МОУ «Татарско-Елтанская средняя общеобразовательная школа» Чистопольского муниципального района РТ (ликвидация)
Визитная карточка
| Адрес: | 422975, Республика Татарстан, Чистопольский район, с. Татарский Елтан, ул. Хамзина, д. 42 |
| Телефон: | (84342) 3-47-48 |
| E-Mail: | mudar@mail.ru |
| У нас учатся: | 36 учеников |
| У нас учат: | 11 учителей |
История села
Ялтан авылының барлыкка килүе турында риваять.
Һәр авылның үзенең барлыкка килү тарихы бар. Мин аларны тарих дип түгел, ә риваятьләр дип атар идем. Өлкән абыем Галимов Рафаэль Фатых улы авыл тарихы белән күптәннән кызыксына.Бабаларыбыздан, әтисе Фатыхтан ишетеп калган барлык кызыклы һәм әһәмиятле мәгълүматларны ул аерым дәфтәргә туплап барган. Минем эзләнү эше белән шөгыльләнүемне ишеткәч, ул миңа әлеге серле дәфтәрне бирде. Мин шул дәфтәрне кулыма алып аның беренче битен ачуга түбәндәге риваятькә тап булдым. Ә анда менә нәрсәләр язылган иде.
18 гасыр башларында Түбән Новгород өлкәсе Сергач районы җирлә-рендә бер зур патша чиновнигына 3 татар-мишәр крестьяны очрый. Әлеге чиновникның атлары шушы тирәдәге сазлыкка кереп баткан була. Бу кешеләр аңа атларын чыгарырга ярдәм итәләр. Шушы ярдәмнәре өчен ул аларга акча бирергә теләгәч, әлеге крестьяннар аңардан җир сорыйлар. Ул аларга үзләре теләгән җирне эзләргә куша, ә тапкач, башкалага килеп бу турыда шәхсән үзенә әйтүләрен сорый. Тик бер шарт куя: сез эзли торган җирләр елга буенда, елганың ике ягында урман булсын - ди. Әлеге өч кеше атларга атланып шушы чиновник әйткәнгә туры килердәй җирләрне өч ел эзлиләр һәм табалар. Ул безнең хәзерге Мулла болыны буенда була. Башкалага барып теге чиновникны эзләп табалар һәм сургучлы печате булган “Рөхсәт кәгазе” алалар. “Авылыгызның исеме Служилое Ялтан булыр – ди чиновник. - Армиягә солдатка сездән кеше алмасалар, ә үз атыгыз белән патшага хезмәт итәргә кешеләр җибәрерсез” - ди. Безнең иң беренче бабала-рыбыз патша гвардиясендә хезмәт иткән кешеләр булып чыга.
Теге өч кеше шул яңа урыннарына килеп урнашалар. Алар янына башка кешеләр күченә. Шулай итеп авыл барлыкка килә. Аңа Ялтан дигән исем бирәләр. Ялтан сүзе батыр, җитез, кыю дигәнне аңлата.
Соңрак авыл халкы көнчыгышка күченә, ә элеккеге авыл урынында иске зират кына кала. Чынлыктан да , без яратып Мулла болыны, Түгәрәк күл дип йөри торган урында иске зират бар. Җәй көннәрендә ерак җирләрдән шушы зиратка килеп каберлекләр карап йөргән кешеләрне еш очратам мин. Алар бирегә үзләренең әби-бабаларын сагынып, аларга дога ирештерү өчен һәм туган җирләренең үзенә тартып торуын сизеп, тоемлап кайталардыр дип уйлыйм мин. Һәм бу, әлбәттә, шулай да.
Ялтан авылының барлыкка килү тарихы.
Архив мәгълүматлары буенча тикшергәндә әлеге риваятьнең беразы гы-на чынлыкка туры килгәненә дә инандым мин. Чынбарлыкта менә шулай була.
Ялтан авылы Кече Чирмешән елгасының югары агымында 1700 елда барлыкка килә. Аңа нигез салучылар булып Әлки районы Муллино авылы-ның йомышлы татарлары санала.
1691 елда Муллино авылының йомышлы татарлары Буланов Уразмәмәт Урусов һәм Ишалей Ишкин үзләренең кырык дүрт иптәше белән Кирмәт, Те-гермәлек, Кече Сөлчә, Олы Сөлчә , шулай ук Олы Чирмешән елгалары буен-дагы буш яткан җирләрне үзләренә биләмә итеп алалар. Рус патшасының йомышлы татарларга шундый зур җирләрне бүлеп бирүе, минемчә, тоткар-лау сызыкларының аргы ягына тизрәк халыкны күчереп утырту һәм Идел буе халыкларын шул рәвешле колонияләштерү сәясәте була.
