Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Малоцильнинская средняя общеобразовательная школа имени кавалера ордена Славы трех степеней Арсланова Зиатдина Миндубаевича» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы “Дан орденының тулы кавалеры Арсланов Зиатдин Миннебаевич исемендәге Кече Чынлы гомуми урта белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422463, РТ, Дрожжановский район, с. Малая Цильна ул.Крупская, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-753-93-10 |
| E-Mail: | Smal.Drz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Малоцильнинская сош имени Арсланова З.М." |
| Руководитель: | Миначева Гульчачак Камиловна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 60 учащихся |
| У нас учат: | 17 учителей |
Школьные новости
Т. Миңнуллин – әдәбият һәм театр тәрбияләгән талант.
Опубликовано: 14.05.2012
Туфан Габдулла улы Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстанның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында игенче гаиләсендә дөньяга килә. Туфан Миңнуллинда әдәби зәвык тәрбияләүдә әтисенең тәэсире зур була.
Туфан Миңнуллин әдәбиятка 1960 еллар башында юмористик хикәяләр һәм кечкенә күләмле сәхнә әсәрләре белән килә. Аның әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлавы Мәскәүдә укыган елларына туры килә.
Бераздан зурлар өчен чорның актуаль мәсьәләләрен күтәргән, аны драматург итеп таныткан күләмле драмалар иҗат итә башлый. 1962 елны Туфанның «Безнең авыл кешеләре» исемле өч пәрдәле комедиясе — Минзәлә драма театрында, балалар өчен язылган «Азат» исемле пьеса-әкияте Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куела һәм тамашачыларның игътибарын җәлеп итә. 1967-1969 елларда Татарстанның Әлмәт дәүләт театрында — «Күрше кызы», Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында — «Миләүшәнең туган көне», ә Татарстан республика Күчмә театры (хәзерге К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) сәхнәсендә «Нигез ташлары» һәм «Йөрәк янар өчен бирелгән» исемле яңа пьесалары куела. Шул вакытларда Туфан Миңнуллин әдәби тәнкыйтьтә өлгергән драматург буларак телгә алына башлый.
70-нче елларда Туфан Миңнуллинның рәссам-драматург буларак иҗади йөзе формалашу, табигый талантының үзенчәлекле рәвештә ачылып китү һәм шәхси сыйфатларга байый бара. Драматург форма һәм эчтәлек өлкәсендәге эзләнүләрен тагы да тирәнәйтә төшә, тормыш материалын, үзен кызыксындырган, борчыган иҗтимагый һәм әхлак проблемаларын сәнгатьчә хәл итү, заман кешесенең рухи дөньясын, яшәеш фәлсәфәсен укучыга, тамашачыга үтемлерәк, тулырак итеп җиткерү өчен сәхнә әдәбиятының төрле жанрларына һәм алымнарына мөрәҗәгать итә, иҗтимагый тормышның төрле-төрле темаларын кузгата. Әдипнең иҗади активлыгы бермә-бер көчәя. 1970-1983 еллар арасында аның Татар академия театры сәхнәсендә тугыз пьесасының («Диләфрүзгә дүрт кияү» (1972), «Ир-егетләр» (1971), «Канкай угылы Бәхтияр» (1974), «Әлдермештән Әлмәндәр» (1976), «Дуслар җыелган җирдә» (1977); «Адәм баласына ял кирәк» (1979); «Моңлы бер җыр» (1981); «Монда тудык, монда үстек» (1982); «Әниләр һәм бәбиләр» (1983); Әлмәт дәүләт драма театрында — дүрт («Диләфрүзгә дүрт кияү» (1971); «Ай булмаса, йолдыз бар» (1977); «Яшьлегем — җүләрлегем» (1978); «Бәйләнчек» (1982)); Татар дәүләт драма һәм комедия театрында — биш («Үзебез сайлаган язмыш» (1973); «Уйланыр чак» (1973); «Китәр юлың еракмы?» (1975); «Ак тәүбә, кара тәүбә» (1976); «Кырларым-тугайларым» (1978)) пьесасының премьерасы була .
Туфан Миңнуллин — 1990 еллардагы милли хәрәкәт активисты. Татарстан суверенитетын, татар теленең дәүләт статусын яулап алуда аның өлеше зур.
1984 елда ул беренче тапкыр Татарстан АССР Югары Советына сайлана (1984-1989). 1989-1991 елларда ул кабат депутат булып эшли. Туфан Миңнуллин беренче (1995-1999), икенче (1999-2004), өченче (2004-2009) һәм дүртенче (2009-2014) чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутат итеп сайланды.
Дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты этикасы кагыйдәләрен үтәү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе әгъзасы, «Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе әгъзасы булып торган иде.
Туфан Миңнуллин депутатлар арасында иң өлкән яшьтә булу сәбәпле берничә чакырылышның беренче утырышларын татар телендә ачып җибәрә иде. Депутат буларак ул һәрвакыт татар теле, мәдәнияте, милләте язмышы турында чыгышлар ясый иде, татар халкын дәүләт дәрәҗәсендә яклый иде.
Үзенең соңгы чыгышын Туфан Миңнуллин 2012 елның 26 апрелендә ясый[
К списку новостей


















