Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старочукалинская основная общеобразовательная школа» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының «Иске Чокалы төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.
Визитная карточка
Адрес: | 422480, Российская Федерация, Республика Татарстан, Дрожжановский район, с. Старые Чукалы, ул. Коминтерна, д. 12 |
Телефон: | +7(843)-753-41-95 |
E-Mail: | Ssch.Drz@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старочукалинская OОШ" |
Руководитель: | Хайрутдинов Ильгам Иршатович |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 51 учащихся |
У нас учат: | 18 учителей |
Все школьные новости Старочукалинской ООШ
Мы- тимуровцы!
Опубликовано: 07.12.2012
Без тимурчылар!
Тимур командасына 10 укучы беркетелгән, командиры Шайдуллова Ләйсән.
Кеше табигатьнең аерылгысыз бер өлеше. Кеше табигатьтән башка бер генә көн дә бер генә сәгатҗтә, бер минутта яши алмый: аңа су, һава, азык-төлек, торак, җылылык һәм яктылык кирәк.
Шуңа күрә табигатькә мөнәсәбәт кебек үк шәфкатьле булсын иде.
Тимурчыларыбыз ялгыз әби-бабайларга, суын, утынын кертәләр, карларын кериләр, барлык эшләрендә бик теләп катнашалар. Өлкәннәрдән рәхмәт сүзләре, рәхмәт хатлары алып кайталар. Тикмәгә генә борынгылар: “Кеше – кеше өчен кыйммәтле дару ул”-димәгәннәр.
Мәктәптән кайту белән Маһирә әби янына ткерәбез. Ишек алларын керибез, утынын ярып бирәбез диләр. Усманова белән Юсуповалар.
Иң өметсез шартларда да җылы сүзебез, эшебез белән өмет чаткысы уятырга тырышыйк.
Бөтенебез дә әхлакый яктан да, гыйлем алу ягыннан да югары булыйк. Олыларга, кечеләргә, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшик.Бергәләп кичерелгән шатлыклар, бергәләп кичерелгән борчулар, бергәләп ирешкән уңышлар гына хәтердә мәңгегә уелып кала.
Миһербанлылык, шәфкатьлелек, кеше хәленә керә белү мохтаҗларга ярдәм итү кебек сыйфатлар яшәү рәвешебез булсын иде.
Безнең мәктәп коллективы, балалар коллективы шуның өчен дә олыларга хөрмәт белән карый, авыр чакларда булыша ярдәм итә. Чөнки матур язлардан җәйләрдән соң һәрберебезне дә сары көзе, салкын кыш көтә.
Укучыларыбыз үзләренә беркетелгән өлкәннәр янына барып, аларның хәлләрен белеп, карларын керәп, суларын кертеп утыннарын ташып әзерләп куялар.
Мәсәлән:Ләлә апага, Рәйсә әбигә, Маһирә әбигә, Надирә әбигә һ.б.
Безнең авылда сугыш ветераннары да санаулы гына калды. Ветераныбыз Шарафутдинов Абдул бабай. Без аларга һәрвакыт ярдәм итәбез, хәлен белеп торабыз.
Бөек Җиңүнең 68 еллыгын да матур итеп үткәрергә язсын аңа.
Әбиләргә бурычлы без,
Рәхмәтле без мең тапкыр.
Әгәр берәр эшең булса,
Әбием безне чакыр.
Әби кеше гел яхшылык тели,
Гаебебез булса кичерә,
Гомер буе калыйк тугрылыкта,
Әби дигән изге кешегә.
Сызламасын газиз җаннарыгыз,
Сызласа да аяк – кулларыгыз,
Озын гомер бирсен сезгә ходай
Рәнҗетмәсен кызһәм улларыгыз.
К списку новостей