Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Старо - Ромашкинский детский сад" Чистопольского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе «Иске Роман балалар бакчасы»
Визитная карточка
Адрес: | 422970, Республика Татарстан, Чистопольский район, с.Старое Ромашкино, ул. Центральная, д. 30Б |
Телефон: | +7(843)-423-11-05 |
E-Mail: | Dsad.sr@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Старо-Ромашкинский детский сад" |
Руководитель: | Давлетшина Гульнара Ильфатовна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 5 воспитанников / 5 тәрбияләнүче, из них иностранных граждан 0 |
У нас учат: | 1 воспитатель / 1 тәрбияче |
Новости / Яңалыклар
Конкурс "Магариф"
Опубликовано: 10.01.2022Наш воспитатель участвовал на конкурсе образовательного центра "Магариф" в номинации " Зимняя сказка" авторским стихотворением "Ник авыраган Кыш бабай", заняла 1 место./ Безнең тәрбияче "Мәгариф" үзәге конкурсында "Кышкы әкият" номинациясендә катнашып, "Ник авыраган Кыш бабай" шигыре белән 1 урынны яулады.
“Ник авырган Кыш бабай?”
Автор: Билалова Нәзирә.
Энҗе карлар явып үтте,
Җир киде йомшак тунын.
Кыш алып килде Кыш бабай
Ап-ак булды бар урын.
Кыш бабай бик тырышып
Эшләде кышкы эшен.
Ясады ул зур таулар,
Балалар шуар өчен.
Елгалар өстенә җәйде,
Көзгедәй шома бозын.
Ясады ул шугалаклар,
Балалар уйнар өчен.
Үз биләмәләрен шулай бер көн
Урап кайткач Кыш бабай,
Нигәдер күңелсезләнеп
Уйга калды Кыш бабай.
Карлар яумый, буран чыкмый,
Бозлар эри башлады.
Инде Яңа ел җиткәдә
Кыш бабай авырады.
Нишләргә дә белмәде,
Кар кызы бик борчылды,
Кыш бабайны дәваларга
Бик күп табиб чакырды.
Бер-бер артлы чиратлашып,
Килделәр унбиш табиб.
Чирен генә Кыш бабайның
Булмый, диделәр, - табып.
Чирем юк,-диде, Кыш бабай
Үпкәм бар балаларга,
Компьютер белән мавыгып,
Чыкмыйлар урамнарга.
Интернеттагы уеннар
Кадерлерәк аларга,
Ват-сап,тик-ток, инстаграм
Сала зыян балаларга.
-Ишетегез, Кыш бабайның
Каты авырып киткәнен,
Балалар өчен кайгарып,
Кәефләре киткәнен.
Әйдәгез, балалар, бергәләп,
Кыш бабайны дәвалыйк.
Шома боз, тауларга чыгып,
Чана, чаңгыда шуыйик.
Чыгыгыз сез, рәхәтләнеп,
Саф һавада уйнарга,
Кечкенәдән чыныгырга
Кирәк һәрбер балага.
Интернет аша Кар кызы,
Җибәрде шундый хәбәр.
Челтәр буйлап таралды ул,
Укыды авыл, шәһәр.
Шушы хәбәрне ишеткәч
Кузгалдылар балалар.
Кыш бабайны терелтик,- дип,
Урамнарга чыктылар.
Шау гөр килә хәзер урам
Уйнарга җитми урын.
Хокей уйный хоккейчылар,
Чаңгы шуа чаңгычылар.
Әти, әни, балалар,
Кар атышып уйныйлар.
Берсен - берсе уздырып
Тауда чана шуалар.
Интернетка кереп Кыш бабай,
Карады бар дөньяны
Урамнарда балалар күргәч,
Эй куанды, шатланды.
Капчыгына бүләк тутырды,
Тизләп юлга җыенды.
-Яңа ел бәйрәме белән,
Котлыйм, - дип һәр баланы.
Һәр ел саен безгә шулай,
Ямьле кыш килсен.
Күңелләрне шатландырып,
Җиргә кар сипсен!
К списку новостей