Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокакерлинская средняя общеобразовательная школа» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы “Иске Кәкерле гомуми урта белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422476, РТ, Дрожжановский район, с. Старые Какерли, улица Советская, здание 52 |
Телефон: | +7(843)-753-01-66 |
E-Mail: | Ssk.Drz@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старокакерлинская СОШ" |
Руководитель: | Хусаинов Илдар Абзалович |
Год основания учреждения: | 1926 |
У нас учатся: | 31 обучающихся |
У нас учат: | 16 учителей |
Новости Старокакерлинской средней школы. Иске Кәкерле урта мәктәбе яңалыклары.
Яшь тәрҗемәчеләр конкурсы
Опубликовано: 28.04.2012
Мәктәбебезнең чыгарылыш класс укучысы Шарипова Раилә Мидехат кызы чираттагы конкурста да җиңү яулады. Бу – Казан шәһәрендә оештырылган Шәрәф Мөдәррис исемендәге яшь тәрҗемәчеләр ачык конкурсының 1нче этабы. Конкурсның таләбе буенча Раилә Г.Тукайның “Су анасы” поэмасын инглиз теленә тәрҗемә итте һәм финалга узды. Аңа инглиз теле укытучысы Фаткуллина Земфира Равиловна һәм татар теле укытучысы Исхакова Рәмзия Абзаловна җитәкчелек итте. Икенче этапка чакыру килгәч, Раилә бу әсәрнең сурәтләү чараларына, поэтик үзенчәлекләренә, образлар бирелешенә тирән анализ ясады. Кызганыч, Раиләгә финалда чыгыш ясарга бару мөмкинлеге булмады. Катнашкан очракта ул “Су анасы” әсәрен татар һәм инглиз телләрендә сәнгатьле итеп укырга, анализларга тиеш иде.
Шарипова Раилә Казан шәһәре башкарма комитетының мәгариф идарәсе Дипломы, истәлекле бүләкләргә лаек булды. Җитәкчеләренә Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Раиләне зур җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз! БДИны уңышлы тапшырып, фән сукмакларыннан алга таба баруын телибез. Уңышлар сиңа, Раилә!
К списку новостей