• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмкинская средняя общеобразовательная школа» Чистопольского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы "Мөслим урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422960, Республика Татарстан, Чистопольский муниципальный район, село Муслюмкино, ул. Школьная, д.12
Телефон: +7(843)-423-24-30
E-Mail: Smus.Ctp@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Муслюмкинская СОШ"
Руководитель: Шишкова Любовь Васильевна
Год основания учреждения: 1941
У нас учатся: 60 учащихся
У нас учат: 14 учителей

История села

Кереш  сүз.

 

  Мөслим  авылы бик матур табигатьле урында урнашкан, ә тарихы еракларга барып тоташа. Берничә гасырлар элек бабайлар бу җиргә күчеп утырганда аның шундый уңайлыкларына игътибар иткәннәрдер.

   Тарихның төгәл картинасын булдыру шактый кыен эш. Бүген безнең бурычыбыз – көннән-көн югалып баручы истәлекләрне туплау һәм саклап калу. Бу җыентыкта укучыларыбызның география дәресләрендә тупланган мәгълүматлары, шулай ук Мөслим мәктәбе укытучылары тарафыннан әзерләнгән язмалар кулланылды. Әле бу эшнең башы, тарихка багышланган беренче басмабыз гына. Киләсе тупланмаларыбыз, сезнең ярдәм белән, тулырак булыр дигән ныклы ышанычыбыз бар.

География укытучысы Хабибуллин Ленар А.

 

§ 1. Авылга нигез салу тарихыннан

 

    Мөслим авылы тарихы шактый еракларга барып тоташа. ХХ гасыр башында без яши торган җирләрнең үзенчәлеге – инде нигез салынган авыллардан күченеп бүтән авылларга нигез салу. 1713 елда Талкыш елгасы башланып киткән җирләрдә Мөслим морза Морат улы Киреев (Шентала авылыннан) һәм Мортаза Ишкин башлыгында Зюрея юлындагы Хәерле авылыннан 35 йомышлы (“служилый”) татарга җир биләмәләре бүлеп бирелә. Мөслим Морза танылган Морат морза Киреевның кече малае була, Мөслим авылына нигез салучы булып исәпләнә. Талкыш елгасы буйлап җирләр 1687 елда ук аның бертуган абыйларына бирелгән була инде. Әлеге мәгълүматлар Мөслим Морзаның авылга нигез салучы гына түгел, ә Хәерле авылыннан татарларның күчүен дә оештырган дигән фикерне расларга мөмкинлек бирә.

   1716-1717 елгы мәгълүматларлар буенча Мөслим авылында 20 йорт исәпләнә, 163 кеше көн күрә. Шул елда Татар Баганасында 26, Бахтада 20, Чиста кыр (Чистай) авылында 378 кеше яшәгән.  Авылда Мөслим морза Морат улы Киреев (туган елы 1685), Алей морза Ибраһим улы княз Богданов (1685), Уразмәт морза Урмәк улы княз Чиряков (1685), Батей морза Борис улы Кайбечев (1685) яшиләр.

  Авыллар тормышында мәчетләр зур роль уйный, Мөслимдә ул 1715 елда төзелә.

   ХlХ гасырда Мөслим авылында ике зур мәчет үз эшчәнлеген башкара. Мөслим авылы мәчетләре 1891 нче елда янган (1871 һәм 1870 нче елларда биналанган) мәчетләр урыннарында 1893 елда төзелгәннәр. ХХ гасыр башында беренче мәхәлләдә - 1460 (710 ир-ат һәм 750 хатын-кыз), икенчесендә 1220 (630 ир-ат һәм 590 хатын-кыз) кеше исәпләнгән. Мәчет каршындагы мәхәллә мәдрәсәсендә балалар сабак укырга йөргәннәр, «Корьән»нән өзекләр, аятьләр укыганнар, догалар ятлаганнар.

   Мөслим авылы озак еллар волость үзәге булып хезмәт итә, бу авылның бик зур авыллардан саналуын раслаучы тагын бер факт булып тора. ХХ гасыр башында хуҗалыклар саны  386 га җитә, 4 атлы ургыч исәпләнә. Әхмәтвәли байда атлы сугу машинасы һәм чәчкеч эшли. Авылда яшәүчеләр иген үстерү, терлек асрау белән шөгыльләнәләр.