XVII гасырның 90 нчы елларында Муллино авылы үзенә күрә эчке коло-низациянең терәк пунктына әйләнә. Менә шул йомышлы татарлар безнең хә-зерге авыл территориясенә килеп урнашалар да инде. Алар арасында Мамин кенәзнең малае Роман морза Кадряков, Уразбахтин малае Абдрахман Тин-гильдиев, Умралей Ишалеев һәм Кутей Крымов була.1
Тагын шунысы билгеле . Муллино авылы Нугай даругасына караган.2 1716 елда гына Ялтан авылы Нугай даругасы авыллары исемлегендә күренә башлый.3
1716-1717 елларда Ялтан авылында бары тик татарлар гына яшәгән. Ав-ылда барлыгы 27 йорт һәм 248 кеше була. Дәрәҗәле ( титуллы) татарлардан авылда Абдулла улы Сәфәр морза Кудайбердин, Акиш морза Баймяков, Из-маил морза Акбердин саналган. Алар бик зур җирләргә хуҗа булганнанр.4 Ә мәчет 1715 елда ук төзелә һәм авылның беренче имам-хатибы булып Киль-мамет Акбердин тора.5
XVIII гасырның 50 нче елларында Россия хөкүмәтенең көчләп чукын-дыру сәясәте алып барылганлыгын мин Татарстан тарихы дәресләре буенча ишетеп беләм. Әлеге сәясәт минем туган авылыма да кагыла. Нәкъ шушы чорда Ялтан исемле тагын дүрт авыл аерылып чыга. Татар( революциягә ка-дәрге документларда Служилое) Ялтаны – биредә йомышлы татарлар яшәгән, Рус Ялтаны – хөкүмәтнең карары буенча русларга татарлар белән бергә яш-әргә ярамаган,Чуваш Ялтаны – биредә чуваш мил-ләтеннән булган кешеләр яшәгән һәм Керәшен Ялтаны – монда яңа чукынганнар аерылып чыгалар. Әлеге авыллар бер - берсеннән бер чакрым ераклыкта урнашкан булалар. Кызганычка каршы, әлеге авыллардан бүгенгесе көндә икесе генә сакланып калган. Дөрес, Татар Ялтаны авылыннан өч чакрым ераклыкта Рус Ялтан ав-ылының бер йорты күренеп тора, ләкин анда да инде кеше яшәми.Ә кайчан-дыр алар һәркайсы гөрләп торган авыллар булган. Керәшен Ялтаны авылы-ның иске зираты гына исән, андагы сакланып калган дүрт каберлеккә һәр елны кешеләр килә.
Татар (Служилое) Ялтаны XIX уртасы – XX гасыр башларында.
Эзләнү эше алып барганда авылым тарихының XIX гасырдагы илле елы югалганлыгын белеп бик уңайсызландым. Чөнки мин эзләгән документларда, китапларда, газета материалларында, авылым аксакалларының язып калдыр-ган истәлекләрендә дә бу еллар сакланмаган. Бары тик 1830 елда авылда яңа мәчет салынганлыгы һәм анда имам-хатиплар булып Шәйхетдинов Абдел-саттар, Нурулла Абделсаттар, Абделфәттах Камалетдиновлар торганнарын гына белдем. Ә мәэзин булып 1867 елдан 1900 елга кадәр Мөхәммәтвәли Абделнафигин торган. 1874 елда икенче мәчет, ә 1887 елда өченче мәчет ачыла.6
1865 елда авылда 300 ләп йорт булган. өч мулла, өч мәэзин, биш гаилә эре байлар була. Шушы унбер гаиләдән кала калганнары ярлы һәм урта хәл-ле крестьяннар була. Күп ярлылар ачлыктан, ялангачлыктан җәфа чиккәннәр. Чөнки барлык байлыкка авыл байлары хуҗа була. Авылның эре бае – Рамаза-нов Фәсхетдин була. Аның бик күп бүлмәле йорты, кибете, бик зур җир биләмәләре 100 әр баш умарталары, ә терлеге барлык авыл халкыныкына караганда өч тапкыр артык була.
