• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлушкинская основная общеобразовательная школа» Чистопольского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы «Яуширмә төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422955, Республика Татарстан, Чистопольский район, с. Кутлушкино, ул. Школьная, д. 18/ 422955, Татарстан Республикасы, Чистай районы, Яуширмә авылы, Мәктәп ур., 18
Телефон: +7(843)-423-40-12
E-Mail: Skutl.ctp@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Кутлушкинская ООШ"
Руководитель: Шакирова Раиса
Год основания учреждения: 1970
У нас учатся: 27 обучающихся, 12 воспитанников
У нас учат: 9 учителей, 2 воспитателя

Летопись моей деревни/ Авылым елъязмасы

Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы

Башкарма комитетының Мәгариф бүлеге идарәсе                     

Яуширмә урта гомуми белем  мәктәбе.

 

 

“Авылым елъязмасы”

 

 

 

 

 

                                                    Башкарды: 10 нчы сыйныф укучысы,

                                                            Гобәйдуллина Рузилә Галиулла кызы.

 

                                                               Фәнни җитәкче:

                                                               Фәсхетдинова Л.М., Яуширмә урта

                                                               гомуми белем  мәктәбенең

                                                               югары квалификацион категорияле

                                                               татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

 

                                        Яуширмә, 2010.               

                             Эчтәлек

Кереш.         Яүширмә.........................................................................3

 

I бүлек.

1.1    Параграф 1.       Чал тарихлы Яуширмә...................................5

1.2    Параграф 2.        Авылымның истәлекле урыннары...............7

1.3    Параграф 3.        Колхозлашу чоры.........................................10

II бүлек.

2.1    Параграф 1.        Югалган авыллар тарихы............................12

2.2    Параграф 2.        Кызыл Сукачының тарихы.........................13

2.3    Параграф 3.        Мәдәният авылының тарихы.....................14

2.4    Параграф 4.        Коллектив......................................................17

2.5    Параграф 5.        Тарихи белешмә..........................................18

 

Йомгаклау                  Туган җирем, нинди гүзәл син!................20

 

Әдәбият исемлеге..........................................................................22

Кушымта №1..................................................................................23

Кушымта №2..................................................................................24

Кушымта №3..................................................................................25

Кушымта №4..................................................................................26

Кушымта №5..................................................................................27

Кушымта №6..................................................................................28

Кушымта №7..................................................................................29

Кушымта №8..................................................................................30

Кушымта №9..................................................................................31

Кушымта №10..................................................................................32

Кушымта №11..................................................................................33

Кушымта №12..................................................................................34

Кушымта №13..................................................................................35

                                            Яүширмә.

     Авылда яшәгән аксакаллар сөйләвенә һәм шушы авылда туып озак еллар яшәгән Садыйков Гариф Зариф улы калдырган язма истәлек мәгълүматларына халык күңелендә сакланып калган риваятьләргә караганда, авылны оештыруда берничә урыннан килеп урнашкан нәселләр катнашкан. XVI  йөздә хәзерге Яүширмә урнашкан урында Кәләй дип аталган авыл булуы мәгълүм. Якыннан ага тоган су- Кече Бахта елгасы- Олы Бахтаның сул кушылдыгы. Октябрь инкыйлабына кадәр авылның адресы “Деревня Каляева Малый Бахта туш” дип йөртелгән. Олы буын кешеләре сөйләвенә караганда, Кәләйне авылны иң беренче булып нигезләгән кеше исеме дип әйтәләр. (Ул кеше Кәлимулла исемле булып, Кәләй дип кыскарган).

     Риваятьләргә караганда Чирүле Шонталысы авылында патшага зур хезмәт күрсәткән генерал Морат бабай яшәгән. Ул үзенең биш улын тирә- юньдәге авылларга урнаштырган. Яүширмә авылында Морат бабай нәселе аның Габдерәзәк исемле малаеннан башлана. Габдерәзәк килеп утырганда авыл халкы берничә дистәдән артмаган әле. Һади бабай Нуретдинов шушы нәселне дәвам иттерүче булган. Үз шәҗәрәләрен ул бабай болай аңлата тоган булган: “Габдерәзәк- Гөлвәли- Шәмсетдин- Билал- Нуретдин- Һади”. Бу нәсел 1750 елларда бик ишәеп китә. Яүширмәдә аксакал булырлык бабайлар көн иткән. Аларның берсе Морат бабай улы Габдерәзәк, икенче улы  Котлыш исемле булган.

