Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старочукалинская основная общеобразовательная школа» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының «Иске Чокалы төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.
Визитная карточка
Адрес: | 422480, Российская Федерация, Республика Татарстан, Дрожжановский район, с. Старые Чукалы, ул. Коминтерна, д. 12 |
Телефон: | +7(843)-753-41-95 |
E-Mail: | Ssch.Drz@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старочукалинская OОШ" |
Руководитель: | Хайрутдинов Ильгам Иршатович |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 51 учащихся |
У нас учат: | 18 учителей |
Все школьные новости Старочукалинской ООШ
Китап атналыгы
Опубликовано: 14.04.2015
Кулларыма китабымны алдым,
Тәрәзәгә карап уйга калдым. ...
Р.Вәлиева
Мәктәп китапханәсендә китап атналыгы башланып китте.
Кешелекнең бөтен уй-фикерләрен, бай тәҗрибәсен, гыйлемен, күпкырлы, тирән мәгълүматын үзенә туплаганга белем чишмәсе – китап турында акыл ияләре бик тирән мәгънәле сүзләр әйткәннәр. “Китап – галим, телсез мөгаллим”, “Китап – тормыш көзгесе”, “Китапта үткәннең каны, бүгенгенең җаны, киләчәкнең таңы” кебек бик тә тирән мәгънәгә ия булган әлеге сүзләр буыннан-буынга тапшырылып килә.
“Мин кулыма китап алам” дигән исем астында һәр сыйныфта дәреслекләр сакланышын тикшердек.
Безнең татар халкында "Китапсыз өй-тәрәзәсез бүлмә"дигән мәкаль бар.Чыннан да китап укымаган кешенең күңеле тәрәзәсез бүлмә кебек караңгы булыр,ә китапларны яратучының күңеле күбрәк укыган сафланыр,ачылыр,дөньяга карашы киңәер.Китапларны күпукыган баланың күңелендә начарлыкка да урын калмаячак,чөнки ул китаплардан яхшыны яманнан аерырга,үзендәге әйбәт һәм начар гадәтләрне бәяләргә өйрәнәчәк.
Китапханәдән алып, ел дәвамында иң күп китап укыган укучыларны билгеләдек. Аларга мактау кәгазьләре әзерләнде.
Атналыкны дәвам итеп “Китап табиблары”көне үткәрелде. Китапханәдә булган, таушалган китапларны бишенче һәм алтынчы сыйныф укучылары бик теләп ябыштырдылар.
Х.Шабанов. «Кадерлә син китапны»
Китап – киңәшчең синең,
Дустың, ярдәмчең синең,
Ул хөрмәткә бик хаклы,
Кадерлә син китапны.
Почмакларын бөкләмә,
Битләрен дә ертма син,
Керле кулың белән аны
Беркайчан да тотма син.
Ул яратмый пычракны-
Керне, тузанны, тапны,
Саф, керсез күңелең белән
Бик чиста тот китапны.
Көн дә укы син аны:
Китап – якын дустың ул,
Синең сорауларыңа
Җавап биреп торыр ул!
К списку новостей