• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Старокакерлинский детский сад" Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422476, Республика Татарстан, Дрожжановский район, с. Старые Какерли, ул. Советская, 25
Телефон: +7(843)-753-01-10
E-Mail: star.droz@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Старокакерлинский детский сад" Дрожжановского муниципального района РТ
Руководитель: Зялалтдинова Рамзия Ринатовна
Год основания учреждения: 2007
У нас учатся: 1 ребёнок
У нас учат: 1 педагог

Новости МДОУ "Старокакерлинский детский сад" / Иске Кәкерле авылы балалар бакчасы яңалыклары

Әткәй - әнкәй пар канатым !

Опубликовано: 02.03.2013

   Гаилә тормышыбызның нигезе. Гаилә нык, тату икән, димәк, дәүләт тә нык, тату дигән сүз. Һәр кеше бәхетле гаилә корырга омтыла. Кечкенәдән ата-ананың сүзен тыңлап, хөрмәт итеп, ата-анасына карата гадел, әдәпле булып, игелек итеп үскән кеше генә бәхетле гаилә кора ала.  Гаиләдә ата-ана изге, хөрмәтле кеше. "Ана хакын уч төбендә тәбә кыздырып ашатсаң да, кайтара алмассың,"- ди халкыбыз. Әни дип безнең телебез ачылган. Иң тәүге адымыбызны  да әни ярдәме белән киткәнбез. Сиңа ничә яшь булса да, һәрвакыт  әнинең кайгыртуы кирәк. Әниеңне яратуың никадәр көчле булса, яшәвең шулкадәр якты, шатлыклы булыр. Гаиләдә иң зур баш кеше - әти. Чәнки ул гаилә әгъзаларын кайгырта, җил яңгырдан саклый, төрле авырлыклар килгәндәаларны яклый. Өйдәге иң авыр эшләрне дә әти эшли. Ул өйнең терәге, таянычы. Ата кеше гаиләне яклаучы, туендыручы, яшәү шартларын булдыручы һәм гаилә намусын саклаучы. Бер үк вакытта ата - аек акыл иясе дә. Ул булмаса, тормышның рәте китә.

                                 Әти эштән кайтып керсә, 

                                  Өйләр китә яктырып.

                                  Көне буе сагынгындыр, 

                                 Ул да кайта атлыгып.

                                 Хәлне сорый баштан сыйпап,

                                 Миңа чаңгы көйләшә.

                                Әнием белән әти

                                Гел елмеп сәйләшә.

                                Барыбызга да булыша

                                Үзенең дә күп эше.

                                 Әнигә, миңа, сеңлемә 

                                 Әти иң кирәк кеше!

 

 

 

 

 

                                 



К списку новостей