 

 

§ 2. Үзгәрешләр чоры

 

   ХХ гасыр авыллар тормышына гаять күп үзгәрешләре белән килеп керә. 30 нче еллар яңа авыллар барлыкка килү белән истәлекле булса, 60 нче еллар күп авылларны эреләндерү сәясәте белән үзенчәлекле була. Әлбәттә әлеге тормыш сынауларын күп кыенлыклар татып түләргә туры килә.

   30 нче елларда Мөслим авылыннан 3 поселок: Урал, Усия, Радио поселоклары аерылып чыга. Усия поселогы Мөслим авылыннан төньяк юнәлештә 5-6 км ераклыкта урнаша. Поселок Дүртөйле авылына якынрак та урнашкан, ул аның белән авыл кырыендагы күпер аша гына аерылып тора. Күпергә җитәрәк юл кырыенда кала торган чишмә кайчандыр әлеге авылны үзенең шифалы суы белән туендырып торган. Авылның урыны әлеге чишмә белән янәшәдә була, чишмә буеннан бакчалар сузылып китә. Поселокның исеме “устье” (татарча - “елга тамагы”) сүзеннән алынган. Усия поселогы бүген юк, аны 1963 нче елларда Мөслимгә кире кайтырга мәҗбүр итәләр.

   Урал поселогына халык 1929 нчы елда күченеп бетә, барлыгы 75 йорт барлыкка килә. 1930 елда күмәк хуҗалыклар оештыру башлана, ләкин әлеге хуҗалыклар өчен шартлар әле җитәрлек булмый. Хәтта крестьяннардан җыеп алынган атларны ябып  асрарлык бер абзар-кура да булмый, күп эшләр башкару тәлап ителә. 1932-33 нче елларда төзелеш эшләре башланып китә, төзелеш бригадасы белән Яруллин Вагыйз Ярулла улы җитәкчелек итә. Иң беренче атлар абзары төзелә, әлеге төзелешкә бер генә кадак та сарыф ителми. Аннары ике бригада өчен коелар казыла, янгын каланчасы төзелә.  1935 нче елда җил тегермәне сатып алына. Шул ук елларда поселокта башлангыч мәктәп, зур авылларда сирәк булган Мәдәният йорты төзелә. Беренче колхоз рәисе Сафин Шакир Сафа улы заманына күрә белемле һәм бик таләпчән кеше була.

   1936 нчы елдагы корылыктан соң, халык ачлыктан бик интегә башлый. Язын Уралга Әстерхан өлкәсеннән Кәлимулла исемле кеше үзенең гаиләсе белән кайтып урнаша. Кәлимулла оста яшелчә үстерүче була. Талкыш елгасын будырып, бик зур чыгыр ясатып, шуны ат белән әйләндереп, арыкларга су агызып яшелчәләрне сугара торган булалар. Колхозчылар гомер күрмәгән кәбестә, кыяр, помидор, кишер, кавынга рәхәтләнәләр.

   Радио поселыгы Уралдан көньяк-көнчыгышка таба 1-әр км арырак урнашкан. Авыл бер урамлы гына була. Аның исеме авылга радио кертү уңае белән кушыла. Соңрак, авылларны берләштерү вакытында, поселок яңадан Мөслимгә кушыла. Бүген авылның урыны сакланмаган, ә зираты исән. Поселок бик матур урынга урнаша, аның бер очы урманга барып тоташа. Авыл халкы бик уңган һәм эшчән була. Бигрәк тә радиолылар урманнан күп файда күрәләр, гөмбә җиләк җыюда алардан осталар булмый. Радио, Урал поселокларында 3-4 метр тирәнлектә “йомшак”, эчәргә яраклы чәй суы чыга, ә Мөслим халкы мондый суга кытлык кичерә. 

 

 

 

 

 

§ 3. Урамнарның килеп чыгышы

 

   Революциягә кадәр, авылда байлар шактый күп булган. Кәшаф бай, Нотфулла бай, Шәрәп бай – алар барысы да диярлек бер урамда, Кибет урамында яшәгәннәр. Берара бу урам Алып урам дип тә йөртелә.

   Мәктәп һәм Мәчет урамнары мәктәп, мәчет шунда урнашканлыктан атала башлый.

   Радио поселыгы мәҗбүри рәвештә Мөслимгә кайтарылгач, анда яшәүчеләр бер тирәгә урнашу рөхсәте ала. Урам да халык телендә Радио урамы дип атала.

