Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1 |
Телефон: | +7(843)-963-72-76 |
E-Mail: | tuimetkino@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шарифуллина Разиля Валиахметовна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 18 ученика |
У нас учат: | 11 учителей |
Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"
«Көзге уңыш» кичәсе. Вечер "Осенний бал".
Опубликовано: 30.10.202327 нче октябрь көнне мәктәбебездә уңыш бәйрәме узды. ”Көзге уңыш” кичәсе Урман мәктәбе укучылары (9 нчы сыйныф укучылары) һәм аларның җитәкчеләре көче белән бик күркәм һәм эчтәлекле үтте. Икенче класстан башлап тугызынчыга кадәрге барлык сыйныф та чарага ныклап әзерләнгәннәр. Укучылар төрле концерт номерлары белән иптәшләре алдында чыгыш ясадылар, җырлар башкардылар, биеделәр һ.б. Урман мәктәбе укучылары алдан әзерләнгән биремнәр, кызыклы уеннар, табышмаклар белән укучыларның җитезлекләрен, тапкырлыкларын сынады, бер уенчыны да бүләксез калдырмадылар. Барысы да бик мавыктыргыч, кызыклы һәм оешкан төстә узды. Мәктәп администрациясе дә барлык укучыларга бүләкләр тапшырды. Алдан корылган нигъмәт тулы табын, шулай ук, укытучы апалары җитәкчелегендә, укучылар көче белән әзерләнде. Соңыннан,хис-кичерешләр белән уртаклаша-уртаклаша, чәй эчтек, бәлеш ашадык... Каникулга китү алдыннан шундый бәйрәм оештыру балаларга бик ошады. Алар рәхәтләнеп ял итте. Урман мәктәбе укучыларына, барлык балаларга, сыйныф җитәкчеләренә бәйрәм атмосферасы булдырганнары өчен рәхмәт!
Әлеге кичәгә һәр класс ясаган көзге уңышлардан композицияләргә күргәзмә дә оештырылды. Һәрбер композиция үзенчә матур һәм кызыклы ясалган. Мәктәп администрациясе укучыларның иҗатларын бүләкләп котлады.
К списку новостей