Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокакерлинская средняя общеобразовательная школа» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы “Иске Кәкерле гомуми урта белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422476, РТ, Дрожжановский район, с. Старые Какерли, улица Советская, здание 52 |
Телефон: | +7(843)-753-01-66 |
E-Mail: | Ssk.Drz@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старокакерлинская СОШ" |
Руководитель: | Хусаинов Илдар Абзалович |
Год основания учреждения: | 1926 |
У нас учатся: | 31 обучающихся |
У нас учат: | 16 учителей |
Новости Старокакерлинской средней школы. Иске Кәкерле урта мәктәбе яңалыклары.
Нәүрүз бәйрәме
Опубликовано: 22.03.2012
Нәүрүз – борынгы әби-бабаларыбыз үткәргән язны каршылау бәйрәме ул. Мәгълүм булганча, 18 гасырга хәтле татар халкы Яңа елны март аеның 21 ендә - көн белән төн тигезләшкән вакытта каршы алган. Бу көн Иран календаре нигезендә “Нәүрүз” дип аталган. Иранда һәм аңа күрше илләрдә яңа елны хәзер дә март аенда каршы алу гадәте яшәп килә.
“Нәүрүз” сүзе фарсы-таҗик телендә “Яңа көн” дигән мәгънәне аңлата. “Нәү” – яңа, “рүз” –көн дип тәрҗемә ителә. Борынгы бәйрәмне кешеләр атна буе дәвам иткәннәр. Һәр көннең үз гадәте, үз тәртибе, язылмаган кануннары булган: 7 көн буена гайбәт сөйләмәгәннәр, каргыш теләмәгәннәр, туган –тумачага, күрше–күләнгә миһербанлык кылганнар, ата-баба каберенә барганнар, сугышлар тукталып торган. Бу көнне яшьләр, шәкертләр, балалар, өйдән-өйгә кереп, бәет, шигырь әйткәннәр, йорт хуҗасына исәнлек-саулык, иминлек-байлык,бәхет, уңышлар теләгәннәр. Бу шәкертләрнең күңел ачу чарасы гына булып калмаган. Шулай йөреп, алар авылдашларының күңелләрен күтәргәннәр, асылда салкын кышлар бетеп килүгә бергәләшеп шатланганнар, язны каршылаганнар.
Бәйрәмнең иң күңелле мизгелләренең берсе – Нәүрүзбикәне сайлау булган. Бу кыз – авылның иң чибәр, бар яктан да уңган-булган кызы булган.
Сезне барыгызны да бүгенге бәйрәм – Нәүрүз бәйрәме белән котлыйбыз! Язгы гөрләвекләр сезгә эшегездә, укуыгызда бәхет–куаныч, саулык-сәламәтлек, шатлыклы көннәр алып килсен! Язгы бөреләр белән күңелегездә яхшылык, изгелек, матурлык чәчәк атсын! Язгы Яңа ел котлы булсын!
Шушы уңайдан безнең мәктәптә дә “Нәүрүз чибәре” конкурсы үткәрелде. Кызлар үзләренең чибәр,уңган,җитез,сөйкемле булуларын расладылар.Алар “Сөйкемле туташ” (Хузеева Р.Ф.) , “Алтын куллы туташ” (Хузиева Г.А.), “Тыйнак туташ”(Усманова З.А.)номинацясендә җиңү яуладылар. Ә “Нәүрүз чибәре” конкурсының җиңүчесе дип Валиуллова Айгөл танылды.Котлыйбыз!!!
К списку новостей