Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокакерлинская средняя общеобразовательная школа» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы “Иске Кәкерле гомуми урта белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422476, РТ, Дрожжановский район, с. Старые Какерли, улица Советская, здание 52 |
Телефон: | +7(843)-753-01-66 |
E-Mail: | Ssk.Drz@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старокакерлинская СОШ" |
Руководитель: | Хусаинов Илдар Абзалович |
Год основания учреждения: | 1926 |
У нас учатся: | 31 обучающихся |
У нас учат: | 16 учителей |
Новости Старокакерлинской средней школы. Иске Кәкерле урта мәктәбе яңалыклары.
Экскурсия
Опубликовано: 26.04.2012
Язгы каникул вакытында көн саен мәктәптә булып, имтихан тапшырасы фәннәрдән консультацияләрдә белемнәребезне тирәнәйттек, үткәрелгән чараларда катнаштык. Каникулның соңгы көнендә иркенләп ял итәргә, классташлар белән тагын да якыннанрак аралашырга мөмкинлек ачылды. Ниһаять, безгә күптән көткән бәхет елмайды. Без - Казанда! Гүзәл башкалабызда! Күбебезнең Мәскәү, Уфа, Самара, Ульян кебек шәһәрләрне күргәне бар. Әмма Казанда булмаучыларыбыз байтак иде. Шәһәрнең истәлекле урыннарын күрү, тарихы белән тирәннәнрәк танышу күңелебездә горурлык хисләре уятты. Иң дулкынландыргыч мизгелләрне Колшәриф мәчетендә кичердек. Фаҗигале язмышлы шәхес күз алдыбызга килеп баскандай булды, ә музейдан алган тәэсирләр сөйләп бетермәслек.
Экскурсияне оештыруда ярдәм иткән өчен район мәгариф бүлеге башлыгы М.Э.Халиулловка, мәктәп директоры Н.Л.Исхаковка, транспорт белән тәэмин иткән
Иске Ишле урта мәктәбе директоры Р.У. Мухаметзяновка, көне буе яныбызда булып, шәһәрнең истәлекле урыннары белән таныштырып йөргән класс җитәкчебез Рәмзия апага һәм педагог-оештыручы Марат абыйга, шулай ук автобус йөртүчеләргә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
9 нчы класс укучылары
К списку новостей