   Авылның аерылып торган өлешендә урнашкан урам Атау урамы дип атала. Ә озак еллар көтү җыела торган урамны, шуннан чыгып Көтү урамы дип атала башлый. Чишмәгә бару юлында Чишмә урамы бар.

   Авыл моннан тыш берничә эрерәк өлешләргә дә бүленә: Югары оч, Атау очы, Әсән очы. Әсән очының исеме – Хәсән исемле кеше авылның иң кырыенда яшәгәнлектән бирелгән.

  Җирле үзидарәдә төзелгән карталарда барлыгы сигез урам:  Беренче май, Үзәк, Пионер, Комсомол, Октябрь, Мәктәп, Күл, Кыр урамнары исәпләнә.

 

 

    § 4. Тарихи истәлекләр һәм атамалар

 

   Мөслим авылы белән Татар Талкышы арасында Таш билге дигән урын бар. Бу атаманың эчтәлеге шуңардан гыйбарәт: биредә яртылаш сеңгән таш тора, әлеге ташта хәрефләр сыман билгеләр бар. Әлеге тамгаларның ниләр белдергәне билгесез, аңлашылмый. Анда изге кеше күмелгән дигән фикер дә яши, ул таш ходай тәгалә тарафыннан иңдерелгән, дип әйтүчеләр дә бар. Аның янәшәсендәге кырны “җенле кыр”, адаштыра дип тә сөйлиләр. Төнлә ул урынга сукаларга барырга шикләнәләр, ә гасыр башында атлар бу урында бик тиз әлсерәп, тиргә бата торган булалар. Бигрәк тә эңгер-меңгер вакытта шундый күренеш еш күзәтелгән. Шулай ук “әлеге таш җиргә сеңеп бетсә, ахырзаман була икән,” дип сөйлиләр (Насыйров Сәгыйт, 75 яшь).

   “Без кечкенә вакытта Кәреш елгасы буенда сул тармак ярында Изгеләр, ә уң якта Мөртәтләр зираты бар иде,” дип сөйли Нурфигаль Шакирова (80 яшь). Изгеләр зираты турында түбәндәге аңлатма яши: юлда дәрвиш булып йөрүчеләр, олы юлда йөрүчеләр, дин әһелләре күмелгән, имеш. Ә Мөртәтләр зираты турында халык болай сөйли. Иван Грозный чорында татарларны күпләп чукындыру башлангач, Мөслимнән Бахтага керәшеннәр аерылып чыга, ләкин элек мөселман   булган,  ә   соңрак   христианга   әйләнгән кешеләрнең кайберләре бер дә яшәгән җиреннән китәсе килмәгән. Менә шулар аерым зиратка күмелгән һәм ул Мөртәтләр зираты дип аталган.

   Авылның Камышлык елгасы ярында тагын бер изге саналган урын бар. Бу урында гражданнар сугышы елларында Майна ягыннан (Алексеевск районы) 3 мулланы алып килеп атып үтергәннәр. Шул еллардан бирле авыл кешеләре бу урынны хөрмәтләп карап торалар.

   Мөслим авылы тирәсендә табигый болынлыклар, көтүлек-ләр юк диярлек. Авыл халкы печәнне уйсулыклардан, елга үзәннәреннән әзерли. Печән әзерләү урыннарының берсе - Дәүләша чирәме. Столыпинның аграр реформасы игълан ителгәч, байлар яхшы, уңдырышлы җирләр сатып алып, авылда читтә утарларын кора башлыйлар. Шундый утарларның берсе Әхмәтвәли утары урман кырыендагы аланлыкка, ә Дәүлаша утары урман эченә керебрәк урнаша.

   Казенный борыны дигән урман да шул якта урнашкан. Казенный – казна, хөкүмәт урманы дигәнне аңлата. Элек бу урманнар хөкүмәт урманы булып, аннан бер чәчәк өзү яисә чыбык сындыру да җәзалау белән куркытылган. Биредә күбесенчә имән агачы өстенлек итә. Иң калын имәннәрдән Бөек Ватан сугышы елларында кисеп улаклар ясаганнар. Казенный

борыныннан ерак түгел Мулла аланы урнашкан. Бу аланлыкта муллаларның печәнлеге урнашкан була. Муллаларны бик хөрмәт иткәнгәдер инде, олылар белән әлеге аланлыкка килеп чыксаң, тавышланмаска, печәнне таптамаска, сукмактан гына йөрергә кушалар иде, дип сөйли әбиләр.

