Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1 |
Телефон: | +7(843)-963-72-76 |
E-Mail: | tuimetkino@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шарифуллина Разиля Валиахметовна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 18 ученика |
У нас учат: | 11 учителей |
Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"
Бүген - Россия Конституциясе көне!
Опубликовано: 12.12.2019Бүген - Россия Федерациясе Конституциясе көне. 1993 елның 12 нче декабрендә ил күләмендә референдум үткәрү юлы белән Россия Федерациясенең Төп Законы кабул ителде. Әлеге тарихи вакыйгага 26 ел үтте. Илебезнең Төп Законы Россияне демократик, хокукый федератив дәүләт дип игълан итте, гражданлык җәмгыятенең асыл кыйммәтләрен - шәхес хокукларын һәм ирекләрен хөрмәт итүне, халыкларның тигез хокуклылыгын раслады. Конституция сәяси һәм социаль тотрыклылыкның мөһим факторына, дәүләт хакимиятенең, җирле үзидарә нигезләренең какшамас гарантына әверелде. Федератив дәүләт корылышының, Конституциянең нигезләрен ныгыту мөстәкыйль икътисадый һәм социаль үсеш мөмкинлеген бирде. Илебезне көчле һәм алга киткән дәүләт итү өчен һәммәбездән күп хезмәт, бердәм тырышлык сорала. Ватаныбыз алдындагы изге бурычны үтәүдә барыбызга да уңышлар юлдаш булсын.
К списку новостей