Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Стародрожжановский многопрофильный лицей" Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Старое Дрожжаное, улица Газовая, дом 17 |
Телефон: | +7(843)-752-21-98 |
E-Mail: | S2.Drz@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Стародрожжановский многопрофильный лицей" |
Руководитель: | Калимуллин Ильназ Радикович |
Год основания учреждения: | 2003 |
У нас учатся: | 163 обучающихся |
У нас учат: | 23 учителя |
Новости МБОУ "Стародрожжановский многопрофильный лицей"
"Нәүрүз чибәре -2018 "
Опубликовано: 21.03.2018“Нәүрүз” бәйрәмен безгә борынгы бабаларыбыз биреп калдырган.Урта Идел буенда яшәгән татар халкы кышлар үтеп, табигать яңара башлагач, көннең төн белән тигезләшкән бер мәлендә “Нәүрүз”бәйрәмен билгеләп үткәннәр.Нәүрүз бәйрәме атна-ун көн дәвам иткән. Менә шушы шәрык бәйрәме безнең көннәрдә халык йоласы буларак яңартыла.Бу көнне халкыбыз уйный, ярыша, күңел ача. Нәүрүз җиткәч, авылның иң чибәр, бар яктан уңган-булган кызын сайлап “Нәүрүзбикә” дип игълан иткәннәр.
Бүген Иске Чүпрәле күппрофильле лицейда да “Нәүрүз чибәре -2018 “ бәйгесе үткәрелде. Әлеге бәйгедә 5 - 7 нче сыйныф кызлары көч сынашты. Кызларның бөтенесе дә уңган, зирәк,өлгер, тырыш, сылу, тапкыр булып чыкты. Кызларыбыз үзләренең бөтен осталыкларын күрсәттеләр.Алар тәмле итеп татар – халык ашларын да пешерәләр, кул эшенә дә осталар, матур итеп җырлыйлар, бииләр, шигырь сөйлиләр.Чын татар кызлары менә нинди икән бит! Һәр кызыбыз мактауга лаек. Алар төрле номинацияләрдә җиңүчеләр булдылар, грамоталар беләк бүләкләнделәр. Ә инде “Нәүрүз чибәре- 2018” исеменә 5 нче сыйныф укучысы Хайртдинова Ландыш лаек булды.
К списку новостей