 

Мөслимдә беренче авыл советы рәисе.

 

    Минем сезгә әниемнең әтисенең әтисе, ягъни бабамның әтисе – Лотфулла бабай турында язып китәсем килә. Лотфулла бабайның әтисе – Сафиулла бабай булган. Аның хатыны – Гайния әби, Гаяз Исхакыйның әнисе Камәрия белән бертуган. Гайния әбинең энеләре сәүдәгәрләр булалар һәм Сафиуллла  бабай гаиләсенә үзләре эшләп, зур алтыпочмаклы өй салып бирәләр. Соңрак, калай башлы, нарат өй Мөслимнән Усияга күчерелә. Илдус бабам шул йортта үскән. Тәрәзә кырыйлары хәзер дә  ишек алдында саклана.

  Минем җиденче бабам – Морат бабай (тулы исеме Солтан Морат) Шонталыда яшәгән. Ул бу авылга Нижний Новгород өлкәсе Куйсуы авылыннан килгән. Бабамның сөйләве буенча, Солтан Морат бабайның улы Мөслимгә күчеп килгәндә, Мөслим һәм Гаделша авыллары халкы чукынган булган. Шулай иттереп, Солтан Морат бабай нәселе Мөслимдә урнашып кала. Сафиуллла  бабай яңа карашлы кеше була. Яшьли укырга, язарга өйрәнә. Аның әтисе Гобәйдулла бабай Казенный урманында умарта тоткан. Хәзерге вакытта анда Гобәй аланы бар. Сафиуллла  бабай кеше арасында булган. Русча укый яза белүче буларак, авыл халкы аңа мөрәҗәгать иткән. Ул вакытта башкалар русча укый-яза белмәгәннәр. Бахта умарталыгында керәшеннәр умарта тотканнар. Шунда аның дусты – умартачы малае, попта русчага өйрәнгән. Мәдрәсәдә гарәпчә укыса, иптәш малайларыннан рус теленә өйрәнә. Сафиулланың балалары: Лотфуллага – 11, Ибрахимга – 8, Мәгъзүмәгә – 5 яшь вакытта әниләре үлеп китә. Сафиулла бабай Лотфулланы  Гатаулла хаҗиның итек тегү фабрикасына өйрәнчек итеп урнаштыра. Биредә кечкенә Лотфулла 3 ел итекче хезмәтен үзләштерә. Шунда русча укырга һәм язарга өйрәнә. Ул вакытта әтисе Тубылгыдан Фәризәгә өйләнгән була. Лотфулла бабам Мәкәрҗәгә чыгып китә. (Казан белән Нижний Новгород арасында сәүдә җире). Сәүдә яз көне башланып, көз көне тамамлана торган була. Шунда бабам сәүдәгәрләргә булышкан. Сәүдә булмаган вакытта, харчевняда официант булып хезмәт иткән. Аннан Казанда ипи пешерүче булып эшләгән. 1911 нче елда туган ягына кайтып өйләнә. Лотфулла бабайга 34 яшь вакыттта Бөек Октябрь революциясе булган. 1921 елда  Лотфулла бабай сельский кооператив оештыра һәм шунда эшли. Мөслимдә мәктәп салу буенча эш башлап җибәрә. Партия ячейкасында член булып тора. Халык мәктәп төзүгә каршы чыга, мәдрәсә бар бит, дип әйтә. Гәләветдин мулла  җыен җыеп, чыгыш ясый һәм шунда дини гыйлем белән беррәттән фән гыйлемен алырга да өнди. Шуннан соң халык ризалаша, атлар белән Чистайдан нарат бүрәнәләре ташып, 4 сыйныфлы мәктәп салалар. Ул мәктәп хәзерге котельная урынында була. Илдус бабам шул мәктәптә укыган. Авыл совете рәисе булып эшләгән вакытта хәзерге иске мәктәпне салалар, соңрак 10 еллык мәктәп итәләр. Аннан соң Лотфулла бабайны Дүрт өйле авылына колхоз председателе итеп куялар. Бу вакытта сугыш башланган була. Илгә ачлык килгән вакыт булганлыктан, бабай өлгергән арышны җыеп суктыра һәм халыкка тарата. Бабамның өстеннән “дәүләткә ипи бирми, халыкны ашата дип” җалоба язалар. Шуннан соң бабайны “Черный ворон” машинасы белән алып китәләр һәм 10 көн буе КПЗда тоталар. Кайсы ил шпионы? Ник халыкка ипи бирәсең? Кебек сораулар белән аптыраталар. Аңа Ильяс исемле халык судьясы “Каршы сөйләмә, штраф түләтсәләр түлә, харап итәләр алайса,” - дип киңәш бирә. Лотфулла бабайны чыгаралар, ләкин барлык байлыгын, терлекләрен саталар. Бабай өйдә генә эшли башлый. Председательдән төшерәләр. Аннан соң раисполком машина белән килеп, Усияга колхоз председателе урынына керергә сорыйлар. Бабай ризалаша. 65 яшендә  председательдән үзе теләп төшә. Ләкин барыбер аны эшкә чакырып йөриләр. Картлык көннәрендә дә ипи үлчәп йөри, ревкомиссия председателе була. 1969 нчы елда үлә.

