Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Татарско-Сарсазский детский сад" Чистопольского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422980, Республика Татарстан, Чистопольский район, дер. Татарский Сарсаз, ул. Зелёная, д. 25 |
Телефон: | +7(843)-423-86-13 |
E-Mail: | Sarsaz.ds@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Татарско-Сарсазский детский сад" |
Руководитель: | Садыйкова Гульнара Халимовна |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 3 |
У нас учат: | 2 |
ВСЕ новости детского сада
Балалар сабантуе - 2015!
Опубликовано: 12.06.2015Сабантуй тамырлары белән ерак гасырларга барып тоташа. Бу бәйрәм турында 921 нче елда ук Багдад хәлифеннән Болгарга илче булып килгән атаклы Ибн Фадлан үзенең бөтендөньяга танылган хезмәтләрендә язып калдырган.Иске заманда Сабантуй бәйрәме зур вакыйга булып исәпләнгән һәм аны бәйрәм итүгә хәзерлек эшләре озак барган. Кыш буена хатын-кызларыбыз бәйрәмгә бүләк әзерләгән, теккән, чиккән. Яз җитү белән малайлар йомырка, ә егетләр сөлге җыйган. Милли бизәкләр белән чигелгән сөлге иң кадерле бүләк булып саналган. Сөлге җыю, гадәттә, җыр-бию, уен-көлке белән бергә алып барылган. Бүләкләр колга башына эленгән, ә кайчакта егетләр үзләрен урап бәйләп куя торган була. Үзенә күрә Сабантуй шурасы булып саналган аксакаллар, ярышлар вакытында тәртип саклаган һәм җиңүчеләрне бүләкләү өчен жюри әгъзаларын билгеләгән. Бәйрәмнең кульминациясе - мәйдан. Биредә йөгерү, сикерү, милли көрәш буенча ярышлар, ат чабышлары үткәрелгән.Акрынлап Сабантуй гомуми һәм милләтара бәйрәмгә әйләнә бара. Бүген аны Татарстан авылларында, поселокларында, районнарында, шәһәрләрендә генә түгел Мәскәүдә дә, Санкт-Петербургта да һәм татар диаспоралары яшәгән Россиянең һәм дөньяның башка төбәкләрендә дә бәйрәм итәләр.
К списку новостей