

Сугыш уты күптән сүнде инде, сагыш уты гына сүнмәде...

Опубликовано: 10.05.2012

Кешелек тарихында  иң  аяусыз сугыш тәмамлануга 67 ел үтте. Бөек Ватан сугышы илебез өчен фаҗигале һәм авыр югалтулардан башланып китсә дә, җиңү белән тәмамланды. 
      9 нчы май иртәсе... Илебезнең тынычлык сөюче барлык  кешеләре кебек үк  Иске Кәкерле авылы халкы да бу көнне иң олы бәйрәм  буларак билгеләп үтәргә  гадәтләнгән. Авыл өстендә сугыш дәһшәтен чагылдырган җыр-музыка агыла, фронтта башларын салган авылдашларыбыз истәлегенә куелган монумент янында мәңгелек ут яна...
     Бөек Җиңүгә үзләреннән зур өлеш керткән  әби - бабаларыбыз белән авылыбыз халкы  чиксез горурлана. Бу авыр көрәштә  язмышыбыэ  ил язмышы белән кушыла. Туган авылыбыздан сугышка 700 дән артык кеше китә, әмма  200 дән артыгына   яу кырыннан әйләнеп кайту насыйп булмый. Аларның исемнәре халык хәтерендә мәңге сакланачак.
      Бәйрәм тантанасы  сугыш һәм тыл  ветераннарын монумент янына хөрмәтләп алып килү белән башланып китте. Мәктәп директоры
Н.Л. Исхаков митингны ачык дип белдерде һәм  бәйрәм котлавын җиткерде. Нурфасих мәчете имам-хатыйбы  Ф. Л. Камалетдинов догалары һәм чыгышы  сугыш фаҗигасен искәрткәндәй тоелды. Россия Федерациясе  Федераль Җыенының  Федерация  Советы члены Әгъзам  Самат  улы  Гөбәйдуллинның  тантанада катнашуы   бәйрәмгә аеруча бер  җанлылык,   ямь өстәде. Фронтовик улы да буларак, сугышны  үз күзләре белән  күргән кешеләрнең  арабыздан елдан-ел кимүенә борчылуын белдерде ул: “Һәр ветеран үзе бер тарих, һәрберсенең сугышта кичергәннәре турында китап язарлык. Алар исән чакта мөмкин кадәр күбрәк истәлекләр алып калыйк, киләчәк буыннарга хәтер калсын”.  Авыл җирлеге  башлыгы С.А.Хөсәенов үзенең чыгышында: ”Бүгенге буын да, киләчәк буын да тыныч тормышның нинди  корбаннар хакына яулап алынуын белергә тиеш”,- диде. Ветераннар советы рәисе    А.Н.Иматдинов, район коммуналь-хуҗалык җитәкчесе урынбасары М.А.Ханзяров, Р.А.Иматдиновлар чыгышларны дәвам итте. Тантанада шулай ук Россия эчке эшләр бүлегенең Чүпрәле муниципаль районы полиция  башлыгы урынбасары  Ә.В. Ахмедов та катнашты.
    Якты киләчәгебез өчен гомерен биргән авылдашларыбызны олы ихтирам белән искә алып, бер минут тынлык игълан ителде, веноклар куелды.
       Педагог-оештыручы М.Җ.Аббазов җитәкчелегендә мәктәп укучыларының матур  чыгыш ясавын  һәркем сокланып  карады.  Бу бәйрәмнең  иң тантаналы өлеше – парад. Аны тормыш  иминлеге нигезләре укытучысы  Р.И.Хәлилов   әзерләде  һәм үткәрде. Укучыларның тигез сафларда атлап үтүләре авылның  әле гөрләп яшәвен,  киләчәгенең өметле булуын, балаларда   горурлык хисләренең тирәнлеген  күрсәтә.
    Соңыннан бәйрәм концерты башланды.  Ветераннар, сугыш чоры балалары   белән аралашу чәй табыны артында дәвам итте.
    Сугыш турында халык хәтере – мәңгелек. Ул безгә үткәннәрне искәртә, аларны бүгенге көн белән бәйли. Аны һәрчак истә тоту – безнең бурыч.  Бөек  Җиңү – мәңге сүрелмәс рухи кыйблабыз. Сугышта  катнашкан һәм һәлак булган батырларга,  бүгенге  ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә – мәңгелек дан!

 


Источник: Р.А.Исхакова

К списку новостей