• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Дрожжановский техникум отраслевых технологий»

Визитная карточка

Адрес: 422470,РТ, Дрожжановский р-н ,с.Старое Дрожжаное ул.Дзержинского 36
Телефон: +7(843)-752-28-07
E-Mail: pu-90drojjanoe@rambler.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГАПОУ "Дрожжановский техникум отраслевых технологий"
Руководитель: Яфизов Фаниль Ринатович
Год основания учреждения: 1968
У нас учатся: 211
У нас учат: 25

Новости техникума

Чишмә суына сәяхәт

Опубликовано: 03.10.2018

 

                                              Шиһабетдин Мәрҗәни  елы .

   Шиһабетдин Мәрҗани үзенең «Мостафадел-әхбар фи әхвали Казан вә болгар» исемле китабында үзенең әнисе ягыннан нәсел шәҗәрәсен Чүпрәле районы Иске Чокалы авылына бәйли.Шиһабетдин Мәрҗанинең әнисе ягыннан бабасы Иске Чокалы, ә әбисе Шатыршан авылыннан чыкканнар. Мәрҗанинең ерак бабалары Мозаффар һәм аның улы Мортаза Бизнә авылында имам һәм мөдәррис булып торганнар, шунда вафат булып, авыл зиратына күмелгәннәр. Мәрҗани 1860 елда аларның каберләрен зыярәт кылган. Бабасы Габденнасырыйның әтисе Сәйфелмөлек, Иске Чокалы авылында имам булып тора.     Имам Сәйфелмөлек озак гомер итә. Иске Чокалы авылында имам хатыйб һәм мөдәррис вазифаларын үтәп, йөз яшенә җитеп вафат була һәм Иске Чокалы авылы каберлегенә җирләнә. Хатыны Бибирәбига 1787 елда вафат була. Каберләре бер-берсенә якын, һәр икесен зиярәт кыла. Мелла Габденнасыйр, имам Габделмәннан, имам Хәмиди һәм Мөхәммәдъяр  исемле угыллары калган. Имам Хәмиди атасыннан соң Иске Чокалы авылында имам һәм хатыйб була, 1871 елда вафат була һәм шул авыл каберлегендә җирләнгән. Имам Баһаветдин һәм мелла Шиһабетдин исемле угыллары калган.

     Ш.Мәрҗани безнең якларга ике мәртәбә кайта. Беренче мәртәбә 1848 елда Бохарадан кайткач, икенче кайтуыннан соң алда күрсәтелгән китабында болай дип язган: «1860 елда бөтен гаиләм белән икенче тапкыр Тау ягына сәфәр кылып, Иске Чокалы авылында бабабыз имам Сәйфелмөлек бине Мозаффар һәм әбиебез Бибирәбига Мөслим кызы, Бизнә авылында бабабыз имам Мозаффар һәм аның атасы имам Мортаза бине Гали һәм башка якыннарыбызның каберләренә зиярәт кылдык» - дип яза.

     Бу турыда ул үзенең китабында язып калдыра.

    Иске Чокалыда 8 сентябрь көнне оештырылган Авыл бәйрәмендә төзекләндерелгәннән соң ачылган чишмә суын эчеп карарга Чүпрәле техникумы укучылары сәяхәт кылды, тәмле суын эчеп карады. Тау-таш арасыннан аккан бу чишмә суын авылыбызга сәяхәт кылгач, Ш. Мәрҗәни дә эчкән. Чылтырап аккан чишмә суында кипарис тәме бар дип сөйлиләр иде безнең авылның олы кешеләре. Әйе, ул су бик тәмле! Шул суны эчкәч күңелдә ниндидер шифалык тоясың.

                          

                                                                                                                Чүпрәле техникумының әдәбият укытучысы Дилүзә Аббазова



К списку новостей