• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Стародрожжановский детский сад №1 «Солнышко»" Дрожжановского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422470, Республика Татарстан, Дрожжановский район, с. Старое Дрожжаное, ул. 2-ая Пятилетка, д. 5
Телефон: +7(843)-752-30-06
E-Mail: drog.Solnyshko@tatar.ru,detski.sad01@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Стародрожжановский детский сад № 1 "Солнышко""
Руководитель: Нурутдинова Елена Александровна
Год основания учреждения: 1934
У нас учатся: 127 воспитанников
У нас учат: 15 педагогов

Новости Стародрожжановского детского сада № 1 "Солнышко"

"Кич утыру" бэйрэме

Опубликовано: 07.04.2022

 Безнең “Кояшкай” балалар бакчасында да милли традицияләрне, гореф-гадәтләрне истә тоту, балаларга милли тәрбия бирүне гамәлгә ашыру максатында төрле кичәләр, бәйрәмнәр еш үткәрелә. Шушы көннәрдә биредә безнең әби-бабайларыбыздан килгән “Кич утыру” бәйрәм-тамашасы үтте. Әлеге чарага бакчада тәрбияләнүче балалар янына кунакка “Җылы йорт” социаль приютыннан тәрбияче Мария Ижегерова һәм хезмәт буенча инструктор Елена Макарова җитәкчелегендә балалар төркеме һәм ветеран өлкәннәребез Роза Насибуллина, Әлфия Яхиева, Рәшит Багаутдинов, Җәүдәт Мөдәрисов, Рәмзия Ракипова, Лидия Насибуллина, Шәфикъ Мөстәкимов һәм Петр Гордеев килгәннәр иде. Өлкәннәребез дә, балалар да, тәрбиячеләр дә, гомумән чарада катнашкан һәркем милли киемнәрдән иделәр.Тамаша-бәйрәмдә элек елларда үткәрелә торган төрле уен күренешләре дә урын алган иде. Чара җыр-биюләр, уеннар белән үрелеп барды. Кичә барышында килгән кунаклар да, балалар да "Су алышы","Йөзек салыш" кебек уеннарда бик теләп катнаштылар, җыр-биюләр буенча үз осталыкларын күрсәттеләр. Бакчада тәрбияләнүче һәм “Җылы йорт” приютыннан килгән балалар да үзләре өйрәнгән шигырьләрен рәхәтләнеп өлкәннәргә сөйләделәр, уйнадылар, биеделәр.Өлкәннәребез дә балалар янына “буш кул” белән килмәгәннәр - халкыбызның моңлы җырларын да, дәртлеләрен дә башкардылар. Шәфикъ Мөстәкимов та гармунда уйнап, өлкәннәрне, балаларны биетте дә, җырлатты да.

 

Тулырак: http://chuprale-online.ru/news/m%D3%99d%D3%99niyat-d%D3%A9nyasyinda/iske-chprle-avylyndagy-koyashkay-balalar-bakchasynda-kich-utyru-byrm-tamashasy-tte

 


Источник: МБДОУ "Стародрожжановский детский сад №1 "Солнышко"

К списку новостей