1895 нче елда авылда Гимадетдин мәдрәсәсе була. Аның мәдрәсәсенә 25 – 30 укучы сыя торган була. Мәдрәсәдә шушы авылның байлары, динчеләре үз балаларын укыталар Ярлы крестьян балаларына мәдрәсә ишекләре ябык була.
1895 нче елда авылның старостасы Билялов Сөләйман була, ә секретарь вазифасын Ахмадиев Минабетдин башкара. Алар ир балаларга җир биру бе-лән шөгыльләнә, ә кыз балаларга җир бирелми. Авыл халкының күбесе төрле авырулардан интегә. Ә бу вакытта авылда хәтта фельдшер да булмый.
Столыпин реформалары башлангач, авылда яңа кулак катлаулары килеп чыга. Шушы елларда Татар (Служилое) Ялтан авылының байлары баш калкыта. Рамазанов Фәтхетдин, Әхмәдиев Шәрәфетдин, Кәримов Насыбулла казнадан урман эченә Крип күле казыту өчен зур суммада акча алалар. Авылның ярлылары шушы күлне озын җәйге көннәрдә билләрен бөгеп, тирләрен түгеп, айлар буена казып, тиенләп кенә эш хакы алалар. Ә акчаның күп өлеше (¾) авылның бае Рамазанов Фәтхетдингә, Хакимов Халиуллага һәм Изгар волосте җитәкчесе Әхмәдиев Шәрәфетдин кесәсендә кала.
Бүгенгесе көндә Крип күле без, укучыларның, һәм авыл халкының яратып йөри торган урыны. Ул авылдан 3 чакрым ераклыктагы урман алан-лыгында казылган. Җәй көннәрендә анда иң тәмле җир җиләкләре үсә, күл-ненең суы искиткеч чиста, тирәсендә камышлар, ә аланында төрледән-төрле чәчәкләр үсә. Кышларын чаңгы белән нәкъ шул күлне карарга барабыз. Анда нинди генә эзләрне күрмисең, хәтта пошины да очратырга мөмкин. Урман каравылчысы бирегә кечкенә генә өй ясап куйган, анда җылынырга да, чәй-ләр кайнатып, бәрәңге пешереп ашарга да яратабыз без. Шушында утырганда әлеге күлнең казылуына 100 елдан артык вакыт үтеп киткәнлеген, кемнәрне генә бу күл очраштырган да, кемнәр генә аның суында йөзмәгән дип уйлап куясың. Без бу турыда тарих укытучыбыз белән узган көз урманга баргач ишеттек.
1917 елгы февраль революциясе көннәрендә авыл старостасы булып Ну-ретдинов Раузетдин тора. Николай патшаның бәреп төшерелүе турында хәбәр безнең авылга да ишетелә. Бу турыда күмер казырга дип киткән сезонлы эшче – шахтерлар үзләренең хатларында язалар. Әлеге хатларны авылда хәреф танучы ике кеше генә укыган. Алар: Камалов Җиһанша һәм Әхмәдиев Хәнәфи. Берничә кеше патшаны бәреп төшерелгәннән соң урнашкан тәртипләр белән килешми. Болар: Билялов Мөхлис, Хамзин Масалим, Гарифуллин Зәки, Сайфутдинов Гарифулла. Алар социалистик революция ясау өмете белән янып йөри башлыйлар. Авылда капма – каршы эш алып баручы төркемнәр оеша.
1917 елгы октябрь революциясенең җинүе турында һәм большевиклар партиясе үткәргән сәясәтне дөрес итеп аңлатучыларның берсе Кирам Хәмзә углы Хәмзин була.
Хамзин Кирам Хәмзә улы.
Әлеге авылдашымның язмышына аерым тукталасым килә. Кирам Хәм-зиннең каберлеге безнең авылның нәкъ уртасында, җирле үзидарә бинасы ян-ында тора. Без ул каберлеккә традиция буенча шефлык итәбез. Кирамның оныгы Шәүкәт Әнвәр улы Хамзин белән әледән-әле очрашулар үткәрәбез. Чөнки ул безнең мәктәпне тәмамлап киткән һәм бүгенгесе көндә Саба райо-ны Шәмәрдән авылы лицееның алыштырмас директоры, Татарстанның атка-занган укытучысы. Ул бабасы һәм апасы юлыннан киткән, укытучы һөнәрен сайлаган. Ә бит Кирам Хәмзин үзе дә мәгариф өлкәсендә эз калдырырлык эшләр башкарган. Димәк, буыннар бәйләнеше дәвам итә.