     Тагын бер нәсел элеккеге Тәтеш өязе Тархан авылыннан Яүширмә авылының кечкенә бер күле янына килеп урнаша. Күчеп килүчеләр Минһаҗ Тархановларның бабалары була. Нәселләрнең тагы берсе Сембер, Ульян якларыннан килеп төпләнә. Алар Гыйният  Йосыпов, Әхмәт Вәлиев, Гали Вәлиев, Хафиз Исмәгыйлевләрнең бабалары була.

     Бишенче нәсел Зөя өязе Тау иле ягыннан. Күчеп килүчеләр башында

                                                                                                                               

Арыслан бабай тора. Аның нәселен дәвам итүче булып авылда Гариф Садыйков, аның улы Гаваз Садыйков һәм Вәлиәхмәт Мөхтәсимов саналган. Халык сөйләвенә караганда, халкыбызның танылган артисты Фәйзи Йосыпов та шушы нәселдән чыккан.

     Авылның көньяк елга ярында 10-15 йорт руслар яшәгән. Алар татарлар белән яшәргә теләмичә Рус Майнасы авылына күчеп киткәннәр.

     XVII йөздә Идел-Чулман буйларындагы халыкны көчләп чукындыру башлана. Кәләй авылы кешеләренең дә бер өлеше чукындырыла. Рус бәйрәмнәрендә өйләргә поп килеп икона куеп китә торган булган. Поп киткәч, алып куйганнар. Әгәр мулла попны тыңламаса, никах, җеназа укыса, аның указын алганнар. Хәзер алар яңадан мөселман диненә кайтканнар.

     Чукындырудан куркып “Кәләй” авылы кешеләренең дә күбесе качкан. Урманнарга, су буйларындагы камыш араларында куыш корып качып яшәгәннәр. Куышларын “Ширмә” дип атаганнар. Бу- сугыштан, яудан качу ширмәсе булган. Шулай итеп, Яүширмә дигән сүз килеп чыга һәм ул авыл исеменә әйләнеп китә. Авылның “Кәләй” дигән исеме тора -бара онытыла. Авыл рәсми рәвештә “Яүширмә” дип атала башлый.(Кушымта №1)

    

                                          Чал тарихлы Яуширмә

     Яуширмә авылының кайчан барлыкка килүе турында төгәл мәгълүмат юк. Шулай да XVI гасыр башында шул урында Кәләй авылы булуы мәгълүм. Шул заманнарда авылның аксакалы, заманына күрә белемле зиһен иясе Кәләй исемле карт яшәгән. Димәк, авыл бабай исеме белән аталган.

    Ага торган инешен Кече Бахта дип йөрткәннәр. Авылга адресланган хатларның конверт тышында: “Деревня Каляева Малый Бахта туш”... дип язылган була. Кәләй карт үлгәч авылны Малый Бахта туш дип йөртәләр. Бу исем 1917 елга кдәр шулай сакланган. Безнең авыл элек Старо- Иванаево волостена, ә аннан Красный Яр волостена буйсынган.(Кушымта №7). 1924-1925 елларда Мөслим авылы влостена күчә. Ә инде районнар төзелгәч (1930-1931)еллар, Яуширмә авылы Чистай районына керә.

     Авылыбыз табигате гаять бай була. Яуширмә урманнар белән чорналган, болыннарында чылтырап аккан чишмәләре, камышлы күлләре җәйрәп яткан. Анда кыр казлары, үрдәкләр, торналар балалар чыгарып үстергәннәр. Күлләр балыкка ифрат та бай булган. Күбексез елгасы симез чуртаннары белән аерылып торган, тик татарлар аны ашамаганнар, ә инде урысларның иң яраткан ризыгы булган чуртан. 1910-1915 елларда сазлыклар күп булып халыкның терлеге үлгәләгән. Кыргый алмагачлар бихисап үскән, аларны кисү гөнаһ саналган. 1940-1945 елларда, утын булмаудан, аларны кисеп бетергәннәр.

