Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Малоцильнинская средняя общеобразовательная школа имени кавалера ордена Славы трех степеней Арсланова Зиатдина Миндубаевича» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы “Дан орденының тулы кавалеры Арсланов Зиатдин Миннебаевич исемендәге Кече Чынлы гомуми урта белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422463, РТ, Дрожжановский район, с. Малая Цильна ул.Крупская, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-753-93-10 |
| E-Mail: | Smal.Drz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Малоцильнинская сош имени Арсланова З.М." |
| Руководитель: | Миначева Гульчачак Камиловна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 60 учащихся |
| У нас учат: | 17 учителей |
Школьные новости
" Без - Тукай оныклары! " әдәби -музыкаль кичә
Опубликовано: 24.04.2026Габдулла Тукайның 140 еллык юбилее уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары катнашында " Без - Тукай оныклары! " дигән әдәби -музыкаль кичә оештырылды. Әлеге кичәдә укучылар Тукайның тормыш юлы белән беррәттән, аның әсәрләрен искә төшерделәр. Чарада барыбызга да таныш булган " Бала белән күбәләк ", " Гали белән кәҗә ", " Кызыклы шәкерт "шигырьләрне яңгырады. Тамашачылар 1 нче сыйныф укучылары башкаруында " Шүрәле" җырын яратып тыңладылар. Бәйрәмгә Шүрәле белән Су анасы да килгән иде. 2-3 сыйныф укучылары Г. Тукайның тирән мәгънәгә ия булган һәм һәркемне уйланырга мәҗбүр итә торган " Яшь агач" мәсәлен сәхнәләштерделәр. 4 нче сыйныф кызлары татар халык биюен башкардылар.Бәйрәм ахырында тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Низамова Э. Ә. Тукай иҗатына багышланган " Тукай- безнең күңелләрдә! " дигән кул эшләре күргәзмәсендә катнашкан гаиләләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Җыр - бию , уен - көлке , шаярулар белән үрелеп барган тамаша шундый җиңел һәм рәхәт узды. #140летиеГабдуллыТукая #Тукай#СтихиТукая. #ВеликийТукай. #Дрожжаное
К списку новостей


















