Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1 |
| Телефон: | +7(843)-963-72-76 |
| E-Mail: | tujmetkino.school@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шарифуллина Разиля Валиахметовна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 13 ученика |
| У нас учат: | 11 учителей |
Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"
Гомер бәйрәмең белән котлыйбыз.
Опубликовано: 31.01.2013Гыйнвар ае безнең мәктәп өчен юбилярларга бай ай. Бүген дә үзенең гомер бәйрәмен - 45 яшен билгеләп үтүче коллегабыз бар. Ул - биология укытучысы Шиһапова Рәмилә Вәлиәхмәт кызы.
Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Бөтен гомереңне, көчеңне кешеләр бәхете өчен биргән гүзәл зат буларак эчкерсезлегең, ихласлыгың, ягымлылыгың белән кешеләр күңелен яуладың. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа! Мең яшә!
Дөньядагы һәрбер яхшылыктан
Өлеш чыксын сиңа мул гына.
Без телибез сиңа ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына.
Бәйрәмеңнең матур хатирәсе
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез сине чын күңелдән,
Барыбыз да бергә җыелып.
К списку новостей