     XVII гасырларда Россиядә чукындыру башлана. Тәре походы отядлары Идел, Кама елгалары буендагы авылларга киләләр. Көчләп христиан динен тагалар. Күп авылларда халык отрядтан качкан. Качмаган авыллар Актау, Бахта, Кондрата, Наратлы, Ялтаннар чукындырылуга дучар ителгән.

     Кәләй авылы кешеләре дә отрядка эләгә, ләкин алар ислам динен ташламыйлар. Поп килгәндә почмакка икона куйганнар, ул китүгә алып ташлаганнар. Чукынганнарны татар зиратына кертмәгәннәр. Авылда 

 

аларның каберлеге төньякта, Бахта елгасының көнчыгышында була. Кәләй авылы кешеләре чукындыру отрядыннан качып урманнарда, камыш араларында куыш корып яшәгәннәр. Куышларын ширмә дип атаганнар. Бу инде әлеге яудан качу ширмәсе була. Шулай итеп, “Яуширмә” дигән яңа сүз килеп чыга. Ул исемгә әйләнә. Безнең авыл урынында яу ширмәләре булгач, Яуширмә дигән исем ала, ә Кәләй авылы әкренләп тарала, бетә. Яуширмә авылы якын- тирәдәге авылларны үзенә йотып үсә бара. Ә Кутлушкино дигән урысча исемнең тарихы болай: авылның аксакалы- Котлы бабай була. Аның тулы исеме Котлы Шәйхетдин. Якын-тирә авыллардан- урысы, татары шушы бабайга киңәшкә йөргән. Шуннан чыгып урыслар Кутлушкино дип йөртә башлаганнар.

     1795 елда җәй бик коры була, явым-төшем булмый. Көчле җилдә янгын чыгып, тиз арада авыл янып бетә. Йортсыз калган халык җир казып, җир өйдә (землянкада) торалар, ә күпчелек, илен ташлап, читкә китәргә мәҗбүр була. Тормыш чамадан тыш авырая. Зират авылның көньягында була. Әле дә анда кабер ташлары бар. 1796 елда зиратны хәзерге урынга, авылның көнбатыш ягына күчерәләр. Зират тирәсе җирдән канау өеп кенә ясала. 1910- 1914 елларда гына аның тирәсе такта белән тотыла. 1976-77 елда авыл Советы рәисе Шәүкәт Хәсәнов инциативасы  белән штакит такта белән тотыла һәм зурайтыла.

     1848 елларда бик көчле воба (холера) авыруы тарала, халык кырыла. Шунлыктан иске зират та файдаланыла. Елганың көнчыгыш өлешендә урыслар яшәгәннәр. Татарлар урысларга һәрчак зыян салып торганнар: терлекләрен, дуңгызлырын үтереп, йортларына ут төртү  очраклары булган. Шуннан соң урыслар Рус Майнасы авылына күченәләр.                                                                               

                              Авылымның истәлекле урыннары

     Авылдан ике-өч киломерт чамасы көньяк-көнбатышта Ханнар буасы дигән урын бар.(Кушымта №8) Шунда бик матур күл үзенә игътибарны тарта. Аның төньяк атавында халык яшәгән. Анда керамика, чүлмәк ватыклары, сөякләре бик күп. Күлнең югары өлешеннән көнбатышка таба биек урын бар, ә ике урында озынча зур баз бар. Димәк, бу урында аерым бер кабилә яки ханлык булган дип фикер йөртергә җирлек бар, чөнки аерым башка кабиләләрнең басып алуларыннан куркып, саклану өчен күзәтү пунктлары төзегәннәр.

     XIX гасыр башларында боярлар җирләрен акчага сата башлыйлар, үзләре шәһәрләрдә торалар. Яуширмәдән дә бай хуҗалыклар боярлардан җир, урман, болын, бакчалар сатып ала башлыйлар. Авылда        шундыйлардан  Сәфетдин Фәйзетдинов, Нәби Хәйруллин, Гали Шәрипов һәм Шәйхетдин Җамалетдиновлар булган.

     Сәфетдин басу, урман һәм ун гектардан артык алма бакчасы сатып ала. Нәби басу, урман, Шәйхи кыр һәм дача урманын сатып алалар. Бүгенге көндә Шәйхи урманы дигән исем халык телендә саклана. Гали Татар Баганалысы тирәсеннән шулай ук кыр һәм урман сатып ала. Шулай итеп татарлар алпавыт булалар.