Хамзин Кирам Хәмзә улы Чистай өязе Татар Ялтаны авылында 1889 ел-да ярлы крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Ул үскән гаиләдә 5 ир бала һәм өч кыз бала була.
1914 нче елда беренче бөтендөнья сугышы башлангач, Кирамны патша армиясенә чакыртып алалар. Сугыш аны Владивосток шәһәренә илтеп адаш-тыра. Ул шунда рус телен бик тиз үзләштерә.Шәһәрнең бер заводында гади эшче булып эшли.
1917 елның декабрендә язмыш аны туган авылына кайтара.1918 елны абыйсы Хамзин Мәсәлим белән авыл советы председателе итеп билгелиләр.
1918 елда илдә, өяздә гражданнар сугышы башлангач, Кирам Хамзинны Чистайга чакыртып алалар.
1918 елда РСДРП сафларны кабул ителә. Чистай өязендә оештырылган Мөселман комиссариатының председателе итеп сайлана.7 Аның җитәкчеле-гендә өяздә бик күп эшләр башкарыла.
-
татар авылларындагы мәктәпләрдә татар балаларын укыту өчен укы-тучылар әзерләү буенча 2 айлык курслар оештырыла.
-
әлеге максатны тормышка ашыру өчен, аның инициативасы белән, татар буржуазиясеннән 30 мең сум акча иганә итеп җыела.
-
Чистайда беренче тапкыр татар телендә “Берлек” исемеле атналык га-зета чыгарыла.
-
татар театр коллективы оештырыла. Өяздә һәм авылларда татарча концертлар, спектакльләр күрсәтелә.
Казанга ак чехлар һөҗүм иткән чорда аны контрразведка отряды карама-гына җибәрәләр.
1919 елда Колчак Чистай өязенә һөҗүм иткәндә Кирам Хамзинны Кол-чакка каршы оештырылган сугышча отрядның командиры итеп билгелиләр. Өяз Колчак армиясеннән азат ителә һәм монда авылдашыбыз Кирам Хәмзә улының роле искиткеч зур була.
Өяздә гражданнар сугышы тәмамлангач, ул үзенең эшчәнлеген мәгариф-не үстерү өлкәсендә дәвам итә
1920 елның азагында Кирам Хамзинны Партия Үзәк Комитеты чакыруы буенча, Кырым республикасына мәгариф халык комиссары итеп җибәрә-ләр. Ул анда кишлакларда, авылларда башлангыч мәктәпләр ачтыру, укыту-чылар әзерләү эше белән шөгыльләнә.
1923 елда каты авырудан соң Хамзин Кирам үлеп китә.Аны Кырымнан алып кайтып Татар Ялтаны авылының уртасына күмәләр. Аның улы һәм кызы кала. Алар да әтиләре юлын, укытучылык һөнәрен сайлыйлар.
1918-1921 нче еллардагы гражданнар сугышы елларында авылыбызга берничә мәртәбә я аклар, я кызыллар кулында калырга туры килә.
Өяз һәм авылыбыз дошманнардан азат ителгәч, җирле совет органнары алдында яңа бурычлар килеп баса. 1921 ел - илдә ачлык куркынычы туа. Фронтны, завод – фабрикаларны икмәк белән тәэмин итәргә кирәк була. Ә икмәк кулаклар һәм хәлле крестьяннар кулында. Ләкин алар аны дәүләткә бирүдән баш тарталар һәм ул гына да түгел, алар Совет властенә кораллы каршылык күрсәтәләр. Күмәкләштерү мәсъәләсе килеп баса. Ләкин бу процесс берничә елга сузыла. Бу мәсъәләгә мин аерым тукталып үтәсем килә. Чөнки авыл кызы булгалыктан , бабаларым шушында җир сөргән, иген иккәнлектән мине бу аеруча кызыксндырды.
Авылда коллективлаштыру.
1929 нчы елның сентябрь аенда авылда “ Красный пахарь” исемендә ар-тель оеша. Аны оештыручылар Мударисов Габделгани, Ахмадиев Хәнәфи, Давлетшин Мөбәракша, Кначуков Хабибулла. Бу вакытта Кначуков Хаби-булла ярлылар комитеты председателе була. Артельга дәүләт тарафыннан кредитка өч охапка, бер ширетобойка, бер сугу машинасы бирелә. Бу артель декабрь аена кадәр эшли.
