Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Староромашкинская средняя общеобразовательная школа» Чистопольского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы "Иске Роман урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Визитная карточка

Адрес: 422970, Республика Татарстан, Чистопольский район, с. Старое Ромашкино, ул. Центральная, д. 32А/1
Телефон: +7(843)-423-10-25
E-Mail: SSrom.Ctp@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Староромашкинская СОШ"
Руководитель: Сабитов Роберт Шафигулович
Год основания учреждения: 1988
У нас учатся: 36 ученика/36 укучы
У нас учат: 11 учителей/11 педагогик хезмәткәр

История

Кояш Тимбиковага 70 яшь.

      Кояш Закир кызы Тимбикова 1937 елның 16 ноябрендә Татарстан АССРның Чистай районы Наратлы Елга авылында укытучы гаиләсендә туган. Шул ук районның Иске Роман һәм Каргалы мәктәпләрендә укып ун класс тәмамлаганнан соң, 1954 – 1959 елларда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала, аннары егерме елга якын (1959-1979) “Азат хатын” журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире һәм журналның җаваплы секретаре булып эшли. 1979 - 1982 елларда ул - “Казан утлары” журналының җаваплы секретаре хезмәтендә. 1983 елдан бирле шул ук журнал редакциясендә бүлек редакторы вазифасын башкара. 1964 елдан – КПСС члены.

      К. Тимбикова үзенең беренче иҗат тәҗрибәләре – очерк характерындагы журналистик язмалары һәм хикәяләре белән көндәлек матбугатта 1959 елдан күренш башлый. Алтмышынчы елларда Татарстан, Башкортстан газета – журналларында, Татарстан китап нәшрияты чыгарган “Кояш безгә елмая” (1962), “Тылсымлы таяк” (1964) кебек күмәк җыентакларда аның күп кенә очерклары, хикәяләре басыла, ә 1969 елда “Зәңгәр күлмәк” исемле хикәяләр һәм “Күңелләргә күләгә төшмәсен” исемле очерк китаплары дөнья күрә. Тагы бераздан, 1971 елда, “Инешләр Иделгә коя” исемле күмәк җыентыкка яшь авторлар күләмле беренче әсәре – “Синең өчен” дигән повесте унаштырыла.

       Язучының шуннан соңгы иҗаты сәнгатьчәлеккә ирешү,  

тормыш матереалын тирәнрәк анализлау юнәлешендә бара. Җитмешенче елларда ул авылның хезмәт кешеләрен, бигрәк тә хатын – кыз образларын шактый нечкә психологик алымнар белән гәүдәләндергән бер төркем хикәяләр (“Сөлге булсын бүләгем”, “Шикәр Гайшә”, “Таяныч”, “Ут” һ. б.), Камаз төзүче яшьләр тормышына багышланган “Агым уртасында” (1978), археологлар турында “Тәңкәле тау” (1980) һәм мораль – этик проблемаларны күтәргән “Кышкы талпыну” (1981), “Ярлар биек” (1982) исемле повестьларын иҗат итә.

        Камаз эшчеләренә багышланган очерклар сериясе өчен К. Тимбиковага – “Камаз төзелеш ударнигы” знагы, ә БАМны төзүчеләр турындагы документаль язмалары өчен Татарстан

Журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге премиясе бирелде. К. Тимбикова 1976 елдан бирле Татарстан АССРның

атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем йөртә.

        1969-1985 еллар арасында К. Тимбикова очерк, хикәя һәм повестьлары тупланган дистәгә якын китабы басылып чыкты. Аның аерым әсәрләре рус һәм башка милли телләргә дә тәрҗемә ителгән.

        Кояш Тимбикова – 1973 елдан СССР Язучылар союзы члены.