     Ул вакытта авыл хуҗалыгы кораллары: агач сука, агач тырма. Җирләрне тиешенчә эшкәртә алмаганнар. Шуның өчен иген уңышы да начар булган. Аз гына корылык булса да, чәчкән кырлар янып беткән. Ачлык еллар еш була: 1891, 1911, 1921 еллар. Тимер сабаннар 1880 елларда боярларда күренә башлый.  Агач тырма колхоз төзелгәндә дә була. Рамы- агач, тешләре тимер чөйдән ясалган. Урып-җыю эшләрендә кулланыла торган кораллар: урак, чалгы, сәнәк,тырма, юкә тубал.(Кушымта №9) Болар белән эш сыйфаты түбән, мәсәлән, агач сукалы яхшы ат белән көнгә 70 гектар җир сөрелгән. Чабагач белән ашлык сугу, 100-115 килограм сугылган икмәкне агач көрәк белән җилгә каршы ыргытып торырга кирәк, ә җил булмагач, эшләп булмый.                           

     Авылда көнкүреш әйберләре, мәсәлән, керосин лампалары 1850 елларда гына күренә башлый.(Кушымта №10 ) Аңа кадәр кичләрен чыра,шәм яндырып эшләгәннәр. Киндер сугу, тула сугу, чабата ясау, башмак тегү, җеп эрләү, бәйләүләр чыра яктысында башкарылган. Самовар, сәгать, көзге кебек әйберләр 1880 елларда күренә башлый, ул да шәһәрләрдә генә. Авыл халкының киеме дә начар була: аякта чабата, бәйләгән йон һәм тула оеклар, үзе сугып ясалган, теккән  киндер күлмәк-ыштан. Сөлге, ашъяулык, сарыга буялган тире  тун хәлле крестьянда гына булган. Яз-көз кияргә тула чикмән, агач башмак чабата астына агач беркеткән күтәрмә. Байларда күн гәлүш була. Киез итек бик сирәк кешедә, бер киез итекне 20-25 елга бик саклап кына кигәннәр. Резин гәлүш революциядән соң гына күренә башлаган, ул да бик байларда, шәһәр кунакларында гына күренгән. Өй түбәләре салам белән ябылган, ә такта түбә байларда гына булган.

     1900 елларда байлар түбәләрен калай белән яба башладылар. Өй мичләренең морҗаларын капчыкка тутырылган көл белән томалап куя торган булалар, тәрәзәләргә пыяла бик аз булу сәбәпле, терлек эчендәге карынны пыяла  урынына файдаланганнар. Карынны кырып, киереп тәрәзәгә кадаклап куйганнар. Аннан яктылык бераз төшкән, әмма урамдагы күренешләрне күреп булмаган. Өйдәге-сәке, ул ашау һәм йокы урыны. Урындык урынына агач бүкән. Мичкә салам якканнар. Кышларын бәрән, бозау өйдә торган, сыер да өйгә кертелеп савылган, бозау да өйдә имезелгән. Юрган, одеал бик сирәк кешедә була, алар урынына өс киеме файдаланыла. Ашау-эчү- борчак, ясмык шулпасы, карабодай чумары, борчак боткасы, тәбәсе, коймагы була. Элек бодай чәчелмәгән, колхозлашкач бодай чәчелә башлаган. Ләкин аны бахра үләне баскан, үсеше начар булган. Авылда бөртек  тарттыру начар булган. Кайчандыр су тегермәннәре булган, аларның буаларын су ерып, ашап бетергән. Авылда җиделәп җил тегермәне, алты ярма яргыч, ике йон теткеч була. Җил булмаганда 70-80 километр ераклыктагы авылларга барып, он тарттырып,

                                                                                                                              

10-15көн торып кайталар иде. Агачтан кул тегермәне ясап, шуның белән он ясыйлар. Агач киледә ярма ясау һәр йортта диярлек иде.(Кушымта №11). Шартәй дигән байның ат белән әйләндерә тоган тегермәне була, ярма яргычы да, йон теткече дә була. 1900 елларда промышленность товарлары күренә башлый. Байларда чәчү, сугу, уру машиналарын чит илләрдән кайтаралар. Болар безнең авыл байларында да күренә башлый.

