• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Дрожжановский
  • Школы
  • МБОУ "Старочукалинская основная общеобразовательная школа" Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының «Иске Чокалы төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старочукалинская основная общеобразовательная школа» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының «Иске Чокалы төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422480, Российская Федерация, Республика Татарстан, Дрожжановский район, с. Старые Чукалы, ул. Коминтерна, д. 12
Телефон: +7(843)-753-41-95
E-Mail: Ssch.Drz@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Старочукалинская OОШ"
Руководитель: Хайрутдинов Ильгам Иршатович
Год основания учреждения: 1934
У нас учатся: 51 учащихся
У нас учат: 18 учителей

Все школьные новости Старочукалинской ООШ

Бердәм интернет дәресләр

Опубликовано: 01.11.2014

Интернет челтәрендә  дә куркыныч яный

30 нчы октябрьдә мәктәпләрдә

Россиякүләм бердәм  интернет дәресләр үткәрелде.

      Бүгенге көндә кешелек тормышын интернет челтәреннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел, дисәк, арттыру булмас. Бигрәк тә яшьләр интернет сайтларында көннәр буе утырырга әзерләр. Мондый кызыксыну һәм мавыгу туктаусыз алга барган тормыштан артка калмау, барлык яңалыктан да хәбәрдар булып тору ягыннан бик тә отышлы.

   Тиз арада үзебезгә кирәкле мәгълүмат алабыз, үзара аралашабыз, төрле коммуналь хезмәтләр өчен түлибез һ.б...

   Җайлы, аз вакыт сарыф ителә, тиз башкарыла, күп чыгымнар сорамый, интернетка үзебезгә ышанган кебек ышанабыз, серләребез белән уртаклашабыз. Чынлыкта исә, интернет челтәренең дөрес кулланмаган очракта нинди куркыныч янаганын күз алдына да китермибез. Безнең ышанычыбыздан алдау юлы белән акча эшләүчеләр бик отышлы файдаланалар.Төрле сылтамалар  аша ялган сайтларга китереп чыгарып кулланучының компьютерына вирус кертергә, кулланучының серсүзен(паролен) алып кирәкмәгән эчтәлектәге спам хатлар юлларга,  исемен начар нияттә кулланып бик мөһим документларга зарар салырга мөмкин. Вируслардан ничек сакланырга соң?

Яңартылган  антивирус программалары кулланырга;

Шик  тудырган хатларны ачмаска, браузерның кисәтүен игътибарга алырга; Телефон  номерын сайтларга  кертмәскә, смс-хәбәрләргә җавап бирмәскә; Телефон исәбеннән акча югала башласа, тиз арада операторга хәбәр итәргә.

      Серсүз гади итеп 4-5 символдан гына торса, хакерлар аны 2-4 сәгатьтә җимерә, әгәр төрле регистрларны файдаланып 8-10 урынлы итеп куллансаң, электрон тартмага үтеп керү 2-4 елга сузылырга мөмкин.

          Интернет челтәрендә эшләгәндә балаларны һәм әти-әниләрне куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру ниятеннән Иске Чокалы урта мәктәбендә дә күп кенә чаралар үткәрелде. 27 нче октябрьдә, бердәм дәресләр старт алуга, укучыларга тирән эчтәлекле видеоролик күрсәтеп, аңлатма бирелде.

      1-4 сыйныфларда “Куркынычсыз интернет” темасына флеш-презентация тәкъдим ителде. 5-7 нче сыйныф укучылары өчен интерактив рәвештә ”Электрон хатлар, социаль челтәрдә аралашканда янаган куркынычлар” темасына  сыйныф сәгатьләре үткәрелде.

     8-11 сыйныфлар  интернет челтәрендә киберянауларның төп өч төркемен: шпион программалар тәэминаты, зарар китерүче программалар; спамнар; фишинг һөҗүмнәр  барлыгын ачыкладылар һәм алардан саклану юлларын өйрәнделәр.

    Сораштырулардан күренгәнчә, безнең мәктәп укучыларының 75% ы челтәрдә сагалап торган куркыныч янаулар белән таныш, саклану чараларын кулланалар.

    30 нчы октябрьдә “Интернет челтәрендә балаларның куркынычсызлыгы” темасы астында ата-аналар җыелышы булып узды. Балаларның интернетта эшләү регламенты, контрольгә алу программалары белән таныштырып искәртмәләр тапшырылды.

       Бөтендөнья пәрәвезе ятьмәсенә эләкмичә, кагыйдәләргә буйсынып сак эш итү - һәрберебезнең бурычы. “Сакланганны саклар” гыйбарәсенә таянып эш йөртү кирәклегенә укучыларыбыз тагын бер кат төшенделәр. Һәрвакыт эшчәнлегеңне үзең контрольдә тотып, интернетны тиешле очракта гына кулланырга кирәклекне бервакытта да хәтердән чыгармаска кирәк.

                                                                 Ахметова Г. М

  Иске Чокалы урта  белем бирү мәктәбенең информатика укытучысы



К списку новостей