Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1 |
| Телефон: | +7(843)-963-72-76 |
| E-Mail: | tujmetkino.school@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шарифуллина Разиля Валиахметовна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 13 ученика |
| У нас учат: | 11 учителей |
Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"
Һөнәр сайлау - җаваплы эш.
Опубликовано: 18.01.2016
Яраткан хезмәтең булу – зур бәхет. Укучыларга тиешле белгечлек сайлап алу юнәлеше бирү максатыннан, 9 нчы сыйныф укучыларының әти -әниләре белән “Һөнәр сайлау - җаваплы эш” темасына чираттагы ата-аналар җыелышы булып үтте. Без яңа гасырда яшибез. ХХI гасыр мәктәп тормышына да зур үзгәрешләр алып килде.Әлеге катлаулы үзгәрешләр укучыларда: “9 нчы сыйныфны тәмамлагач кая барырга? Укуны кайда дәвам итәргә? Нинди һөнәр үзләштерергә?” – дигән сораулар тудыра. Сыйныф җитәкчесе Шиһапова Рәмилә Вәлиәхмәт кызының әлеге сораулар тирәсендә ясаган чыгышы ата-аналар белән җанлы әңгәмә рәвеше алып дәвам итте. Җыелыштан әти -әниләр югары сыйныфларда укыганда үзеңә кирәкле профиль буенча белемнәрне арттыра алу мөмкинлеге булганда,
9 нчы сыйныфта дөрес профиль сайлау – иң мөһим мәсьәлә икәнлеген тагын бер кат аңлап, яхшы кәеф һәм сөйләшүне өйдә дәвам итәргә дигән уй белән таралыштылар.
К списку новостей