ВКП/б/ ның 1927 нче елда булган унбишенче сьездының “ Илдәге авыл хуҗалыгын социалистик нигездә үзгәртеп кору” хакындагы карарын тор-мышка ашыру буенча районыбыз авылларында ялгыз крестьян хуҗалык-ларын күмәк хуҗалыкларга берләштерү эше җәелә. Шул уңай белән Чистай райкомы вәкиле катнашы белән иске мәктәп залында авылның ялгыз хуҗа-лыкчы крестьяннарның гомуми җыелышы үткәрелә. Бу җыелышта “Авылда күмәк хуҗалык оештыру” мәсьәләсе карала. Бу мәсьәлә буенча фикер алышу була. Авылда күмәк хуҗалык төзү хакында карар кабул ителә.
Шуннан соң авылның алдынгы аңлы крестьяннары ирекле рәвештә 1929 нчы елның кышында күмәк хуҗалыкларга языла башлыйлар. Мәсәлән, Сая-ров Сәрвәр, Мударисов Гани, Набиуллин Мәҗит, Набиуллин Хәбиб, Махмут-динов Мөхлис, Саяров Гариф, Ситдиков Гыйлман, Кначуков Хабибулла, Аг-лиуллин Хабибулла, Дияров Гариф, Хабибуллин Гаяз, Чумкаев Мубаракша, Зарипов Закир, Ризванов Ибрахим, Гизатуллин Шарифулла, Зарипов Гариф, Нуруллин Хабиб беренче кохоз членнары булалар.Бу күмәк хуҗалыкны “ Та-тарстан” исеме белән атап йөртә башладылар. Колхозның беренче предсе-дателе Кначуков Хабибулла, бригадиры Дияров Гариф, агротехник Чумкаев Мөбаракша, атлар караучы Набиуллин Мәҗит, Гизатуллин Шарифулла була. Бу вакытта колхозда авыл хуҗалыгы эшләре ат һәм кеше кулы көчләре бе-лән башкарыла.
Бу колхозның җир участогы да зур булмый. 1930 нчы елда күмәк хуҗа-лыкларга кергән кулак хуҗалыкларын бетерү эшләре башлана. Бу колхозга кергән хуҗалыкларның кайберләрен колхоздан чыгаралар. Алар Галимов Га-рифулла, Ситдиков Мисбах, Шарафутдинов Госман һәм башкалар.
1930 нчы елның язында авыл икенче кохоз төзү турында карар кабул ителә. Бу колхозга авылның күпчелек крестьяннары керә. Колхозны “Боль-шевик” дип атап йөртәләр. Монда председатель булып Закиров Зариф, агро-техник Камалетдинов Марак була. Колхоз зур булганлыктан дүрт бригадага бүленә. Бу күмәкләштерүдә авылның тискәре типлары колхозга кермичә калалар. Мәсәлән, Сабирҗанав Савҗихан, Хайруллин Нурулла. Әлеге кол-хозның басулары суның, ягьни Кече Чирмешән елгасының аргы ягында зур мәйданнарны алып тора башлый. Монда да авыл хуҗалыгы эшләре ат һәм кеше кулы көче белән башкарыла.
Бу чорларда крестьян хуҗалыкларыннан “ Трактор фондына” акча җыя башлыйлар. Ә 1932 нче елда авылга Ленинградтан “ Красный Путиловец” заводында эшләгән беренче көпчәкле трактор кайтарыла. Беренче тракторчы Агьмалетдинов Халиулла була. Колхозда игенчелек белән беррәтән терлек-челек - мөгезле эре терлекләр, сарык, кошчылык белән дә шөгыльләнәләр.
Колхозлар оешу чорында авылда май заводы, су һәм җил тегермәннәре, кирпеч җитештерү заводы, сельпо кибетләре, китапханә, терлекчелек ферма-лары, мәчетләр, мәктәп, клуб, пекарьня, ындыр табагы төзелә.
Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, 1953 нче елларда колхозларны эре-ләндерү буенча 3 колхозны бергә кушалар. “Татарстан”,“Большевик”, “Крас-ный Черемшан” кушылгач, “Сталин” дигән исем белән аталган зур колхоз барлыкка килә. Аннан соң хөкүмәт карары белән 1957 нче елны колхозны совхоз итеп үзгәртәләр. 1957 нче елдан “Алга” совхозы, ә 2000 нче елдан
“ Алга” күмәк хуҗалыгы.
Ә хәзер авылда тарих тагын кабатлана. Җирләрнең бер өлеше “Кулон” фәнни –җитештерү фирмасы карамагында, бер өлеше КФХ “Мөкәтдәсов”, икенчеләре - КФХ “Нуруллин” , “Алмаз”, “Гатин” , “Гиләҗетдинов” һәм тагын әллә ничә кеше, оешма кулында.Алда тагын ниләр булыр, кем белә?
