Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старочукалинская основная общеобразовательная школа» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының «Иске Чокалы төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.
Визитная карточка
Адрес: | 422480, Российская Федерация, Республика Татарстан, Дрожжановский район, с. Старые Чукалы, ул. Коминтерна, д. 12 |
Телефон: | +7(843)-753-41-95 |
E-Mail: | Ssch.Drz@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старочукалинская OОШ" |
Руководитель: | Хайрутдинов Ильгам Иршатович |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 51 учащихся |
У нас учат: | 18 учителей |
Все школьные новости Старочукалинской ООШ
Без- тимурчылар!
Опубликовано: 26.09.2013Без тимурчылар!
Әбиләргә бурычлы без,
Рәхмәтле без мең тапкыр.
Әгәр берәр эшең булса,
Әбием безне чакыр.
Тимур командасына 10 укучы беркетелгән, командиры Усманова Гөлназ.
Кеше табигатьнең аерылгысыз бер өлеше. Кеше табигатьтән башка бер генә көн дә бер генә сәгатьтә, бер минутта яши алмый: аңа су, һава, азык-төлек, торак, җылылык һәм яктылык кирәк.
Шуңа күрә табигатькә мөнәсәбәт кебек үк шәфкатьле булсак иде.
Тимурчыларыбыз ялгыз әби-бабайларга, суын, утынын кертәләр, карларын кериләр, барлык эшләрендә бик теләп катнашалар. Өлкәннәрдән рәхмәт сүзләре, рәхмәт хатлары алып кайталар. Тикмәгә генә борынгылар: “Кеше – кеше өчен кыйммәтле дару ул”-димәгәннәр.
Мәктәптән кайту белән Маһирә әби янына керәбез. Ишек алларын керибез, утынын ярып бирәбез диләр. Усманова белән Юсуповалар.
Иң өметсез шартларда да җылы сүзебез, эшебез белән өмет чаткысы уятырга тырышыйк.
Бөтенебез дә әхлакый яктан да, гыйлем алу ягыннан да югары булыйк. Олыларга, кечеләргә, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшик. Бергәләп кичерелгән шатлыклар, бергәләп кичерелгән борчулар, бергәләп ирешкән уңышлар гына хәтердә мәңгегә уелып кала.
Миһербанлылык, шәфкатьлелек, кеше хәленә керә белү мохтаҗларга ярдәм итү кебек сыйфатлар яшәү рәвешебез булсын иде.
Безнең мәктәп коллективы, балалар коллективы шуның өчен дә олыларга хөрмәт белән карый, авыр чакларда булыша, ярдәм итә. Чөнки матур язлардан, җәйләрдән соң һәрберебезне дә сары көзе, салкын кышы көтә.
Укучыларыбыз үзләренә беркетелгән өлкәннәр янына барып, аларның хәлләрен белеп,, суларын кертеп утыннарын ташып әзерләп куялар.
Мәсәлән:Ләлә апага, Рәйсә әбигә, Маһирә әбигә, Надирә әбигә һ.б.
Безнең авылда сугыш ветераны да берәү генә калды. Ветераныбыз Шарафутдинов Абдул бабай. Без аңа һәрвакыт ярдәм итәбез, хәлен белеп торабыз.
Әби кеше гел яхшылык тели,
Гаебебез булса кичерә,
Гомер буе калыйк тугрылыкта,
Әби дигән изге кешегә.
Сызламасын газиз җаннарыгыз,
Сызласа да аяк – кулларыгыз,
Озын гомер бирсен сезгә ходай
Рәнҗетмәсен кыз һәм улларыгыз.
Иске Чокалы урта мэктэбе укучылары уку елынын башыннан ук авылыбызда ялгыз калган, ярдэмгэ мохтаж булган олыларга ярдэм иту очен шефлыкка алынды. Укучыларга урамнар буенча ялгызларны, сугыш хэм хезмэт ветераннарын булеп бирдек.
Алар узлэренэ кайсы кем жайлы вакытны сайлап, атнасына бер мэртэбэ булышырга йорилэр.
Сентябрь аенда балалар элкэннэргэ бэрэнге сабы йолкуда, бэрэнге алуда булыштылар. Бакчадан яшелчэлэр жыеп беткэч, бакчаларны чистартып жирне эшкэртергэ булыштылар. Хэрвакыттагыча безнен укучылар ялгыз бабай- эбилэрне игътибарсыз калдырмый.
Кубесе олыларнын сулары ойдэ булмау сэбэпле, укучылар эби-бабайларга сулар китерегэ булышалар. Кибеттэн ипи хэм башка кирэк- яраклар кайтарып торалар. Ойлэрен жыештырырга, идэн, савыт- саба юарга да булышалар, хэллэрен белеп, саулыкларын сорашып торулары да олылар эчен зур шатлык. Чэнки аларнын кубесе кэннэрен, тоннэрен ялгызлыкта уткэрэ. Бигрэк тэ, балалык еллары, яшусмер еллары сугыш чорына туры килгэн эби-бабайларны мохтажлыкта калдырмаска тырышабыз.
Октябрь аенда олкэннэр коне унаеннан мэктэбебездэ олкэннэр коненэ багышлап бэйрэм уткэрәбез. Мэктэп укучылары олыларга матур-матур жырлар, биюлэр башкаралар, шигырьлэр сойлилэр, аларнын кунелен курергэ тырышалар. Соныннан олкэннэр чэй остэле артында узлэренен яшьлеген, уткэн гомерлэрен искэ алып рэхэтлэнеп сойлэшеп утырырлар.
Укыту- укыту тэрбия эшлэре буенча директор урынбасары, педагог- оештыручы, сыйныф житэкчэре « кынгырау» эше белэн кызыксынып торалар. Тимурчылык эшенэ нэтижэне мэктэп линейкасында, отряд сборында ясап барабыз. Мэсэлэн: Лэлэ апага, Клара эбигэ, Надирэ эбигэ. Рэйсэ эбигэ, Фэймэ эбигэ, Абдул бабайга х.б., утын, суларын кертеп, алардан рэхмэт хатлары алып кайталар.
Педагог-оештыручы:Хайрутдинова Д.И.
К списку новостей