Электронное образование в Республике Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №1» Чистопольского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы "1 нче Гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Визитная карточка

Адрес: г. Чистополь, ул. Бебеля, д.121
Телефон: +7(843)-425-14-85;+7(843)-425-49-41
E-Mail: G1.Ctp@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Гимназия №1"
Руководитель: Бондарцова Валентина Гавриловна
Год основания учреждения: 1992
У нас учатся: 597 ученика
У нас учат: 38 педагогов

Национальное образование и воспитание/Милли белем һәм тәрбия бирү

      Кешелек тарихында туган телебезне оныткан халыклар тулысынча юкка чыкканлыкка мисаллар күп. Тел халыкның ментальлеген тулысынча чагылдыра һәм дөнья фикерләү һәм танып белү коралы булып тора. Тел - бөтен милләтнең үзаңының төп күрсәткече.

Гимназия эшчәнлегендә мөһим бурычларының берсе – үз туган телен, мәдәниятен белүче, традицияләрне һәм гореф-гадәтләрне  хөрмәт итүче шәхес тәрбияләү. Моңа милли мәгарифне үстерү аша гына ирешеп була. Туган (татар) тел һәм әдәбият укытучыларының укыту-методик берләшмәсе эше «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион-коммуникатив технологияләр кулланып, ныклы белем һәм югары әхлак тәрбиясе бирү» темасы астында төзелә. Милли мәгариф һәм тәрбия буенча эш түбәндәге бурычларны хәл итүгә юнәлдерелә:

    1. Инновацион педагогик технологияләр куллану аша туган (татар) телен өйрәнү сыйфатын күтәрү;

    2. Туган телне дәүләт стандартлары һәм программалары нигезендә укыту

    3. Укучыларны туган як тарихы, үз халкының гореф-гадәтләре, мәдәнияте, дөнья кыйммәтләренә, үз халкы мәдәнияте аша гомумкешелек мәдәнияте мирасына җәлеп итү, милләтара аралашу культурасын күтәрү максатыннан сыйныфтан мәктәптән тыш эшне активлаштыру.

     Сыйфатлы нәтиҗә укучыларның сәләтле булуына һәм педагогларның әлеге балаларны ачыклау дәрәҗәсенә генә бәйле түгел.  Бу эшнең уңышы укытучының үз компетентлыгына, аның яңалыкка омтылуына бәйле. Чөнки укучыларны кызыксындыра белү өчен кызыклы һәм төрле яктан алга киткән шәхес булырга кирәк.

     Гимназиядә туган (татар) теле һәм әдәбиятыннан өч укытучы белем бирә, алар үзләренең һөнәри дәрәҗәсен күтәрүне тикшереп, үз вакытында квалификация курслары узуны гамәлгә ашыралар. Туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары фәнне укытканда инновацион һәм мәгълүмати технологияләрне актив кулланалар.

     Сәләтле балалар белән эшләү безнең гимназия эшчәнлегенең  иң мөһим юнәлешләренең берсе булып тора. Мондый балалар белән эшләүнең төп максаты: һәр укучының сәләтен, иҗади башлангычын үстерү, бу исә  укучылар белән эшләгәндә эзләнергә, яңа мөмкинлекләрдән файдаланырга этәргеч ясый. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, класстан тыш эшләрдә сәләтле укучылар белән фәнни- тикшеренү эшләре дә алып барыла. Фәнни-тикшеренү эшчәнлегендә катнашу укучыларның танып белү активлыгын үстерә. Фәнни эш башкару алга таба белем алу юнәлешен, укучының үз һөнәрен дәресрәк билгеләргә дә ярдәм итә. Төрле чыганаклар белән эшләгәндә, тикшерү төрендәге хезмәт башкару барышында укучыларда билгеле бер сыйфатлар тәрбияләнә. Үзенең һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең акыл хезмәтенә хөрмәт белән карау, башкалар фикеренә игътибарлы булу, үзенең ясаган нәтиҗәләренең дөреслеккә туры килүе өчен җаваплылык хисе тою- әнә шундыйлардан.

     Хәзерге заман шартларында сәләтле балалар белән эшләү системасы зур җаваплылык сорый. Сәләтле балалар белән тиешле эш оештыру укытучыдан белем бирү эчтәлеген яңартуны, укыту методларын камилләштерүне, яхшыртуны, иҗади эзләнүне, һөнәри осталыкны үстерүне таләп итә.

     Гимназиядә белем бирү процессының аерылгысыз өлеше - дәрестән тыш эшчәнлек, бу сыйныфара мөнәсәбәтләрне оештыру өчен яхшы мөмкинлек. Дәрестән тыш эш тәрбия һәм социаль-педагогик юнәлешкә ия. Күп катлы дәрестән тыш эш барышында укучыларның гомум мәдәни мәнфәгатьләрен үстерүне тәэмин итәргә, әхлакый тәрбия бурычларын хәл итәргә мөмкин. Төрле дәрәҗәдәге белем бирү учреждениеләрендә предметларны өйрәнгәндә төп бурычларның берсе булып укучыларның танып-белү кызыксынуы, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү тора. Бу мәсьәләне хәл итүдә сыйныфтан тыш эш системасы зур роль уйный, ә аның төп элементы булып атналык тора. Фән атнасы чаралары предметны өйрәнүнең гадәти кысаларын киңәйтә, төрле эшчәнлек формаларын тәкъдим итә, укучыларның шәхси үсешенә ярдәм итә. Алар балаларның җитәрлек активлыгы булганда үткәрелә һәм укучыларның танып-белү кызыксынуларын үстерүгә, укытуга, мөстәкыйльлеккә уңай мотивация формалаштыруга, укытучыларның һөнәри осталыгын арттыруга ярдәм итә.

     Күп кенә проблемалар булуга карамастан, балаларда туган телне өйрәнүгә кызыксыну арта. Шуңа күрә, бүгенге көндә педагоглар алдында иң мөһим бурычларның берсе – укучыларның туган телне өйрәнү теләген мөмкин кадәр саклап калу, тел каршылыгын җиңеп чыгарга ярдәм итү, сөйләшергә генә түгел, ата-бабаларыбыз телендә фикер йөртергә өйрәтү тора.  Ә моның өчен мөмкин булган барлык шартларны булдырырга: укучыларның интеллектуаль сәләтләрен үстерүгә йогынты ясаучы яңа технологияләрне күрсәтергә, педагогик осталыкны камилләштерү зарурлыгына инандырырга кирәк.