Бөек Ватан сугышы елларында Татар Ялтаны.
Сугыш. Әлеге шомлы сүз һәркемнең күңеленә тирәк уелып калгандыр дип уйлыйм мин. Чөнки 1941 нче елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы баш-лангач ил өчен авыр сынау көннәрендә халкыбыз бер йодрыкка туплана. Бө-ек Ватан сугышында совет халкының батырлыгы, Туган иленә бирелгәнлеге , чиксез мәхәббәте, төрле милләт вәкилләренең бердәмлеге калку чагылды. Бар халык бу сугышка бердәм күтәрелде.
Сугышның беренче көннәреннән үк безнең авылдан үз теләкләре белән фронтка китүчеләр күп була. Авылыбыздан сугышка 300 дән артык кеше ки-тә, шуларның 171 се генә кире әйләнеп кайта. Безнен авылдашларыбыз фронтның иң алдынгы сызыгында булалар. Насыбуллин Хамит Зайнуллович Курск дугасындагы сугышларда, Миннекаев Гариф Нәүмәтшинович Украина фронтында, Закиров Харис Закирович Сталинград фронтында,Тагиров Вагиз Тагирович Волхов фронтында, Шарафутдинов Габдулла Ибниевич Белорус-сия фронтында катнашалар. Авылдан ун хатын-кыз сугышка китә, шуларның берсе сугышта үлеп кала, ә калганнары исән-имин туган авылыбызга кайталар. Мустафина Гөлсем, Хамзина Суфия, Мударисова Гасимәләр Белоруссия фронтларында, кайсылары Ленинград, Сталинград, Мәскәү шә-һәрләре өчен барган сугышларда катнашалар.
Сугыш елларында авылда хатын-кызлар, картлар hәм балалар төп эшче көч була. Балалар май ахырыннан утызынчы сентябрьгә хәтле барлык авыл хужалыгы эшләренә тартыла. Фронтка киткән ирләре урынына трактор штурвалы артына япь-яшь кызлар утыра. Алар -Закирова Хәдичә, Ситдикова Маhинур, Насыйбуллина Мәймунә, Сайфутдинова Канифә, Закирова Кәши-фә. Ир-егетләр Җиңү яулап кайтканчы, алар тракторчы булып эшлиләр: җир сөрәләр, иген чәчәләр, уңыш җыялар. Чәчүлек орлыкны язгы ташулар баш-ланганчы жәяүләп барып, ә кайвакытта ат, үгез җигеп, алып кайта торган булалар. Орлыкны кырга атлар,үгезләр җигеп чыгара торган булалар. Трак-торлар ватылган очракта төнге ай яктысында ремонтлый торган булалар, ә иртән кояш чыкканчы ук тагын эшкә керешәләр. Сугыш елларында авыл халкы җилкәсенә зур авырлыклар төшә. Авыл халкына ачлык, ялангачлык, төрле авырулар, караңгыдан-караңгыга кадәр авыр хезмәт, кыскасы, барчасын да татырга туры килә.
Бүгенгесе көндә Бөек Җиңүнең 65 еллыгын билгеләп үтү максатыннан “Бөек Ватан сугышы кырларында авылдашларым” дигән темага да эзләнү эше алып барыла һәм бик күп мәгълүмат тупланды инде. Монда Мустафина Гөлсем , Ситдиков Әхмәт, Насыбуллин Хамит, Халиуллин Хабибулла, Миннекаев Гариф, Шарафутдинов Габдулла һәм башка авылдашларымның язмышы өйрәнелә. Тыл ветараннары турында да аерым бер китап бастырып чыгарырлык мәгълүматлар җыелды. Бу хезмәтләр барысы да мәктәпнең “Туган як серләре” музеенда саклана. Шулардан берничә ветеран турындагы язмалар аерым китапларда, газеталарда басылып чыкты.
Мәктәп тарихы.
Мәктәп диюгә һәркемнең күз алдына беренче укытучысы килеп баса тор-гандыр, минемчә. Ә кемнәрдер, бәлки, кабатланмас балачак елларын искә аладыр. Бу турыда да эзләнү эше алып барырга кирәк әле, сорашу ысулы бе-лән бик күпләрнең фикерен белеп була бит. Әгәр мәктәп булмаса нәрсә бу-лыр икән? Мәктәп тарихын өйрәнгәндә мин бу сорауларга җавап таптым дип уйлыйм.