     Авылда укый-яза белүчеләр бик аз булган. 1910 елларда авылның ни бары ике процент чамасы гына укый, яза белгән. 1918 елларда мулла, мәэзиннәр белән бергә бу сан алты процент тәшкил иткән. Авылда 500ләп йорт, хуҗалык булса да, нибары ике мәдрәсә булган. Мәдрәсә дигәннәре кечкенә бер өй, анда кырыклап бала укыган. Уку әсбаплары юк. Идәнгә утырып, китапларын тезләре өстенә куеп, тезелеп утырганнар. Укыткан өчен хәлфәгә пәнҗешәмбе көнне бер тиен, ә баераклар 2-3 тиен биргәннәр. өс-баш киемнәрен кайберләре асларына салып утыралар, аларны элергә урын юк, аяк киемнәрен мич арасына куялар. 5-6 сәгать буе бернинди тәнәфессез, күңелдән ятлап утыру укучылыарны бик ялыктырган, начар һава, яңа ягылган мичтән янган күмер исе чыгып, балалар хәлсезләнгәннәр.

     Укучылар арасында йогышлы авырулар да күп булган. Корчаңгы, тимерәү, тамак шешү, колак агу, тиф һәм башка инфекцион авырулар киң таралган, чөнки авылда фельдшер юк, яшәү дәрәҗәсе бик түбән булган. 1917 елларда Кроснояр волостенда бер фельдшер булган. Акушерлык пункты юк. Авыл халкы надан карчыкларга барып, им-том иттереп, зарардан кала бернинди файда алмаганнар. Кызамык, чәчәк, ангина, золотуха, тиф белән авырган ике баланың берсе үлгән.

     1910елларга кадәр чорда хатын-кызларга яшь ирләргә күренергә ярамаган, очрашсалар, авыз-битләрен яулык почмаклары  белән каплап үткәннәр. Ирнең атасы, ә олы ир туганнар белән сөйләшмәгәннәр, алардан тел яшергәннәр, сөйләшү зур әдәпсезлек саналган.                                                                                                                                          

                             Колхозлашу чоры.

      Авылдан килгән кунак кызларын аулак өйләргә күңел ачу кичәләренә йөртү гадәте булган: биредә егетләр белән кул сугыш, йөзек салыш, бозык телефон һ.б. уеннар уйналган.

     Бик сирәк очракта гына егет белән кыз яратышып өйләнешкән. Димләп чит авылдан, хәтта нәсел- нәсәбен дә белмичә, кызларны кияүгә җибәрү йоласы яшәп килгән.

     1930 елларда күмәкләшү, коллективлаштыру башлана. Колхозга керү өчен гаризалар кабул ителгән. Бу эшне Кыям Сафинга тапшыралар. Беренчеләрдән булып Кыям Сафин, Әхмәтша Җиһаншин, Хәмит Вәлиев, Сәйдә Гафурова, Минһаҗ Тарханов, Сәгъди Нәфиев, Госман Шәйхетдинов колхозга керәләр. Кулаклардан әйбер җыю Нургали Тархановка тапшырыла. Ат сбруе, эш кораллары җыюны- Сәгъди Нәфиевкә, орлык, фуражлар- Салих Сафинга тапшырыла. Колхозның исеме “Яңа юл” дип кушыла. Бу- колхозыбызның беренче исеме. 1935 елны урып- җыю вакытында Татарстан обкомы секретаре Разумов белән үзәк комитеттан Андреев Татарстан буенча иң алдынгылардан барган колхозыбызга килеп аның исемен “Андреев” дип үзгәртеп киткәннәр.

     1953 елда колхозларны эреләндерү турында карар чыккач “Молотов” исеменә, ә инде 1957 елда Молотов партия юлыннан тайпылгач, “Алга” исеменә алыштырыла. Тат. Ялтанда да “Алга” совхозы булып, район үзәгендә статистик мәгълүматлар биргәндә бик күп буталчыклар чыгу сәбәпле, колхозның исеме “Яуширмә”гә алыштырыла.

