• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1
Телефон: +7(843)-963-72-76
E-Mail: tuimetkino@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ
Руководитель: Шарифуллина Разиля Валиахметовна
Год основания учреждения: 1984
У нас учатся: 22 ученика
У нас учат: 12 учителей

Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"

Олуг юбилее белән котлыйбыз.

Опубликовано: 22.09.2018

Бүген ветеран хезмәттәшебез Сабирова Зәйнәп Хөҗҗәт кызының юбилее.
Хөрмәтле Зәйнәп апа! Сезне ихлас күңелебездән юбилеегыз белән котлыйбыз һәм иң матур теләкләребезне юллыйбыз. Сез гомерегезне балаларга белем-тәрбия бирүгә багышладыгыз. Таләпчән, тырыш, эш сөючән булуыгыз белән беррәттән, Сез бик ярдәмчел, нечкә күңелле, уңган хатын-кыз, кайгыртучан әни була белдегез. Сез коллективта һәр укытучының, һәр баланың уңышына сөенеп, янып-көеп яшәдегез, кирәк чакта төпле киңәшләрегезне биреп, ярдәм итеп тордыгыз. Сез — зур ихтирамга лаеклы кеше. Киләчәк тормышыгыз матур булсын, үзегез сау һәм бай булыгыз, өстәлләрегез тулы һәм түгәрәк булсын. Якыннарыгыз янәшәгездә булсын. һәрчак шулай көчле рухлы булып, балаларыгызның, оныкларыгызның бәхетен, игелеген күреп, муллыкта яшәргә язсын Сезгә.
Туган көннәр ел да кабатлана
Ләкин кабатланмый үткәне.
Бәхет, шатлык һәм тазалык белән
Килеп торсын иде көткәне.
Җитмеш бит ул – җитмеш кенә,
Туксан түгел, йөз дә түгел.
Картайсыннар әйдә еллар,
Картаймасын бары күңел.
Шатлыкларың ешрак булсын,
Кайгыларың урап үтсеннәр
Еллар санын сизмәс өчен —
Оныкларың гөрләп үссеннәр.
Ихтирам белән Туймәт төп белем бирү мәктәбе коллективы


К списку новостей