1926 нчы елга кадәр авылда мәктәп булмый, ә Гыймадетдин бай мәд-рәсәсе генә була. Ә менә 1926 нче елда башлангыч мәктәп ачыла.Аның беренче җитәкчесе һәм беренче укытучысы Саяров Сәрвәр була.
Саяров Сәрвәр 1893 нче елда Татар Ялтаны авылында крестьян гаилә-сендә туа.Авыл мәдрәсәсендә белем ала.Беренче бөтендөнья сугышы баш-лангач, 1914 нче елда Саяров Сәрвәрне патша армиясенә хезмәт итәргә ча-кыртып алалар. Сугыш вакытында ул немецлар кулына әсирлеккә эләгә. Дүрт ел әсирлектә немец бароннарына хезмәт итә. Шушы дүрт ел эчендә немец телендә сөйләргә өйрәнә. 1918 нче елда аны азат итәләр һәм ул туг-ан авылына кайта. Авылга кайткач авылдашларының наданлыгын күреп бик борчыла. Бераз тәҗрибәсе булудан файдаланып ул авылдашларын ук-ырга, язарга өйрәтә башлый. Бик авыр була аңарга беренче хәрефләрне, саннарны өйрәтергә. Чөнки ул вакытта бер бүлмәдә балалар белән олы ке-шеләр дә белем ала. 1923 нче елдан 1926 нчы елга кадәр ул башлангыч мәктәпне җитәкли.
Ә 1926 нчы елда наданлыкны бетерү, белем бирүне яхшырту макса-тыннан авылда яңа мәктәп төзү эшенә керешәләр. Яңа мәктәп төзеле-шендә авылдашыбыз, ул вакытта Татарстан мәгариф халык комиссары Шәһит Гыймадетдин углы Әхмадиев һәм икенче авылдашыбыз Татарстан ның элемтә эшләре буенча халык комиссары Билалов Мөхлислар зур яр-дәм күрсәтәләр. Мәктәп төзелешендә шулай ук Ситдиков Гаяз, Билялов Хафиз, Хамзин Масалим, Сайфутдинов Миннегөл дә зур өлеш кертәләр.
Мәктәптә 1946-1947 елларда Чумаков Р.Ш. җитәкчелегендә 9 укыту-чы, 1947-1949 елларда Чумаков Р.Ш. җитәкчелегендә 8 укытучы, 1949-1950 елларда Гасанов З.Г җитәкчелегендә 17 укытучы, 1950-1952 елларда Петров М.И. җитәкчелегендә 17 укытучы, 1953-1957 елларда Рашидов Р.В җитәкчелегендә 18 укытучы, 1957-1959 елларда Мустафин А.Ш. җи-тәкчелегендә 20 укытучы эшлиләр. Ә 1960 нчы елда иске мәктәп бинасы янгач, яңа таш мәктәп төзелеше башлана. Аны төзүдә авыл халкы, укыту-чылар һәм укучылар бик актив катнаша.Бу вакытта мәктәп директоры бу-лып Хайруллин Вахит Мөбәрәкшинович эшли. 1965 нче елда яңа мәктәп үзенең беренче укучыларын кабул итә.2005 елда безнең мәктәп үзенең 40 еллыгын билгеләп үтте. 40 ел элек мәктәпне тәмамлап чыккан укучылар яңадан мәктәпкә җыелдылар. Шулар арасында Татарстан Дәүләт Советы әгъзасы Җәмил Габделхәй углы Ягудин да бар иде. Миңа аның белән шәхсән очрашып сөйләшергә туры килде.
Татар Ялтаны комсомол оешмасы тарихы.
Мәктәп музеенда комсомол дип язылган значок,комсомол билеты ми-не күптәннән кызыксындыра иде. Кемнәр соң алар, авылым комсомол-лары? 2008 елның 29 октябрендә безнең мәктәптә комсомол оешмасы бар-лыкка килүнең 90 еллыгын билгеләп үттеләр. Чөнки укытучылар ара-сында бик күпләр комсомол булган һәм ул еллар алар күңелендә якты ис-тәлек булып тирән уелып калган.