     1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башлана. Яуширмә авылыннан 400 дән артык кеше фронтка китә. Шуннан 209 кеше кайтмый. Авылыбыздан  ике сугышчыга Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Болар- Гали Нурулла улы Шәмсетдинов һәм Габделәхәт Габделгани улы Вәлиев. Авыл уртасына бу геройларга һәйкәл куелган. Һәр язда- Җиңү көненә һәйкәлләргә авыл халкы чәчәкләр куялар. Сугышларда башын

 

 салган ир- егетләрне һәм бүгенге көндә исән булганнарын хөрмәт итәбез.  Алар даны мәңгелек!

     Бүгенге көндә колхозыбыз үзенең уңганнары белән  алдынгылардан санала. Соңгы елларда авыл нык үсте, төзекләндерелде. Мәшһүр язучыбыз Гаяз Исхакый данын бөек тоткан хәлдә горурланып яши. 

                                 

                                Югалган авыллар тарихы

 

     Йөрәккә якын һәм кадерле сүзләр. Туган җирдә туып-үскән кешеләр өчен дә, сугышны үз җилкәсендә кичереп, туган авылына исән-сау әйләнеп кайтып авылда гомер итүче кешеләр өчен дә иң якын сүзләр алар.

     Безнең һәрберебезнең туган авылы, туган йорты бар. Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Сокланып туймаслык тугайлары, челтерәп ага торган чишмәләре, балыклы күлләре, елга-үзәннәре, шаулап торган урманнары күңелләргә рәхәтлек бирә.

     Туган авыл! Аңарда безнең үткән тарихибызның бер өлеше, халыкның моң-зары, кайгы-шатлыгы, куаныч һәм сагышы. Авылның үз даирәсе, тарихы һәм мохиты бар. Авыл атамалары безнең борынгы тарихыбызны, данлы үткәнебезне чагылдыра.

     Бүгенгесе көндә без  үз авылыбызның тарихын гына түгел, ә югалган авыллар тарихын да белергә тиешбез. Мин югалган авыллар тарихы белән дә кызыксынам. Хезмәтемдә шушы авыллар тарихын язып үтәсем килә.

     Яуширмә авылы территориясендә 1950 елга кадәр берничә колхоз, поселок  була. Болар- “Андреевка” Кече Бахта елгасының сул ягында, “Молотов” Кече Бахта елгасының уң ягында, “Мәдәният” түбәнгә таба, елгадан 5 км., “Кызыл Коллектив” елганың төньяк көнбатышында, “Кызыл Сукачы” елганың  төньяк көнчыгышында урнашканнар.

     Бүгенге көндә, бу колхзларның исемнәре өлкәннәр күңелендә генә саклана, чөнки авыллар 1954 елларда таралып Яуширмә авылына кушылганнар,                                                                                                                          

                              Кызыл Сукачының тарихы.

     Кызыл Сукачы 1929 елны Яуширмә авылыннан аерылып чыга. Аның җире 500 гектар була. Сукачыда 40 хуҗалык ике урам булып яшәгән. Һәр урамда икешәр кое була. Халыкның төп кәсебе- игенчелек. Ындыр табагы, бер тегермән, сыер, сарыклар фермасы, конюшня һәм икмәк сала торган амбарлар булган. Болар барысы да Иванай елгасына каршы якта тезелгән. Сукачыда кечкенә генә кибет тә була, шул кибеттә Хамматгали бабай сату иткән.

     1942 елда кечкенә генә агач өйдә мәктәп ачалар, шунда укучылар белем алалар. Шул мәктәптә Гобәева Мәрьям апа укыткан.

     Авылның  төньяк ягында күл ясыйлар, аннан соң буа буалар, ул тирән һәм киң- ун гектарлы мәйданны биләгән. Чәчүлек җиренең көньягы Яуширмәнекенә, ә көнбатыш ягы Мәдәният елгасына (буе-1000 метр) тоташа. Мәдәнияттән Сукачыга кадәрге ара төньяктан Иванаево елгасы  белән тоташкан.

     Кызыл Сукачыда колхоз рәисе булып  Хөснуллин Абделхәй Хәмидулла улы,  Җиһаншин Әхмәтша, Гатауллин Шәйхелиләр эшлиләр.

 

                               Мәдәният авылының тарихы.

