• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Чистопольский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Сарсазская основная общеобразовательная школа» Чистопольского муниципального района Республики Татарстан - Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы "Татар Сарсазы төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Сарсазская основная общеобразовательная школа» Чистопольского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы " Татар Сарсазы төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422970, Республика Татарстан, Чистопольский район, д. Татарский Сарсаз, ул. Центральная, д. 1
Телефон:
E-Mail: Stsar.Ctp@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Татарско - Сарсазская ООШ"
Руководитель: Закирова Гульнара Мансуровна
Год основания учреждения: 1986
У нас учатся: 33 ученика/ из них иностранных граждан 12
У нас учат: 8 учителей

новости МБОУ "Татарско-Сарсазская ООШ"

семинар

Опубликовано: 28.02.2012

 

“Мәктәп китапханәсенең рухый, әхлакый  яктан үсүче шәхес тәрбияләүдә социаль хезмәттәшлеге”

 28 февраль көнне Татар Сарсазы гомуми белем бирү мәктәбендә “Мәктәп китапханәсенең рухый, әхлакый  яктан үсүче шәхес тәрбияләүдә социаль хезмәттәшлеге” исемле Чистай муниципаль районы мәктәп китапханәчеләренең семинары булып узды. Семинарда районның 25 мәктәбеннән китапханәчеләр җыелды. Семинарны башлангыч сыйныф укучылары сәламләгәннән соң, мәктәп директоры Н.Х.Митаева ачып җибәрде. Мәктәпнең авылдагы социаль хезмәттәшлеге турында Татар Сарсазы авылының үзидарә советы рәисе Р.К.Гарипов азсызыклап үтте. Авылның Мәдәният йорты директоры А.М.Габитов авыл, мәктәп китапханәләре, мәдәният йортының бергәләп башкарган эшләренә анализ ясады. Үзенең чыгышын район мәтбугат битләрендә чыккан язмалар һәм фотоматериаллар белән дәлилләп барды.

Социаль хезмәттәшлекнең дәвамы итеп китапханәче Г.И.Фатхуллина һәм тәрбия эше буенча директор урынбасары Г.М.Закирова, илебезнең иминлеген саклап, ил каршында ир-егет бурычын  үтәп,  армия сафларында  хезмәт иткән, төрле буын солдат ир - егетләргә багышланган “Мин ил сагында торам!” исемле  очрашу - бәйге оештырганнар иде.  Очрашуга Сарсаз авылында туган, 1985-87 елларда   Афганистан сугышында катнашып, “От благодарного Афганского народа”, “Воину - интернацианалисту”, “70 лет вооруженным силам России” исемле медалләре белән бүләкләнгән, хәзергесе вакытта ООО “Сарсаз” агрофирмасында җылылык системасы буенча инженер вазыйфасын алып баручы, мәктәбебезнең 3 сыйныф укучысы Митаева Ләйсәннең әтисе Митаев Рафаиль  Рахматулла улы;  шулай ук Сарсаз авылында туган, 1987 елны Армия сафларында Оренбург өлкәсе Тоцк шәһәрендә  хезмәт иткән,   1989 елдан бирле  мәктәбебездә физкультура дәресен алып баручы Ахметзянов Рушан Рахматулла улы; һәм шушы авылда туып, мәктәпне тәмамлаган, 2009-2010 елларда  Калининград шәһәрендә  хезмәт итеп кайткан, хәзергесе вакытта Казанның  “Настальгия”, “Дворянское гнездо”  ресторанарында, “Кукан” кафесында  повар булып эшләүче Фатхуллин Илназ Камил улы килде. 

