• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1
Телефон: +7(843)-963-72-76
E-Mail: tujmetkino.school@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ
Руководитель: Шарифуллина Разиля Валиахметовна
Год основания учреждения: 1984
У нас учатся: 13 ученика
У нас учат: 11 учителей

Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"

Башлангычлар атна буе көч сынашты...

Опубликовано: 23.11.2013

18 нче но ябрьдән 23 нче ноябрьгә кадәр Туймәт төп белем мәктәбендә башлангыч сыйныфлар атналыгы үткәрелде. 

Атналык кысаларында "Иң яхшы каллиграф", "Математикадан иң яхшы дәфтәр" акцияләре үтте. Шулай ук Әниләр көненә карата шигырь сөйләү конкурсы, "Минем яраткан әкиятем" дигән темага рәсем конкурслары узды. 4 нче сыйныфта Фәссахова Рәмзия Самат кызы математикадан ачык дәрес күрсәтте. "Әкиятләр иленә сәяхәт" дигән тема астында үткән викторинада укучылар тапкырлыкта көч сынашты. Математик КВН да балалар хәтерендә тирән тәэсирләр калдырды. Башлынгыч сыйныф укучылары җитәкчеләре белән берлектә авыл китапханәсендә дә кунакта булдылар, аннан уку өчен әдәби китаплар алдылар.

Әдәплелек һәм куркынычсызлык көненә карата "Әдәплелек иленә сәяхәт" дигән темага 1 нче сыйныфлар (җитәкчеләре Ильсова Галия Әнәс кызы) ачык сыйныф сәгате күрсәттеләр. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүчеләр өчен - интерактив уен, әйләнә-тирә фәнен яратучылар өчен - викторина үткәрелде. Ә менә спорт сөючеләр өчен әзерләнгән "Олимпиаданы каршылап" исеме астында үткән күңелле стартларда барлык балалар шатланып  һәм теләп катнаштылар. 

Ә соңгы көнне җырлы-биюле уеннар өйрәнелде һәм йомгак ясалды.



К списку новостей