 

     Мәдәният авылы Яуширмә авылыннан 4 км. төньякка, Иске Ивананаево авылыннан 4 км. төньяк- көнчыгышкарак урнашкан. Чистай шәһәренә  авылдан, Иванаево аша 18 км. булган. Мәдәният авылы ярымутрауга охшаган, тигез урынга урнашкан. Авылның көнчыгыш ягыннан Кече Бахта елгасы,  көнбатыш ягыннан аз гына сулы Нарат- Елга дип йөртелгән елга аккан. (Кушымта №5)Бу елга буенда Мәдәният авылыннан 2 км. еракаклыкта,  Наратлы авылы урнашкан, ул авылда 10-12 йорт булган.

     1926-1927 елларда оешып, ул авыл, сугыш башлануга таралып беткән. Нарат –Елга һәм Кече Бахта елгалары авылдан 2 км. ераклыкта, Иванаево янында, Олы Бахта елгасына кушылалар. Мәдәният авылының оешу елы -1927-1928 еллар. Бу –колхозлашу еллары. (Кушымта №6)

     Революциядән соң кешеләр зур күтәренкелек белән яңа тормыш төзи башлаганнар. Шуңа күрә дә Яуширмәдән аерылып күчеп утыручылар, аылларга, колхозларга заман рухындагы исемнәр биргәннәр. Менә алар: Кызыл Коллектив, Кызыл Сукачы, Мәдәният.

     Авылда барысы 32 хуҗалык була. Шуларның дүртесе бер-ике елдан китәләр. Алар арасыннан Вәлиуллин Һади (Шәкерт Һади) хуҗалыгын раскулачивать итеп, өен башлангыч мәктәпкә бирәләр.

     32 хуҗалыкта баштагы мәлдә, балалары белән 100гә якын кеше, ә инде гаиләләре зурайгач, 200ләп кеше була. Мәдәният авылындагы җирнең барлык мәйданы -550 гектар. Шуның 27 гектары аерым бер урында була. Бу җирне җан башына исәпләгәндә җитмәгән кешеләргә биргәннәр. Ул җир- Кыр Шонталысы белән Яуширмә кырлары арасында урнашкан. Хәзер ул Яуширмә күмәк хуҗалыгына керә.

     Мәдәният авылында үскән ир-егетләр сука сукалаганда, хатын-кызлар утау утаганда балалары алар янына булышырга бара тоган булганнар.

                                                                                                                           

     Мәдәният кырларында шалкан, киндер чәчелгән. Бала- чагалар көне буе киндер арасында уйнап үскәннәр. Орлыгы аның майлы булган. Кешеләр шул орлыкны кабыгы белән ашаганнар. Сабагыннан сүс, пакля алганнар. Шулай ук биредә ясмык, турнепс, бәрәңге, мәк иккәннәр.

     Колхозда сыер, сарык, дуңгыз, тавык һәм ат фермалары булган.

     Колхозның “Фордзан- Путиловец” дигән бер тракторы була. Ашлык сугу өчен катлаулы суккыч, “БДО” дигән техника, ике ташлы тегермән һәм аларны хәрәкәткә китерүче двигатель булган.

     Бәрәңге алу өчен Америкадан кайтарылган бәрәңге алгычы, ат белән чапкыч, җыйгыч, чәчкечләр булган.

     Зур гына Мәдәният йорты төзи башлаган булалар, ләкин сугыш башлану сәбәпле, төзелеп бетмичә кала. Шунда күчмә тавышсыз кино да килгәләгән. Бәясе биш тиен булган.

     1938-1942 елларда мәктәптә укытучы булып, бер күзле Хафаза апа эшләгән.

     Мәдәният авылы тарихы турындагы хатирәләрне күңелендә йөртүче һәм авылның елъязмасын язарга булышучы, Мәдәният авылының географик картасын төзүче кеше Шәүкәт абый Камалов. Ул бүгенгесе көндә Алексеевск районы, Кыр Шонталысы авылында яши. Туган авылы турында бик матур шигырьләр дә яза.

     Туган авылым, туган йортым,

     Яшьлектәге бишегем.

     Керер идем сиңа кайтып,

     Ачсаң миңа ишегең.

     Йоклар идем, ятып синең,

     Такта җәйгән сәкеңә.

     Очып кайтам сиңа, авылым,

     Ялындырмыйм, дәш кенә.

     Чыбыркымны алып, урам буйлап,