• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Дрожжановский техникум отраслевых технологий»

Визитная карточка

Адрес: 422470,РТ, Дрожжановский р-н ,с.Старое Дрожжаное ул.Дзержинского 36
Телефон: +7(843)-752-28-07
E-Mail: pu-90drojjanoe@rambler.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГАПОУ "Дрожжановский техникум отраслевых технологий"
Руководитель: Яфизов Фаниль Ринатович
Год основания учреждения: 1968
У нас учатся: 211
У нас учат: 25

Новости техникума

Техникумда әкият геройлары.

Опубликовано: 26.04.2016

 Үткән ел 26 апрель көнне техникумның бертөркем укучылары Шүрәле, Былтыр, Су анасында кунакта булдылар, ә быел бу геройлар үзләре безгә килделәр.

    26 апрель –татар халкының яраткан, бөек шагыйре Г.Тукайның туган көне. Бу бәйрәмне инде безнең район мәктәпләре һәм балалар бакчалары, китапханә һәм культура йортлары, бөтен Татарстан, чит илләрдә дә апрель ае буе бәйрәм итәләр. Тукайны белмәгән татар кешесе юктыр. Шул уңайдан бүген безнең уку йортына да кунаклар чакырдык, әдәби-музыкаль кичә үткәрергә уйладык. Актлар залының сәхнәсе Тукай әкиятләрендәгечә бизәлгән. Залда “Әллүки”, “Тәфтиләү”ләр яңгырый. Әллә кайдан Шүрәле белән Су анасы килеп чыга. Студентлар Тукайның “Су анасы” һәм “Шүрәле” әкиятләрен сәхнәләштерде, яраткан шигырьләрен яттан сөйләде, җырларын башкарды. Тукай турында видео карады. Чакырылган кунаклар - үз районыбызның танылган шагыйрьләре - Закиров Иршат Заир улы һәм Вахитов Азат Мөхәррәм улы да үз чиратында Тукайга багышлап язган шигырьләрен укыды, аның турында булган истәлекләр белән уртаклаштылар. Китапханә хезмәткәрләре китап күргәзмәсе оештырды, шагыйрьнең яңа басылган китаплары турында сөйләде. Студентлар әкият геройларына иллюстрацияләр һәм рефератлар эшләде. 23 апрель көнне уку йортының  берничә студенты Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан үткәрелгән татар теле һәм әдәбияты буенча беренче Бөтендөнья онлайн контроль тест эшләде. Техникум җитәкчесе җиңүче студентларга сертификат тапшырды. Килгән кунакларга эшләрендә зур уңышлар, сәламәтлек, киләчәктә дә техникум белән тыгыз элемтәдә торып безне үзләренең шигырьләре белән куандырып торуларын теләп рәхмәт хаты тапшырды.     

                                            

                                              Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Аббазова Д.К.    



К списку новостей