• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1
Телефон: +7(843)-963-72-76
E-Mail: tuimetkino@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ
Руководитель: Шарифуллина Разиля Валиахметовна
Год основания учреждения: 1984
У нас учатся: 22 ученика
У нас учат: 12 учителей

Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"

Мәшһүр Тукай.

Опубликовано: 27.04.2019

Менә ямьле яз айлары җитте. Апрель аеның нәкъ уртасы. Тукаебызны китергән мәрхәмәтле ай.
Еллар,гасырлар уза тора. Кайбер данлыклы шәхесләр онытылалар.Ә менә Тукаебыз халык хәтерендә һаман саклана,күңелдән бер минутка да китми,әйтерсең лә сихри алмаз бөтен җиһанга нур сибә.
Тукай иҗатының магнит кебек халыкны үзенә тартып тору көче нидән гыйбарәт соң? Минемчә,аны тудырган һәм сөйгән бөек халкында,туган төбәгендә, җирлегендә, нигезендә. Көмеш кыңгырау кебек яңгыраулы, саф чишмә суларын хәтерләтеп челтерәп ага торган, иң мөкатдәс, иң газиз, иң матур аһәңле, шигъриятле туган телендә.Аның яшәеше,көнкүреше,кайгысы,шатлыгы сөйгән халкы белән бер җепкә бәйләнгән.Бу тылсымлы бергәлек,бәйләнеш мәңге-мәңге өзеләчәк түгел.Тукай үз җирлегендә дан казанган, гомеренең соңгы сулышына чаклы халкына хезмәт иткән даһи кеше.
Күз ачып йомган арада яшәп калган кыска гомерендә дә даһи Тукай үз халкына күңел байлыгын берничә гасырга җитәрлек итеп язып калдырган. Аның XX гасыр башында язган әсәрләре бүген дә бик актуаль, гүя шагыйрь үлмәгән, тормышыбызның бүгенге күңелсезлекләрен күреп, шуларга йөрәге әрнеп иҗат итә кебек.
Йөрәкләргә үтеп керә торган әсәрләре белән Тукай үзенә үлемсезлек яулап алды. Милли әдәбиятыбыз дөньясына халык җәүһәрләренең бөтен матурлыгын, кабатланмас сихри моңнарын үзенчә, Тукайча алып килгән бу шәхес - үзе бер батырлык үрнәге булып тора.
Район үзәгендә оештырылган чара нәкъ менә Тукаебызның үлемсезлеге турында сөйли. Туймәт мәктәбе укучылары бу чарада да бик тырышып, теләп катнашалар. Бәйрәмдә 6 нчы сыйныф кызлары Әсәдуллина Нурия “Китмибез”, Сөләйманова Гөлинә “Туган җиремә” шигырьләрен сөйләделәр. Чараны оештыручыларга, бәйрәмдә катнашкан укучыларыбызга олы рәхмәтебезне җиткерәбез.


К списку новостей