 

Фәйзуллина Гөлшат,

 Мөслим урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы.

 

 

Мөслим авылы тарихында әһәмиятле вакыйгалар

 

1917 ел, 9 ноябрь Мөслимдә Совет власте урнаштырыла.

1918 ел, июнь – 12 кеше составында авылда ярлылар комитеты (комбед) төзелә.

1918 ел, август – авылны аклар ала, сентябрьдә авыл аклардан азат ителә.

1918 елның ахыры – авыл Советы сайлана.

1921 ел – 70 укучыдан торган башлангыч мәктәп ачыла.

1921 ел – авыл Советы рәисе Лотфулла Сафиуллин М.И.Калинин белән очраша.

1924 ел – 30 хуҗалыкны берләштереп, “Товарищество” оештырыла.

1924 ел – Латыйпов Кыям җитәкчелегендә сельпо оештырыла.

1925 ел – пионер оешмасы төзелә.

1927 ел – “Товарищество”га беренче тракторны Лотфулла Вәлиуллин алып кайта.

1928 ел – башлангыч мәктәпнең яңа бинасы төзелеп бетә.

1928 ел – авылда элемтә бүлеге ачыла.

1930 ел –  колхоз төзелә башлый, беренче булып 12 гаилә колхозга языла.

1931 ел –  башлангыч мәктәп җидееллык итеп үзгәртеп корыла.

1932 ел – авыл уртасында парк ясала, агачлар утыртыла.

1934 ел – Мөслим авылы радиолаштырыла.

1938 ел –җидееллык мәктәп урта мәктәп итеп үзгәртеп корыла.

1938 ел – Мөслим МТСы оештырыла

1942 ел – 5-6 урынлы шифаханә ачыла.

1945 ел – авылдашыбыз К.Ситдыйковка Советлар Союзы Герое исеме бирү турында СССР Югары Советы Президуымы карары игълан ителә.

1950 ел – “Ударник” колхозы 4 колхозны берләштереп, эреләндерелә.

1958 ел – “Ударник” колхозы Киров исемендәге колхозны белән берләшеп, тагын да эреләндерелә.

1959 ел – колхоз МТСтан техниканы үзенә сатып ала.

 

 

Әдәбият:

 

 

1.     Салихов Р.Р., Хәйретдинов Р.Р. Татарстан җөмһурияте: татар халкының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләре. Казан, “Фест”, 1995.

2.     Насыров Р.Г. Сельское расселение в Западном Закамье (вторая половина XVI – начало XVIII вв.). Казань, множ. Центр Института истории АН РТ, 2007.

3.     Хабибуллин Л.А. Мөслим авылы географиясе, 2002.

 

 

Мөслим авылы турындагы җыр

     Әхмәт Хәйретдинов көе, Заһид Шәфигуллин сүзләре

 

Безнең авыл Чистай янында,

Уйный дулкын Кама ярында,

Урман шаулый бакчам артында,

Кошлар сайрый Мөслим паркында.

 

Кушымта:

Бакчаларда чәчәк исләре,

Йөрәкләрдә сөю хисләре.

 

Авыл чума алтын нурларга,

Нур сибә күктә йолдызлар да,

Күмелә парк сихри моңнарга,

Һәр кич чыгам шуны тыңларга.

 

Айлы кичтә ялтырый күлләре

Көзгеседәй саф күңелләрнең,

Дулкынлана җилләр искәндә,

Әй, күңелле шундый кичләрдә.