МБДОУ "Старошаймурзинский детский сад №1 "Солнышко" ДМР РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422460, Республика Татарстан, Дрожжановский район, с. Старое Шаймурзино, ул. 22 Партсъезда, д. 2 |
Телефон: | +7(843)-753-43-45 |
E-Mail: | ramilyaaliullina@mail.ru,Ds.Sshaymur@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Старошаймурзинский детский сад №1 "Солнышко" Дрожжановского муниципального района РТ |
Руководитель: | Алиуллина Рамиля Сагитовна |
Год основания учреждения: | 1972 |
У нас учатся: | 15 детей |
У нас учат: | 2 педагога |
Новости Старошаймурзинского детского сада № 1 "Солнышко"
Нәүрүз килә-яз килә.
Опубликовано: 22.03.2013
Безнең Иске Шәйморза “Кояшкай” балалар бакчасы коллективы да үз алдына халкыбызның күңел бизәкләрен киләчәк буынга җиткерү, аларны тыйнак һәм әдәпле итеп үстерү, әйләнә-тирә мохитка, туган илгә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү кебек гаять зур бурычлар куеп эшли. Бу бурычларны гамәлгә ашыруда халкыбызның милли бәйрәмнәре зур урын алып тора. Шундый бәйрәмнәрнең берсе “Нәүрүз” бәйрәме. Бу көнне балалар һәм бакча хезмәткәрләре милли киемнәрдән һәр төркемгә кереп изге теләкләр теләп, сый-нигъмәтләр җыялар. Ул ризыклар бәйрәм залына зур өстәлгә тезеп куела. Монда халкыбызның милли ризыклары: күмәч, бавырсак, өчпочмак, гөбәдия урын ала. Шуннан соң чын-чынлап бәйрәм башлана. Бу бәйрәмдә яз кызы гүзәл Нәүрүзбикә белән Кыш бабай төрлечә көч сынашалар. Биюдә, җырда, төрле уеннарда гел Нәүрүзбикә җиңеп чыга. Кыш бабай эстафетаны Нәүрүзбикәгә калдырып, киләсе кышка кадәр төньякка китеп бара. Шуннан соң бәйрәм иртәсе өйрәнелгән җырлар, шигырьләр белән дәвам итә, халкыбызның милли уеннары оештырыла. Ә соңыннан бергәләп җыелган сый-нигъмәтләрдән балалар, кунаклар авыз итәләр, шуңа күрә Нәүрүз ул – муллыкка,тынычлыкка, матурлыкка өндәүче бәйрәм.
К списку новостей