Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Толкишская средняя общеобразовательная школа» Чистопольского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422961, Республика Татарстан, Чистопольский район, село Татарский Толкиш, ул. Советская, д. 3 |
Телефон: | +7(843)-423-31-83 |
E-Mail: | Stt.Ctp@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Татарско-Толкишская СОШ" |
Руководитель: | Мирсиапова Гулькай Анасовна |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 57 ученика |
У нас учат: | 19 учителя |
История села
Авылым тарихы.
Татар Талкышы авылы.
XXV1 гаcыр ахырында рус булмаган халыкларны руслаштыру , түрәләрнең изүеннән котылу өчен, Татарстанның шактый өлеше Каманың сулъякларына, шул яктагы урманнар арасына күчеп утырганнар.
Айдар бабай үзенең уллары белән хәзерге Татар авылы урнашкан урынны бик ошата, чөнки тирә як урманнар белән әйләндереп алынган, балыклы күлләре, печәнле болыннары бар. Алар хәзергә Әдәр елгасына (елганың исеме Айдар исеменнән бозып әйтелә) якын булган урынга килеп утырганнар. Тирә-ягында таллар, талларда бик күп кош оялары булган. Бу урынны алар Таллы кош (хәзерге Талкыш) дип атаганнар.
Талкыш авылына килеп утыручы беренче кешеләр турында сөйләнә торган мәгълүматларның беренче варианты шундый. Болар тулысынча раслана.
Кайбер мәгълуматлар буенча Талкыш авылына нигез салучылар турында түбәндәгечә сөйләнә.
Өч улы булган (Габдрахим, Исмәгыйль, Мәгъсум) Марат бабай бу урынга күчеп утырган һәм элеккеге Талкыш ягы аталган урыннан Талкыш авылы башланып киткән дип сөйләнә. Ләкин бу фикер авыл картлары тарафыннан расланмады.
Кайбер фикерләр буенча,бу авылның исеме Талкыш елгасы исеменән алып куелган дип тә сөйләнә. Чыннан да, шушы фактлар дөрескә туры килә,чөнки Талкыш елгасы бик еракларга сузылган һәм аңа мөнәсәбәттә Малый Толкиш,Средний Толкиш,Большой Толкиш кебек авыллар туган.Талкыш авылы бик зур булган , тик 29-30 нчы елларда,колхозлашу чорларында Талкыш авылыннан Ялан,Шахтер(Болгар),Уракчы,Тубылгы,Чаткы кебек авыллар аерылып чыккан. Элеккеге заманнардагы атаулар буенча, Талкыш авылының кайсы якта урнашуына карап, Тубән Талкыш, Калмыш, Урыс Талкышы, Тельман ягы, Югары оч, Түбән оч һәм белән исемнәре белән йөртелә. Мәсәлән, Калмыш дип аталуы аның колхозлашу чорларында күчмичә калган өлешен атаудан килеп чыккан. Түбән һәм Югары Талкыш дип исемләнүе бер ягы түбәнлектә, ә икенче ягы югарырак урнашканга кушылган. Урыс Талкышы урыс милләтеннәндә яшәүчеләр булганга шулай аталган.
Талкыш авылының икегә бүлеп Талкыш елгасы ага, шуннан чыгып елганың һәр ике ягында яшәүчеләр бер-берсен Аръяклар дип тэ атыйлар.
Күлләр.
Чагадай күле-бу күл бик чиста һәм зур булган. Аның төбеннән бик салкын чишмә чыгып торган. Кешеләр коенганда, әлеге чишмә суы чагып алгандай була. Шуннан чыгып инде Чагадай дип атала.( чаккандай дигән сүздән).
Миңнулла бабай күле. Бу күлне Миңнулла бабай күле дип атаулары да анын карап, чистартып торучысына нигезләнеп кушылган. Бу күлдә Миңнулла бабай казлар, урдәкләр дә саклап үстерә торган булган.
