Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Малоцильнинская средняя общеобразовательная школа имени кавалера ордена Славы трех степеней Арсланова Зиатдина Миндубаевича» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы “Дан орденының тулы кавалеры Арсланов Зиатдин Миннебаевич исемендәге Кече Чынлы гомуми урта белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422463, РТ, Дрожжановский район, с. Малая Цильна ул.Крупская, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-753-93-10 |
| E-Mail: | Smal.Drz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Малоцильнинская сош имени Арсланова З.М." |
| Руководитель: | Миначева Гульчачак Камиловна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 60 учащихся |
| У нас учат: | 17 учителей |
Школьные новости
Сагына мөгаллимнәрен мәктәбем
Опубликовано: 13.03.2014Кече Чынлы урта мәктәбендә эшләп, лаеклы ялга чыккан, хәзергесе вакытта Иске Чүпрәле авылында гомер кичерүче хезмәт ветераны, хөрмәтле Маһирә Ибрагим кызы Махмутова, шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әлеге истәлекле бәйрәм уңаеннан, без - Кече Чынлы урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары Маһирә апаларда кунакта булдык. Ул безне һәрвакыттагыча куанып каршы алды.
Маһирә апа үзенә генә хас тырышлыгы, үҗәтлеге һәм булдыклыгы нәтиҗәсендә ярты гасырга якын гомерен мәгариф эшенә багышлап, әллә ничә буын балаларына белем һәм тәрбия бирде.Аның өенә килеп керү белән аннан ниндидер яктылык, җылылык бөркелүен тоясың. Нәкъ үзе сыман. Бу тормышта да ул якты, мәгънәле эзле һәм әлеге сыйфатын балаларында, оныкларында тәрбияли алган. Ә Ходай тарафыннан бирелгән кеше гомере өчен шуннан да мөһимрәк ни бар тагын? 1 ...
Маһирә апа! Сез, яшәү мәгьнәсен изгелек, матурлык, күңел сафлыгы, каһарманлык кебек төшенчәләрдән аерылгысыз дип раслап, бөтен белемегезне, күңел байлыгыгызны балаларга юнәлдергән тынгысыз, таләпчән һәм киң эрудицияле педагог буларак, коллективта намуслы хезмәтегез, ихласлыгыгыз белән абруй казандыгыз.
Сезнең һәркайсыгызга һәйкәл салырлык, тик таш сын гына Сезнең эчке халәтегезне күрсәтеп тә, аңлатып та бирә алмас иде. Әйе, әлегә дөнья үлчәүләренә салынмый торган игелек, изгелек, мәрхәмәтлелек һәм кешелеклелек дигән сыйфатлар бар. Шушы кешелек сыйфатларының орлыкларын Сез һәрбер укучыгызның күңеленә чәчә алдыгыз.
Тормышның һәр мизгеленнән ямь табып, җир йөзендәге иң күркәм, иң сабыр затларның берсе буларак, чәчкәләр сыман тирә-юньгә шатлык, гүзәллек өләшәсез.
Гомер юлыгыз мәктәп сукмагы буйлап үтте. Без Сезнең сулышны, энергияне әле дә тоеп яшибез. Мәктәбебезнең гүзәл үрнәге буларак, Сезне онытмадык һәм онытмабыз! Сездәй олы йөрәкле шәхесләр генә дөньяны яшәтә, яшәртә. Кече Чынлы мәктәбе Сездәй мөгәллимнәре белән горурланып яши. Мәктәп тарихында Сез лаеклы урын алып торасыз. Аның уңышларында, абруенда өлешегез зур Сезнең. Мәктәп Сезне сагынып яши.
Киләчәк көннәрегезгә бәрәкәт, ныклы исәнлек, күңел тынычлыгы, шатлыклы озын гомер телибез.
К списку новостей


