Бәйгедә кунакларга каршы көч сынашырга  мәктәптә белем алучы 3 егет билгеләнде.  Болар: мәктәбебездә сәламәтлек министры вазыйфасын алып баручы, тырыш, акыллы, чибәр, спорт сөюче, X сыйныф укучысы  Мусин Салават; Мәктәптә узучы бәйрәмнәрдә  актив катнашучы, сәхнә остасы, спорт сөюче, искиткеч тыйнак егет,  X сыйныф укучысы   Ахметзянов Ленар;  кечкенәдән  үк  җыр-музыкага гашыйк, төрле яклап сәләткә ия булган, муниципаль һәм республика бәйгеләрендә урыннар алучы, IX сыйныф укучысы Хәйретдинов Фәдис иделәр.  Бәйге – очрашу ярышлар,  сөйләшү, фикер алышулар белән аралашып барды. Килгән кунаклар укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр, укучылар белән интеллектуаль, тапкыр сорауларга җавап эзләделәр.  Үзләрен тизлек, төгәллек сорый торган бәйгеләрдә сынап карадылар, мылтык җыюда осталыкларын күрсәттеләр. Ә кунакка килгән Илназның мастер - классын карап һәр укучы өстәл әзерләүнең нечкәлекләрен өйрәнде. Бәйрәм җыр, музыка, уен белән җанландырылып алып барылды.

 Семинарның икенче өлешендә китапханәчеләр ике төркемгә бүлешеп ике ачык кичә карадылар. Китапханәчеләрнең татар группасы өчен Татар Сарсазы авылында туып, матур  әдәбиятка шигырләре белән килеп,  җыр,  хикәя, бәетләр  иҗат итүче  якташ шагыйрәбез Миңзифа ханым Ахметшинаның иҗади эшчәнлегенә багышланган “Шушы яктан, шушы туфрактан мин” исемле очрашу тәгъдим ителде. Очрашуны китапханәче Г.И.Фатхуллина һәм югары категорияле татар теле,  әдәбият укытучысы Я.Р.Гарипова әзерләде һәм алып бардылар. Семинарга килүчеләр Миңзифа ханымның тормыш юлы, иҗат җимешләре, җырларын тыңладылар, слайдлар аша фотоматериаллар белән  таныштылар. Бәйрәмдә Уракчы авылы китапханә җитәкчесе Ә.Г.Гатинаның һәм Миңзифа ханымның үзләре башкарган җырлары укучылар сөйләгән шигырьләр, фикер алышулар белән үрелеп барылды. Миңзифа ханым очрашу ахырында үзенең шигырьләр җыентыкларын, җыр язмаларын һәм фотоальбомын мәктәп китапханәсенә бүләк итеп калдырды. Кичә беткәч тә укучылар, китапханәчеләр Минзифа ханым белән озак кына сөйләшеп утырдылар.

Ә шул ук вакытта семинарның рус группасы бөтендөнья туган көн уңаеннан беренче категорияле рус теле һәм әдәбияты  укытучысы Г.Р.Махмутова мәктәбебезнең VII сыйныф укучылары белән оештырган “Пушкин һәм Тукай йолдызлыгы” исемле шигъри-музыкаль  кичәне карап үттеләр. Кичә барышында ике бөек шагыйрьнең иҗат эшчәнлегенә параллель рәвештә анализ алып барылды, укучылар аларның шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр. Кичәне алып баручы Xсыйныф укучылары Махмутова Адилә һәм Мусин Салаватның чыгышлары слайд мәгълүматлары белән үрелеп барылды, шигырьләр моңлы көйләр астында укылды. Шулай ук шагыйрь сүзләренә язылган романс яңгырады, укучылар үзләре дә җырлар башкардылар.  Кичә соңында китапханәчеләрнең үзләре белән дә  Тукай һәм Пушкинның тормыш юлына багышланган  викторина уздырылды.  Бу ике бөек шәхеснең иҗатына багышланган, бик күп мәгьлүмат туплаган бәйрәм укучылар   һәм килгән кунаклар йөрәгендә озак сакланыр диясе килә.

Китапханәчеләр семинары мәктәп китапханәче Г.И.Фатхуллинаның шәхси иҗади күргәзмәсен тәкъдим итүе белән тәмамланды.

Бәйрәм мизгелләреннән фотосурәтләр 



Фоторепортаж:
фото семинар библиотека

К списку новостей