Комсомол оешмасы авылда 1924 нче елның азагында 1925 нче елның башында оештырыла. Әхмәдиев Харис белән Мөхетдинов Хамит Донбас-стан комсомолга кереп кайткан булалар. Алар икәү авылда комсомол оеш-масы оештыру турында уйлыйлар һәм киңәш сорап Каргалыдагы волость комсомол комитетына мөрәҗәгать итәләр. Ләкин комсомол оешмасы бул-дыру өчен өч член кирәк була. Өченче кеше итеп Каргалы волость коми-тетыннан Гильманов Сираҗетдинны комсомолга алалар. Шулай итеп оеш-маның нигезе салына. Араларыннан Мөхетдинов Хамитны секретарь итеп сайлыйлар. Ул бер ел эшләгәч, шәһәргә күчеп китә, ә секретарь итеп Әх-мәдиев Харис билгеләнә. Ул 1928 нче елның октябренә кадәр, ягъни Кы-зыл Армиягә киткәнче эшли. Ул вакытта яшьләрне комсомолга тарту бик авыр була. Чөнки дин әһелләре, кулаклар комсомол оешмасына карата төрле ялган сүзләр таратканнар. Ләкин комсомол оешмасы аңарга карап кына үзенең эшен туктатмый. Ул сан ягыннан да, сәяси яктан да ныгый. Ул вакытта безнең авыл комсомол оешмасы иң зур оешмалардан санала. Оешманың саны 20 кешегә җитә. Алар җәмәгать эшендә актив катнаша-лар. Шулардан Гильманов Сираҗетдин, Әхмәдиев Харис, Минабутдинов Хәҗәр, Әхмәдиева Мәдинә, Саяров Садыйк, Зиганшин Минзакир, Ис-лямов Мингали, Давлетшин Кирамнарны атап китә алам.
Комсомол оешмасының ул вакыттагы төп бурычы халык арасында политик тәрбия эшләре алып бару, кулакларга каршы көрәш, алардан ик-мәк заданиеләрен, акча бурычларын вакытында түләтү. Комсомоллар авыл укытучылары белән берлектә авыл халкы өчен спектакльләр куюда актив катнашалар. Монда комсомоллардан Мөхетдинов Хәмит, Минабутдинова Хәнифә, Сайфутдинов Илһам, пионерлардан: Зарипов Гариф, Сабиров Ус-ман, Ихсанова Хәнифә, укытучылардан Әхмәтова Кәшифә һәм башка ип-тәшләр үзләрен күрсәтәләр. Ләкин спектакльләр куйган вакытта хатын – кызлар ролен уйнау өчен кызларны тарту бик авыр була.Чөнки ата – ана-лар аларны кичләрен мәктәпкә җибәрмиләр.
Язгы ташу вакытларында халык күп җыелган урыннарга күчмә китап-ханәләр оештыралар, стена газеталары чыгара торган булалар.Эшнең нә-тиҗәләрен комсомол җыелышларында тикшереп (җыен аена 3 тапкыр) һәр комсомолга аерым задание бирә торган булганнар. Ул вакытта авылда клуб булмаганлыктан, кичләрен мәктәпкә җыелып, бөтен эшне шунда алып барганнар.
Мәктәпнең беренче пионер оешмасы һәм беренче пионерлары турын-да мин аерым язмада бирәсем килә. 2007 елда республика буенча оешты-рылган “Гайдар.Вакыт.Без” дигән бәйгегә катнашу өчен без классташла-рым белән эзләнү эше алып бардык һәм шул хезмәтебезне тәкъдим итәбез. Эзләнү эшенә мин күп өлеш керткәнгә күрә ( безнең авылда өлкән яшьтәге туганнарыбыз күп һәм күпчелек мәгълүматлар алар ярдәме белән табылды) иҗади эзләнү эше минем исемнән бирелде.
1 Татарстан Республикасының Милли архивы – Ф.21.-Оп.3.- Д.631.- Л.51об..
2 Татарстан Республикасының Милли архивы – Ф.21.-Оп.3.- Д.631.- Л.28 об.,29,38, 51 об., 52
3 Борынгы актлар Россия дәүләт архивы. Ф. 350.- Оп. 1. – Д. 158. – Л. 274.
4 Борынгы актлар Россия дәүләт архивы. Ф. 350.- Оп. 1. – Д. 158. – Л. 14- 337.
5 Борынгы актлар Россия дәүләт архивы. Ф. 248..- Оп. 126. – Д. 803. – Л. 84 – 86,99 об. – 115.
6 Татарстан Республикасы Милли архивы. Фонд 2., Оп. 2., дд. 2598.
7 Книга “Чистополь и чистопольцы» стр. 166. абзац 4.









