• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Стародрожжановская средняя общеобразовательная школа №1" Дрожжановского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы “Иске Чүпрәле Беренче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422470, Республика Татарстан, Дрожжановский район, с. Старое Дрожжаное, ул. Центральная, д. 14
Телефон: +7(843)-752-23-74
E-Mail: S1.Drz@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Стародрожжановская сош №1"
Руководитель: Насыбуллина Лилия Амирзяновна
Год основания учреждения: 1900
У нас учатся: 466 учащихся
У нас учат: 56 учителя

Новости Стародрожжановской школы №1

Сугышчы-интернационалистлар истәлегенә

Опубликовано: 25.03.2011

2011нче елның 21нче март көне район тарихына истәлекле вакыйгасы белән кереп калырга лаеклы. Бу көнне  – Чүпрәле төбәгендә туып үскән 10 сугышчы-интернационалист истәлегенә алар укыган мәктәпләргә мемориаль такта куелды.  Менә алар: Гафуров Мәгъсуд, Нуретдинов Наир, Пришельцев Николай,  Җамалетдинов Румил, Шәйдуллов Нәгыйм, Маркелов Петр, Чамин Геннадий, Шуркин Александр, Ихсанов Рифкать һәм Хәйбуллов Илдус.  Соңгы икесе – Иске Чүпрәле беренче урта мәктәбенең горурлыгы.  Мемориаль такталарны “Яшел беретлар” ансамбле тапшырды.

21март көнне район мәдәният йортында  “Яшел беретлар” ансамбле бик матур, тирән мәгънәле, тәрбияви концерт куйды. Зал шыгрым тулы иде. Башкортостанның Дүртөйле районы Әсән авылында туып үскән Рашат Фазлиахметов һәм Ирек Муллаянов үзләре гитарада, синтезаторда уйнап, төрле чордагы сугыш җырларын, хәрби җырларны башкарып, чын тарихны күз алдына китереп бастырдылар.

2000нче елның 15 февралендә оешкан Газинур Мусифуллин режисёрлыгындагы  “Яшел беретлар” исемле ансамбльнең иҗади эше бөтен Россиягә билгеле. Бөек Ватан сугышында, Әфганстанда, Төньяк Кавказда һәм башка кайнар нокталарда катнашып һәлак булган  илебез улларының  батырлыкларын хәтердә саклау  максатыннан каһарманнарның исемнәрен мәңгеләштерү юнәлешендә “Яшел беретлар” ансамбле  бик зур фидакарь хезмәт башкара. Алар хәйрия концертлары хисабына мемориаль такталар урнаштыралар. “11ел эчендә 1676 мемориаль такта ачтык. Шул исәптән Татарстанда – 118”, – ди Ансамбльнең җитәкчесе Рашат Ямилевич. Аларның күкрәкләрен  “Хезмәтәге казанышлары өчен”, “Жуков” медальләре бизи;  группага бик күп “Рәхмәт хатлары”, кыйммәтле бүләкләр бирелгән.

“Яшел беретлар” ансамбленең мәрхәмәтле, көчле ихтыярлы ир-егетләренә уңышлар, юлларда исән-имин йөрүләрен телибез.  Бу көннәрдә группаның җитәкчесе Р.Я.Фазлиахметовның  50 яшьлек  юбилее. Әлеге мәкаләбез аңа да истәлекле бүләк булып ирешсен.

 



К списку новостей