• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмкинская средняя общеобразовательная школа» Чистопольского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы "Мөслим урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422960, Республика Татарстан, Чистопольский муниципальный район, село Муслюмкино, ул. Школьная, д.12
Телефон: +7(843)-423-24-30
E-Mail: Smus.Ctp@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Муслюмкинская СОШ"
Руководитель: Шишкова Любовь Васильевна
Год основания учреждения: 1941
У нас учатся: 51 учащихся
У нас учат: 13 учителей

Все школьные новости

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары

Опубликовано: 28.01.2016

Бүген  мәктәбебездә  татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә белем бирү сыйфатын күтәрү» темасына семинар үткәрелде. Семинар эшчәнлегендә рус мәктәпләрендә белем бирүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары да  катнашты. Семинарны ачып җибәргән мәктәп директоры Абдуллина Г.Ш. мәктәпнең укыту һәм тәрбия торышы турында сөйләде. “Яңа федераль белем бирү стандартларына күчеш шартларында милли мәктәпнең үсеш перспективалары” темасы буенча чыгыш тыңланды.Килгән кунакларга музей җитәкчесе Хабибуллин Л.А. тарафыннан туган як музеена  сәяхәт оештырылды. Семинар барышында мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хабибуллина А.Г. 11 сыйныфта “Г.Ахуновның “Хәзинә” романында заман яңалыгы чагылышы”, башлангыч сыйныф укытучысы Тагирова Ф.Ф. 3-4 сыйныфларда “Сыйфат” темасын кабатлау буенча ачык дәресләр  күрсәттеләр . Файзрахманова Г.Ф. укытучылар белән “Лексика буенча урта сыйныфларда дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек эшләре “ темасы астында мастер-класс оештырды. Укытучылар үз эшчәнлекләрендә Сингапур структурасын бик отышлы кулландылар. Фазулова Г.И тарафыннан әзерләгән  «Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа!”  дигән темага класстан тыш  чара   укучыларга  да,  кунакларга да бик ошады.

Фикер алышуда мәгәриф бүлеге методисты Вәлиуллина Ф.М. райондагы милли мәгариф өлкәсендәге яңалыклар, укытучыларның эшчәнлеге, эшләү юнәлешләре турында сөйләде.  Татар теле укытучылары ФГОС шартларында туган сораулар, алда торган бердәм республика тесты  һәм 9 нчы сыйныфларның  татар теленнән имтиханы (иҗади биремле изложение язу) буенча  хәзерлек эшләре барышы турында сөйләшүләр алып бардылар.



К списку новостей