• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Малоцильнинский детский сад» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422463, РТ, Дрожжановский район, с. Малая Цильна, ул. Крупская, 4
Телефон:
E-Mail: Ds. Mcilna@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ «Малоцильнинский детский сад»
Руководитель: Хайбуллова Чулпан Иршатовна
Год основания учреждения: 2013
У нас учатся: 11
У нас учат: 1

нужно сюда

Тукай - безнең күңелләрдә.

Опубликовано: 24.04.2014

Салкын кыш үтеп, ягымлы,җылы яз җиткәч халкыбыз бөек Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Сөекле Тукаебызны бервакытта да истән чыгармыйбыз, аны яратабыз, зурлыйбыз. Шушы уңайдан Кече Чынлы балалар бакчасында 21 апрельдән 26 апрельга кадәр Г.Тукай иҗатына багышланган атналык узды. Презентация аша тормыш юлын, иҗатын, шигырьләрен, әкиятләрен өйрәндек. Әсәрләреннән төзелгән мультфильмнар карадык, күргәзмә оештырдык, рәсемнәр ясадык. Атналыкка йомгак ясап 24 апрель көнне “Тукай безнең- күңелләрдә” дигән бәйрәм үткәрелде. Бәйрәмгә мәктәптә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Низамова Э.А., китапханәче Хөсәенова Р.А, 1 сыйныф укучыларын hәм укытучы Боhарова Г.С. кунакка чакырдык. Балалар -"нәни артистлар" бер дә сынатмадылар. Ситдикова А., Туктиева И., Бикбаева А., Җәмдиhанова А. шагыйрьгә багышланган шигырьләр сөйләделәр. Фахртдинов И., Хайбуллова Ә.,Салихов Д. hәм Раимов Н. "Бала белән күбәләк", Кызыклы шәкерт" шигырьләрен бик матур сәхнәләштереп күрсәттеләр. Татар халкының "Гөлләр үсә" көенә Хайбуллова Әдилә "Чүәк киям" дигән бию башкарды. Аеруча, балаларга, "Кайсы әсәрдән икәнен бел", "Су анасы",Тукай әсәрләренә ясалган рәсемнәрне (пазлларны) тезү кебек уеннар күңелләренә хуш килде. Бергәләп "Су анасы" мультфильмын карап, балалар кеше әйберен сорамыйча алырга, олыларны алдарга ярамый дигән нәтиҗә ясадылар. "Туган тел" җырын хор белән җырладык, истәлеккә фотога төштек.



К списку новостей