Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Старо - Ромашкинский детский сад" Чистопольского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе «Иске Роман балалар бакчасы»
Визитная карточка
Адрес: | 422970, Республика Татарстан, Чистопольский район, с.Старое Ромашкино, ул. Центральная, д. 30Б |
Телефон: | +7(843)-423-11-05 |
E-Mail: | Dsad.sr@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Старо-Ромашкинский детский сад" |
Руководитель: | Давлетшина Гульнара Ильфатовна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 5 воспитанников / 5 тәрбияләнүче, из них иностранных граждан 0 |
У нас учат: | 1 воспитатель / 1 тәрбияче |
Новости / Яңалыклар
Неделя Тукая
Опубликовано: 26.04.2024 Неделя Габдуллы Тукая в нашем саду завершилась рисованием рисунков героев сказок и песнями и стихами Тукая / Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта, 26 апрель көнне, Халкыбызның Бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулды. Бөек шагыйребезнең туган көне - һәрберебез өчен олы бәйрәм. Габдулла Мөхәммәтгариф улы татар шигъриятендә иң якты йолдыз булып янып тора. Халкыбызның сөекле улы калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык- безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз.
Тукай үз милләтенең киләчәге, теле, мәгърифәте, сәяси үсеше өчен җан атып яшәгән татар баласы һәм татар әдәбиятын дөнья киңлекләренә алып чыккан милли шагыйрь. Аның исеме татар мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле. Үлемсез Тукай шигърияте, халык вөҗданы байрагыдай, гасырлардан гасырларга уза. Шулай итеп бүгенге көнгә кадәр Г.Тукай безнең күңелләрдә яши. Әйе, без сөекле Тукаебызны беркайчан да онытмыйбыз, истән чыгармыйбыз, яратабыз, хөрмәт итәбез..
Бакчабызда үткәрелгән Габдулла Тукай атналыгы аның иҗат иткән шигерь, әкиятләрендә тасвирланган геройлары буенча балалар рәсем ясап һәм Туган тел җыры белән тәмамланды.
К списку новостей