Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1 |
| Телефон: | +7(843)-963-72-76 |
| E-Mail: | tujmetkino.school@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шарифуллина Разиля Валиахметовна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 13 ученика |
| У нас учат: | 11 учителей |
Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"
Ватан каһарманнары көне.
Опубликовано: 09.12.20149 нчы декабрь - Россиядә Ватан каһарманнары көне буларак 2007 нче елдан билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле датаның тарихы ерактагы 1769 нчы елның 9 нчы декабренә барып тоташа. Нәкъ шушы көнне императрица Екатерина II Ватан өчен зур батырлыклар кылган кешеләрне бүләкләү өчен Изге Георгий орденын раслаган. Бу көнне истәлекле дата итеп календарьга кертергә карар кылганда Дәүләт Думасы вәкилләре Советлар Союзы Герое, Россия Герое, Дан ордены һәм Изге Георгий ордены кавалерларының якты истәлеген, аларның Ватан алдындагы батырлыкларын мәңгеләштерү максатын куйдылар.
Ватан өчен гомерләрен кызганмаган, тормышларын куркыныч астына куйган, аның азатлыгы, бәйсезлеге өчен барысын да эшләргә әзер булган кешеләр һәр чорда да булган, бар һәм булачак. Төрле тарихи чорларда дәүләт үзенең каһарманнарын төрле дәрәҗәдәге орден-медальләр, мактаулы исемнәр белән бүләкләсә дә без аларның исемнәрен белергә, тормыш юлларын өйрәнергә, аларның якты истәлекләрен онытмаска тиешбез.
Бүген Туймәт төп белем мәктәбендә тарих атналыгы кысаларында укучылар Туган якны өйрәнү музеена тантаналы линейкага җыелдылар. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Сәүбанова Зилә Мингата кызы Бөек Ватан сугышы чорына багышланган экспозиция каршында балаларга бүгенге истәлекле датаның тарихы, әһәмияте турында сөйләде. Статистик мәгълүматлар белән баетылган чыгыш барышында укучылар үзләре өчен күп күләмдә файдалы белем тупладылар. Шулай ук райондашларыбыз - Советлар Союзы Герое һәм Россия Герое исеменә лаек булган якташларыбыз турында алда өйрәнелгән мәгълүматлар искә төшерелде.
К списку новостей