Хиндия апа күле-Хиндия апа яшәгән йорт каршында булганга бу күлне аның исеме белән атап йөрткәннәр.
Шәүкәт күле-5-6 ел элек, өйләре янында булмаганга Шәүкәт абый күл казыта. Шуннан аның исеме белән аталып йөртелә башлый.
Кызлар күле- Бу күлдә 7 кыз батып үлгәнгә күрә, аны Кызлар күле дип атаганнар.
Хәйдәр куле- Ирек абый Әдәр елгасының очына күл казыды, һәм шуннар халык Әдәр елгасына якынрак итеп, Хәйдәр дип йөртә башлады.
Елгалар.
Талкыш елгасы – елга ярында таллар үсеп утырган,ә талларында кошлар сайрап торган .Талкыш елгасының башланган урыны урман янында .Аның башланган урынын Шарлавык дип тә йөрткәлиләр,чөнки бөтен басуда яткан карлар эреп аска таба агып төшкәннәр һәм бик көчле тавыш чыгарганнар.
Әдәр елгасы-Пиларам елгасы-дип тә йөртәләр алдагы язмада. Әдәр елгасының Айдар исеме белән бәйләнешле икәнлеге язып киткән идем.Шуның ярында Пиларам төзиләр һәм Пиларам дип тә йөртә башлыйлар.
Куаклыклар(посадкалар)
Карсак куаклык-куаклар бик кыскалар, бердә үсмиләр, бәлки җиреннәндер, бәлки башка нинди дә булса сәбәп бардыр. Ул турыда сөйләгәнне ишеткән юк.
Чегән куаклыгы-Чегәннәр туктала торган булганнар.
Дәүләтша бабай посадкасы- Дәүләтша бабайның җил тегермәне булган. Шуннан аның исеме белән аталып йөртелә башлый.
Низам бабай посадкасы-Айдар абыйның бабасы эшләгән шушы урында торганга шулай атаганнар.
Шахтер граны посадкасы-Талкыш һәм Шахтер кырын бүлеп тора торган посадка(гран-граница сүзеннән алынган,чик дигэн мәгънәне аңлата)
Чудин посадкасы-Чудин авылы янында урнашканга.
Радио посадкасы-элеккеге Радио дигән авыл булган,шуна нигезләнеп кушканнар.
Тубылгы посадкасы.
Уракчы посадкасы-шушы авыллар янында булганга күрә кушылган.
Чирәмлекләр.
Өске чирәм-калку таулык урында булганка күрә шулай атаганнар.
Ындыр арты-элекке колхоз ындыры шунда урнашкан булган.
Буалар.
Мәктәп буасы- мәктәп артындагы буа.
Тегермән буасы-элеккеге тегермән булганга шулай йөртәләр.
Кәҗә купере-Низам бабай кәҗәләрен йөрткәнгә шулай атаганнар.
Зает күпере- Зәет исемле кеше төзегән.
Мастерской күпере-мастерской янындагы күпер,халык теле белән әйткән.
Урманнар.
Кума урманы-ник аталганына әбиләр дә җавап бирә алмыйлар.
Чаткы урманы-Чаткы авылы янында торганга шулай аталган.
Бояр сады-үзенә кечкенә генә урман төсле.Элеке ул баярның бакчасы булган.
Кеше исемнәре.
Безнең авылда Лилия ,Гөлия, Илнур, Илсур, Миләүшә исемнәре киң кулланылышта.
Борынгы исемнәр: Мәгъмүрә, Хәбибулла, Сүәйдә, Мәҗидулла, Миңнури, Диләфрүз, Нәгыймә, Тахирә һәм башкара.
Яңа исемнәр: Әльмирә, Чулпан, Вильдан, Зөхрә, Айнур, Ришат, Регина, Рифат, Ильназ һәм башкалар.
Иң күп кулланылган.
Фамилияләр: Сафин, Бакиров, Ярмушев......