• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Дрожжановский
  • Школы
  • МБОУ «Малоцильнинская средняя общеобразовательная школа имени кавалера ордена Славы трех степеней Арсланова Зиатдина Миндубаевича» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы “Дан орденының тулы кавалеры Арсланов Зиатдин Миннебаевич исемендәге Кече Чынлы гомуми урта белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Малоцильнинская средняя общеобразовательная школа имени кавалера ордена Славы трех степеней Арсланова Зиатдина Миндубаевича» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы “Дан орденының тулы кавалеры Арсланов Зиатдин Миннебаевич исемендәге Кече Чынлы гомуми урта белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422463, РТ, Дрожжановский район, с. Малая Цильна ул.Крупская, д.4
Телефон: +7(843)-753-93-10
E-Mail: Smal.Drz@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Малоцильнинская сош имени Арсланова З.М."
Руководитель: Миначева Гульчачак Камиловна
Год основания учреждения: 1972
У нас учатся: 60 учащихся
У нас учат: 17 учителей

Школьные новости

Нәүрүз

Опубликовано: 23.03.2012

 

      Халык бәйрәмнәре  – шул халыкны милләт итеп берләштерә  торган

чараларның  берсе.  Һәр милләтнең үзенә  генә  хас бәйрәмнәре була. Алар

халыкның  милли горурлык, милли хисләр культурасын тәрбияләргә  ярдәм

итеп кенә калмыйлар, ә шул хисләрне кичергән кешеләрдә рухи канәгатьләнү

дә  тудыралар.  Әгәр дә  халык бәйрәмнәре югала, юкка чыга икән, бу инде

аның  рухи байлыклары саега баруын чагылдыра. Халык бәйрәмнәре  һәр

кешенең  йөрәк түрендә  саклана, чөнки  җыр, бию, яңа көйләр башкару,

очрашу – танышулар шушы көннәрдә була.  

Уен  – көлке,  җыр  – бию белән шаулап  – гөрләп торган

Сабантуй, Сөмбелә,  Нәүрүз бәйрәмнәре, аулак  өйләр, каз  өмәләре  үзеңне

башкалар алдында сынатмау, кешеләрдә кире хисләр тудырмау, матурлыкта,

җитезлектә, дуслыкта сынатмау өчен көрәш мәйданына әверелгән. Шушы йола гореф-гадәтләребезне онытмау, дәвам итү максатыннан  23 март көнне мәктәбебездә  “Нәүрүз” бәйрәме үткәрдек. Бәйрәмне тәрбиячеләребез Халитова М.Җ. һәм Фахрутдинова Ф.Р.  1-5 сыйныф укучылары белән оештырдылар.

       Нәүрүз! Бу сүзнең мәгънәсе фарсыча “яңа көн” (нәү – яңа, рүз – көн) дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21–22 мартка туры килә. Көнчыгыш календаре буенча әлеге төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән гыйбарәт.

     Идел буе татарлары Нәүрүзне чәчүгә чыгар алдыннан бәйрәм иткәннәр. Мәсәлән, карга боткасын гына алыйк. Ул шулай ук Нәүрүзнең бер өлеше. Аны икенче төрле дәрә яки зәрә боткасы дип йөртелә. Нәүрүз көннәрендә ( ул атна – ун көнгә сузылган) йорттан – йортка кереп “нәүрүз әйтеп” йөрү гадәте булган. Бәйрәм көнне иртән иртүк торып 8–10 кешелек төркемнәргә бүленеп урамнарга балалар чыккан. Алар йорттан – йортка кереп, нәүрүз такмагын укып, яки яттан әйтеп , йомырка, ярма җыеп йөргәннәр. Йорт хуҗалары кичтән үк йомыркаларын төрле төскә буяп куйганнар. Соңыннан балалар бергә җыелып төрле уеннар уйнап, йомырка, ботка ашаганнар. Балалар урамнарны йөреп чыккач, атларга атланып егетләр чыккан. Аларда йомырка җыеп йөргәннәр. Бу күренеш сөрән сугу дип аталган. Яшьләр бергә җыелып уеннар оештырганнар. Арадан иң чибәр, уңган кызны Нәүрүз итеп сайланган. Җыелган халык нәүрүз җырлаган, бәет әйткән. Нәүрүз көнне кешеләр күңелендә гел игелек кенә булырга тиеш. Ул изгелек булып аның үзенә үк кайтачак. Яңа елны ничек каршыласаң, елың шулай үтәр дип уйлау күбрәк шатлану, башкаларга куаныч өләшү теләген уяткан. Кеше үз өстендәге бурычлардан да котылырга тырышкан.

        Бәйрәм барышында укучылар югарыда әйтеп кителгән йолалардан күренешләр күрсәттеләр.  Коймаклар, чәкчәкләр белән уытучыларны һәм укучыларны сыйладылар.

Бәйрәм бик күңелле һәм оешкан төстә узды.

 

 

 

       

 



К списку новостей