Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Сарсазская основная общеобразовательная школа» Чистопольского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы " Татар Сарсазы төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422970, Республика Татарстан, Чистопольский район, д. Татарский Сарсаз, ул. Центральная, д. 1 |
Телефон: | |
E-Mail: | Stsar.Ctp@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Татарско - Сарсазская ООШ" |
Руководитель: | Закирова Гульнара Мансуровна |
Год основания учреждения: | 1986 |
У нас учатся: | 33 ученика/ из них иностранных граждан 12 |
У нас учат: | 8 учителей |
новости МБОУ "Татарско-Сарсазская ООШ"
Эзтабар атналыгы
Опубликовано: 19.10.2011Чистай районы Татар Сарсазы гомуми белем бирү мәктәбендә “Эзтабар атналыгы ” узды.
19 октябрь көнне Татар Сарсазы урта мәктәбендә 1-6 сыйныф укучылары өчен “Сөмбелә бәйрәме” булды. “Шалкан”әкиятенең яңартылган вариантын бәйрәмдә катнашучы укучыларга 1- 4 сыйныф укучылары тәкъдим иттеләр.”Сөмбелә" укучыларны бәйрәм белән тәбрикләп, табышмаклар, җырлар, бүләкләр алып килде. Ә вожатый отряды членнары Абдурашитова Адилә һәм Абдуллина Алинә укучыларны кызыклы уеннары белән сөендерделәр. Бәйрәм матур сүзләр, изге теләкләр, концерт номерлары белән үрелеп барды. Ахырдан ашханәдә көзге тәм-томнардан авыз итеп алганнан соң, укучылар диско-клубта рәхәтләнеп биеделәр
24 октябрь көнне атналыкка старт бирелде, укучылар атналыкның программасы белән таныштырылды.
26 октябрь көне традицион “Вожатыйлар” көненә багышланды.1-4 сыйныф укучыларының вожатыйлары 6 сыйныф укучылары Гайсина Алсинә Һәм Вәлиева Алинә җитәкчеләре педагог-организатор Фатхуллина Гөлсинә Ислямовна белән берлектә “Велосипед - минем дустым” исемле бәйге әзерләп уздырдылар. Вожатыйлар укучыларны велосипед тарихы, төрләре,юл билгеләре белән таныштырдылар. Укучыларны өч командага бүлеп ,викториналар, сораулар, уеннар уздырдылар. Командалар үзләрен җыр бәйгесендә, мәкаль язуда, матур итеп җөмләләр төзүдә сынап карадылар, слайдлар буенча сорауларга җавап эзләделәр.
27 октябрь көнне 2сыйныф укытучысы Мусина Наилә Абраровна “ Кошлар безнең дусларыбыз” дигән бәйрәм уздырды. 2, 3 сыйныф укучылары кышлаучы кошлар турында белгәннәре белән килгән кунакларны, укучыларны таныштырдылар. Укучылар кошларга багышланган шигырьләр сөйләделәр, викторина сорауларына җавап эзләделәр. Бәйрәмдә информацион технологияләр кулланып, төрле кошлар тормышы турында материаллар карадылар,кошларны тавышларыннан танырга тырыштылар.
28 октябрь көнне 1 сыйныф укучылары өчен “Без инде зур үстек, эзтабарга күчтек” дип аталган бәйрәм кичәсен сыйныф җитәкчесе Шәйхетдинова Гүзәл Ягъфаровна уздырды. Укучылар үзләренең өйрәнгән һөнәрләрен күрсәттеләр, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәмгә килгән әкият геройлары Белмәмеш һәм Буратиноның биремнәрен бик төгәл үтәделәр. Эзтабар кагыйдәләрен дә уен формасында искә төшерделәр. Бәйрәм ахырында фән буенча алган белемнәрен ФГОС программасы буенча дисклардагы биремнәрне эшләп сынадылар.
Бәйрәм белән укучыларны мәктәбебезнең укыту буенча директор урынбасары Шайхетдинова Илһамия Шакировна тәбрикләде. Педагог – организатор Фатхуллина Г.И. аларга бәйрәм символы булган эзтабар значогы бүләк итте.
28 октябрь. Авылыбызның “Ромашка” балалар бакчасының өлкәннәр группасы ай саен мәктәпкә экскурсиягә килә. Бу көнне аларны педагог – организатор Фатхуллина Г.И. каршы алды һәм мәктәп буенча сәяхәт иттерде. Балалар башлангыч һәм өлкән сыйныф укучыларының тормышы белән таныштылар, мәктәп музеена, информатика бүлмәсенә, ашханәгә экскурсия ясадылар. Спорт залында төрле уеннар уйнадылар. Экскурсия мәктәп китапханәсендә тәмамланды. Балалар матур-матур китаплар карадылар, әкиятләр тыңладылар, кечкенә генә бүләкләр алып киттеләр.Аларны ноябрь аенда 1 сыйныф укучыларының ачык дәресенә чакырып калдык.
2 ноябрь көнне 1-4 сыйныф укучылары 2010-2011нче уку елындагы уңышлары өчен Чистай шәһәренең Балалар иҗат йортына юллама белән бүләкләнделәр. Балалар иҗат йорты каршында эшләп килүче түгәрәкләр белән таныштылар, күргәзмә залындагы укучыларның эшләрен зур кызыксыну белән күзәттеләр, музей белән таныштылар. Иҗат йортындагы бассейнда коену балаларның күңелендә тирән эз калдырды. Сәяхәтебезнең ахыры Чистай шәһәренең истәлекле урыннарында булу белән тәмамланды.
Сәяхәттән алган тәэсирләрен балалар иптәшләре белән уртаклаштылар һәм тагын да тырышып укырга, яңа үрләр яуларга теләкләре булуларын әйттеләр.
Фоторепортаж:
Эзтабар атналыгы