Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1 |
Телефон: | +7(843)-963-72-76 |
E-Mail: | tuimetkino@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шарифуллина Разиля Валиахметовна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 18 ученика |
У нас учат: | 11 учителей |
Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"
Ленинград блокадасын өзүгә 75 ел...
Опубликовано: 25.01.2019
Ил тарихына җуелмас хәрефләр белән язылган бу 900 көн һәм төн барлык заманнарда да һәр буын өчен чиксез батырлык, чыдамлылык һәм корычтай ныклы рух билгесе дә ул.
Һәр көне үзе бер айга торырлык шушы вакыт эчендә фашист илбасарлары Нева ярындагы герой-шәһәргә 150 мең снаряд, 102 мең яндыргыч бомба һәм 5 меңнән артык зур җимергеч көчкә ия фугас бомба ташлый. Блокада дәвамында Ленинградта 1 млн. чамасы кеше һәлак була, күп кеше ачлыктан үлә.
Ленинград оборонасында бар шәһәр халкы катнаша. Халык ополчениесе һәм регуляр гаскәрләр шәһәрнең оборона комитеты җитәкчелегендә дошманга каршы оешкан рәвештә көрәшә. Шәһәрнең һәр кешесе диярлек 27 мең км. озынлыгындагы окоплар, танкларга каршы чокырлар казуда, дот һәм дзотлар төзүдә, танкларга каршы тимер-бетон багана урнаштыруда катнаша. Ә немец гаскәрләре, күпме генә тырышсалар да, шәһәрне ала алмый.
Бүген без - яшь буын, Ленинград блокадасында катнашкан ил батырларын, яу кырында ятып калган ватандашларыбызны искә алабыз. Изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнар рухлары алдында хөрмәт белән баш иябез, күңелләрдә истәлекләрен яңартабыз.
К списку новостей